муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
“Җырлыйм әнием турында” 04.03.2016 Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Хуснулина Гүзәл Габдулхаевна, Каюмова Венера Әгълиевна белән берлектә “Җырлыйм әнием турында” исеме астында бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Бәйрәм "Әнием" композициясе белән башланды, җыр, бию белән үрелеп барды. Балалар әниләргә, дәү әниләргә үзләренең теләкләрен шигьри юллар белән җиткерделәр.

-
8 март белән хөрмәтле хезмәттәшләр!!! 04.03.2016

Бүген бакчабыз хезмәткәрләрен мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна 8 март халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Һәркемгә саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, эшләрендә уңышлар теләп калды һәм профсоюз комитеты исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
Әниемә бүләгем 03.03.2016 Зурлар төркеме балалары тәрбияче Ләйсән Хазиевна, Венера Әгълиевна белән берлектә әниләргә 8 Мартка чәчәк бәйләме әзерләделәр.

-
"Әнием күз нурым" 02.03.2016

Көннәр якты булсын өчен
Әни кирәк!
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк!
Җил-яңгырдан саклар өчен
Әни кирәк!
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк!
Ашлар тәмле булсын өчен
Әни кирәк!
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк!
Бүген уртанчылар төркеме балалары тәрбияче апалары Саматова Ләйлә Исмәгыйлевна, Фәсхиева Гөлгенә Тәлгатовна, музыка җитәкчесе Валиева Диләрә Илдусовна белән берлектә "Әнием күз нурым" исеме астында бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Балалар әниләрне, дәү әниләрне, апа-сеңелләрне котлап җырлар, биюләр, шигырьләр башкардылар. Әниләр "Мультфильнар дөньясы" исеме астында үткән бәйгедә катнаштылар. Бәйрәм ахырында балалар әниләргә үзләре ясаган бүләкләрне тапшырып матур теләкләрен җиткерделәр.
-
"Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" 29.02.2016

29 февраль көнне икенче кечкенәләр төркеме балалары һәм әти-әниләрләре белән тәрбияче Фатихова Гүзәл Хәмзевна, Фасхиева Гөлгенә Тәлгатовна җитәкчелегендә "Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" исеме астында бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмдә Адгамовлар, Галимуллиннар,Ахмадуллиннар, Мухамадиевлар гаиләләре катнашты. Катнашучылар ике командага бүленеп җитезелектә, өлгерлектә ярыштылар. Ике очко аерма белән "Очкын" командасы җиңүче булды. Кичәдә катнашкан һәр гаиләгә Макату грамотасы тапшырылды. Кичә балаларның матур биюләре, җырлары, бәйрәм котлаулары белән үрелеп барды.
-
“Туган телем-татар теле” "Әбиемнең серле сандыгы" 27.02.2016

“Туган телем - татар теле” "Әбиемнең серле сандыгы" атналыгы барышында балаларны туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү, туган телдә матур итеп сөйләшергә, үз фикерләрен җиткерә белергә күнектерү, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү. Татар халкының милли киемнәренә һәм бизәнү әйберләренә кызыксыну уяту, аларның үзләренә генә хас булган нәфис бизәлешенә, уңайлылыгына соклану хисләре тәрбияләү; балаларда матурлыкны күрә һәм аны саклый белү сыйфаты, зәвыклылык тәрбияләү йөзеннән һәр төркемдә максатчан эш алып барылды. Икенче кечкенәләр төркемендә "Серле сандык", уртанчылар төркемендә "Халкыбызның күңел бизәкләре", зурлар төркемендә "Милли җәүһәрләребез" темаларына бердәм эшчәнлекләр үткәрелде. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Хөснулина Гүзәл Габдулхаевна белән "Остаханәдә" читекләр бизәделәр. Һәр бала читекне мөстәкыйль, иҗади, үзенчәлекле итеп бизәргә тырышты.
-
"Халкыбызның күңел бизәкләре" 27.02.2016

Бу яулыклар һәм калфаклар
Тамбур белән чигелгән.
Әллә инде өсләренә
Чын чәчәкләр сибелгән.
Балкып тора түбәтәйләр
Энҗе бөртекләр белән.
Алар монда килгән гуя
Чын әкият иленнән.
"Туган телем - татар теле" "Әбиемнең серле сандыгы" атналыгы барышында икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Фатихова Гүзәл Хәмзевна белән татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре белән таныштырлар. Татар бизәкләре кулланып калфак, яулык, түбәтәй бизәргә өйрәнделәр.
-
Кием кешене бизи 26.02.2016

Балаларны халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан таныштыру; милли киемнәрне аера һәм аларның исемнәрен, үзенчәлекләрен әйтә белергә өйрәтүне дәвам итү. Балаларда матур әдәбият аша милли киемнәргә карата кызыксыну уяту, аларның үзләренә генә хас булган нәфис бизәлешенә, уңайлылыгына соклану хисләре тәрбияләү максатыннан уртанчылар төркемендә Фасхиева Гөлгенә Тәлгатовна "Халкыбызның күңел бизәкләре" темасына бердәм эшчәнлек үткәрде.
Калфак кигән кыз баланың
Багып алчы йөзенә.
Нинди гүзәл татар кызы,
Күз тимәсен үзенә.
Килешеп тора түбәтәй
Аның күркәм йөзенә.
Нинди матур татар улы,
Күз тимәсен үзенә. -
Әтием белән көчле мин! 21.02.2016

Бүген бакчабызда балалар һәм әтиләр арасындагы элемтәне ныгыту, балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру, әтиләр үрнәгендә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту максатыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Хөснулина Гүзәл Габдулхаевна, музыка җитәкчеләре Аухадиева Нурания Әюповна, Валиева Диләрә Ильдусовна белән берлектә "Кышкы уеннар" исеме астында ярыш үткәрделәр. Ярыш балаларның маршка атлап җырлаулары, шигьри юллар аша әтиләрне Ватанны саклаучылар көне уңаенан котлау белән башланды. Әтиләр һәм балалар ике командага бүленеп җитезлектә, өлгерлектә ярыштылар, бер-берсе өчен көч биреп, җан атып тордылар. Ярышлар җиңүчеләрне бүләкләү, бергә җыелып истәлекле фотога төшү белән тәмамланды.
-
23 февраль - Ватанны Саклаучылар көне 19.02.2016 "Батырлыкта - матурлык" атналыгы барышында балаларның Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү; җирне, күкне, диңгезне саклаучылар турында белем бирү, аларның мөһимлеген аңлату;балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану хисе тәрбияләү;илебезнең тынычлыгын саклаучы солдатларга карата патриотик хисләр, Ватанны саклау теләге тәрбияләү буенча күп кырлы эш алып барылды. "Ил сакчылары" темасына презентация күрсәтелде, "Батырлар" темасына әңгәмәләр үткәрелде. Хәрбиләрнең Бөек Ватан сугышында һәм бүгенге көндә илне саклау, үз халкын, үз җирен яклауда куелган батырлыклары белән таныштырылды. Йомгаклау чаралары итеп һәр төркемдә бәйрәм кичәләре үткәрелде. Зурлар төркеме балалары тәрбияче Ахметсафина Ләйсән Миннехаҗиевна, музыка җитәкчеләре Валиева Диләрә Ильдусовна, Аухадиева Нурания Аюповна белән берлектә "23 февраль - Ватанны Саклаучылар көне" исеме астында бәйрәм кичәсе әзерләделәнде. Балалар бердәм тезелеп маршка атлап йөрүнең төрле алымнарын күрсәттеләр. Бәйрәм әтиләрнең "Төз ату", "Йөк ташу", "Югалып калма" уеннары, җыр, бию, шигырләр белән үрелеп барды. Һәр әтигә балаларның үз куллары белән, күңел җылысын биреп эшләгән бүләкләр тапшырылды.













