Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Лагерь тәмам. Очрашканчыга кадәр! 23.06.2011

18 көн дәвам иткән ял төгәлләнде. Күңелдә матур истәлекләр, онытылмас мизгелләр, хәтирәләр калды. Безнең белән эшләгән абый, апаларыбызга, пешекчеләргә, бушлай бассейн, боз сараена бару мөмкинлеге тудырган район җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
17 нче көн 22.06.2011

Бүген - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Моннан нәкъ 70 ел элек җәйнең шушы матур көне кайгы-хәсрәт көненә әйләнгән. Әтиләр, абыйлар, япь-яшь егетләр Ватанны сакларга киткәннәр. Без бүген җиребез иминлеге өчен көрәшкән каһаманнарны искә алдык, обелискка чәчәкләр, веноклар куйдык. Чәчәкләр ясарга өйрәткән вожатый Гүзәл Рәшитовнага, безнең белән әңгәмә үткәргән Гөлнара Җәүдәтовнага зур рәхмәт!
-
16 нчы көн 21.06.2011

Хәрби-патриотик тәрбия бирү атналыгы дәвам итә. Бүген без "Нарат" боз сараенда булдык, аннан соң ОВС укытучысы Нурмиев Мәсгуть Нурисламович безнең өчен кораллар, аларның төзелеше, тарихы турында сөйләде, презентация күрсәтте. Укытучыбызга зур рәхмәт!
-
Җәйге практика дәвам итә 21.06.2011

Мәктәп яны тәҗрибә бакчасында, чәчәклекләрдә кызу эш гөрли. Соңгы вакытта явып үткән яңгырлар барысына да килешкән, чүпне утап кына өлгер! Ләкин безнең укучыларыбыз эштән курыкмый. Хәзерге вакытта 2, 7, 9 нчы сыйныфлар җәйге практика үтә. Мәктәптә алган күнекмәләр өйгә кайткач та ярап куяр, кыш көне үзебез ашарга яшелчә, җиләк-җимештән мул уңыш алырбыз дип өметләнәбез.
-
15 нче көн 20.06.2011

Без бүген мәктәп каршындагы асфальтка рәхәтләнеп рәсем төшердек. Без ясаган күгәрченнәр, кояш, чәчәкләр җиребезгә иминлек, тынычлык теләп торсын! Аннары пионербол ярышы булды.
-
14 нче көн 18.06.2011

Без бүген "китап докторлары" булдык. Мәктәп китапханәсендә дәреслекләр, китаплар ремонтладык. Аннары "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе булды. Егетләребез үзләренең җитезлекләрен, осталыкларын күрсәттеләр
-
Бүген-лагерьның 13 нче көне 17.06.2011

Бүген хәрби-патриотик тәрбия бирү атналыгы башланды. Шул уңайдан "Без тынычлык телибез!" дигән темага рәсем конкурсы булып үтте. Аннары "Очкын" һәм "Дуслык" отрядлары арасында баскет-шоу ярышы булды.
-
Лагерьның 12 нче көне 16.06.2011

Бүген инглиз теле атналыгының соңгы көне булды. Укучылар инглиз телендә "Теремок" әкиятен сәхнәләштерделәр. Төшке аштан соң мәдәният йортында сәхнәдә чыгыш ясау күнекмәләре алдылар.
-
Лагерьның унберенче көне 15.06.2011

Көн яңгырлы булуга карамастан, безнең мәктәп лагере гөрләп тора. Бүген инглиз теле укытучыбыз Зилә Бәшировна музыкаль презентацияләр ярдәмендә җырлар өйрәтте, аннары бассейнга бардык.
-
Лагерьның унынчы көне 14.06.2011

Бүген лагеребызда сәламәт яшәү рәвешенә багышланган көн булды. "Наркотикларга - юк!" дип аталган әңгәмәдән соң плакатлар конкурсында катнаштык, аннары кече спартакиада үткәрелде.



















