Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Саумы, Сабантуй! 12.06.2011

11-12 нче июнь көннәрендә район үзәгендә һәм авылларда Сабантуйлары гөрләп үтте. Бәйгеләрдә безнең мәктәп укучылары да актив катнашты, призлы урыннар алучылар да булды. 11 нче июнь көнне авыл Сабантуена килгән халык безнең биючеләребез чыгышын карап хозурланды. Аларның җитәкчеләре Фазылҗанов Илназ Рәисовичка зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Лагерьның тугызынчы көне 10.06.2011

Җәйге ял дәвам итә, көннәр сизелмичә дә үтеп тора. Бүген лагерьның тугызынчы көне, димәк яртысы үтеп китте дигән сүз. Бүген без инглиз телен иң яхшы белүчене ачыклау буенча конкурста катнаштык, аннары "Озын толым" конкурсы булды. Нәтиҗәләр белән танышыгыз: инглиз телен иң яхшы белүчеләр: Фатыйхова Нәзилә, Нуриева Ләйсәния, Закарова Ильнара, Гыйлемшина Ландыш, Зиатдинов Ильмир, Нәҗипова Гөлгенә, Дәүлиев Әлфис. Ә иң озын чәчле кыз - 4 нче сыйныфтан Зайнуллина Динә. Иң матур прическа Нуриева Ләйсәниядә булып чыкты. Молодцы!
-
50 елдан соң очрашу 10.06.2011

Бүген безнең мәктәпнең 8 нче сыйныфын 50 ел элек тәмамлаган укучылары очрашу үткәрде. Инде өлкәнәеп килә торган абый-апалар хәтирәләрен яңарттылар, яшьлек елларын искә алдылар.
-
Лагерьның сигезенче көне 09.06.2011

-
Лагерьда инглиз теле атналыгы 08.06.2011

Бүгеннән лагерьда инглиз теле атналыгы башланды. Укытучыбыз Зилә Бәшировна безнең өчен викторина үткәрде. Сорауларга җаваплар бирдек, сүзләр төзедек, рәсемнәр ясадык. Җәйге каникулда да безгә инглиз телен онытырга ирек бирмәгән апабызга зур рәхмәт!
-
Күңелле стартлар 08.06.2011

Көн болытлы булса да безнең лагерьда эш гөрли. Спортзалда "Күңелле стартлар" барганда ничек күңелсезләнеп утырасың инде!
-
Газета чыгарабыз 08.06.2011

Көннең икенче яртысында һәр отряд инглиз телендә газета чыгарды. Нуриева Ләйсәния, Фатыйхова Нәзилә, Гыйлемшина Ландыш, Закарова Эльнара, Нәҗипова Гөлгенә үзләренең оста рәссамнар икәнлекләрен күрсәттеләр.
-
Лагерьның алтынчы көне 07.06.2011

Җәйге яллар дәвам итә. Бүген мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүчеләр Тимершык мәдәният йортында булдылар. Алар өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре уеннар оештырды, татар халкының җырлы-биюле уеннарын өйрәттеләр. Безнең вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрендә уңышлар телибез!
-
Без - бассейнда! 07.06.2011

Без бүген көннең икенче яртысында Сабада урнашкан бассейнга бардык. Көн салкынча булуга карамастан, бассейндагы җылы су күңелләребезне күтәрде. Рәхәтләнеп уйнадык, йөздек, коендык, сәламәтлегебезне ныгыттык. Бассейн хезмәткәрләренә зу-у-ур рәхмәт!
-
Лагерьның бишенче көне 06.06.2011

Бүген - лагерьның бишенче көне. Иртәнге аштан соң безнең өчен башлангыч сыйныфлар укытучысы Дәүлиева Нурзия Мехәммәтнуровна "Табышмаклар кичәсе" үткәрде. Һәркемнең башкалардан өлгеррәк, җитезрәк, тапкыррак икәнлеген күрсәтәсе килде. Иң осталарыбыз призларга лаек булды. Укытучыбызга зур рәхмәт!



















