Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
"Йолдызларга омтылам" 12.04.2011

12 апрель көнне район мәдәният йортында космонавтиканың 50 еллыгы уңаеннан "Йолдызларга омтылам" дип аталган конкурс үткәрелде. Бу конкурста безнең мәктәп укучылары шигырь, җыр, рәсем номинацияләрендә актив катнашып, грамоталарга лаек булдылар. 4 нче сыйныф укучысы Фатыйхова Нәзилә "Җыр " номинациясендә 2 нче урынны алды. Молодец!
-
Россия күләмендәге уңышларыбыз 09.04.2011

Ноябрь аенда безнең мәктәптән бер төркем укучылар җәмгыять белеме фәне буенча Пермь шәһәре үткәрә торган "Молодёжный чемпионат по обществознанию" дистацион бәйгесендә катнаштылар. Шулар арасыннан 6 нчы сыйныф укучысы Ганиева Гөлчәчәк 3 нче дәрәҗәдәге дипломга һәм призга (укытучысы - Хаҗиев А.Х.), 7 нче сыйныф укучысы Фазылова Зәринә 2 нче дәрәҗәдәге дипломга һәм призга (укытучысы - Фазылова Г.Җ.) лаек булдылар. Калган укучыларга Сертификатлар бирелде. Котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
-
Көрәшчеләребез уңышы 09.04.2011

9 нчы апрель көнне бер төркем укучыларыбыз Икшермә авылында татарча көрәш буенча район ярышында булып кайттылар. 9 нчы сыйныф укучысы Таштиев Ранис үз үлчәвендә 1 нче, Якупов Илназ 3 нче урынны яуладылар. Аларны бу җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
-
Каюм Насыйри укуларында 08.04.2011

8 апрель көнне 11 нче сыйныф укучысы Миннеханов Илназ Казанда Каюм Насыйри укуларында булып кайтты. Ул педагогика секциясе эшендә үзенең "Уку йортында укучы өчен уңайлы тирәлек булдыру" дип аталган проекты белән катнашып, 1 нче дәрәҗәдәге Дипломга лаек булды (җитәкчесе - Миннеханова М.Ф.). Илназны чираттагы уңышы белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
-
Аҗаган - 2011 08.04.2011

8 апрель көнне безнең мәктәп командасы Мичән урта мәктәбендә зона буенча "Аҗаган - 2011" ярышларында катнашып кайтты. Миннебаев Салават турникта тартылу ярышында 1 нче урынга лаек булды, команда 3 нче урынны алды (җитәкчеләре - Нурмиев М.Н.). Котлыйбыз!
-
Кошлар көне 08.04.2011

8 апрель мәктәбебездә Кошлар көне буларак билгеләп үтелде. 5, 7 нче сыйныф укучылары көче белән "Сез кошларны беләсезме?" дигән темага информацион сәгать (җитәкчесе -Хәбибуллина Э.Ә.), башлангыч сыйныфлар өчен 3 нче сыйныфлар көче белән "Исәнмесез, кошкайлар!" дип аталган ачык чара - викторина үткәрелде (җитәкчесе - Дәүлиева Н.М.). Бу чараларда укучылар кошлар, аларның файдасы, үзенчәлекләре, төрләре турында бай мәгълүмат алдылар.
-
"Агачны сәнгатьле эшкәртү" конкурсы 08.04.2011

8 апрель көнне безнең мәктәпнең рәсем, технология укытучысы, "Интерьер" берләшмәсе җитәкчесе Габтрахимов Марат Наилович Чаллы шәһәрендә "Агачны сәнгатьле эшкәртү" конкурсының йомгаклау өлешендә катнашып кайтты. Марат Наилович конкурсның 1 нче дәрәҗәдәге медаленә һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасына лаек булды. Түгәрәккә йөрүче 9 нчы сыйныф укучысы Мусин Алмазның эше конкурсның кызыксындыру грамотасына лаек дип табылды. Конкурста эшләре катнашкан 9 нчы сыйныф укучысы Хөсәенов Тәбрис, 5 нче сыйныф укучысы Мусин Булатлар Сертификат белән бүләкләнделәр.
-
Әбрар Кәримуллин исемендәге конференциядә 07.04.2011

6 апрель көнне 7 нче сыйныф укучысы Фазылова Зәринә Әбрар Кәримуллин исемендәге фәнни-гамәли конференциядә үзенең "Тимершык авылында мәгариф тарихы" дип аталган фәнни эшен тәкъдим итте. Комиссия Зәринәнең эшен 2 нче урынга лаек дип тапты (укытучысы - Фазылова Г.Җ.). Котлыйбыз!
-
7 апрель - Сәламәтлек көне 07.04.2011

7 апрель - Сәламәтлек көне безнең мәктәптә һәр ел саен оешкан төстә үткәрелә. Быел да бу көн файдалы һәм истәлекле вакыйгалары, ярыш, конкурслары белән тарихка кереп калды. Һәр сыйныфта тәрбия сәгатьләре үткәрелде, сәламәт яшәү темасына рәсемнәр, плакатлар конкурсы оештырылды. Дәресләрдән соң 4-5 һәм 6 нчы сыйныф командалары "Баскет-шоу" ярышлары уздырдылар, укытучы хатын-кызлар һәм югары сыйныф кызлары командалары арасында волейбол ярышы үткәрелде.
-
Укытучылар һәм укучылар арасында волейбол ярышы 07.04.2011

7 апрель-Сәламәтлек көнендә укытучы хатын-кызлар һәм югары сыйныфта белем алучы кызлар арасында волейбол ярышы үткәрелде. Ярыш укытучылар файдасына төгәлләнде. Котлыйбыз!



















