Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Мәрхәмәтлелек атналыгы 26.04.2011

Мәктәбебездә "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" бара. Атналык кысаларында укучыларыбыз тимурчылык рейдлары оештыралар, чишмәләрне, тирә-ягыбызны чистарту эшләре алып баралар. 26 апрель көнне педагог-оештыручы Рәхимуллина Гүзәл Рәшитовна Космонавтиканың 50 еллыгына багышланган сбор үткәрде.
-
Шагыйрь белән очраштык 25.04.2011

25 апрель көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуруллина З.Ф. җитәкчелегендә бер төркем укучылар яшь шагыйрь Ленар Шәех белән очрашуда булып кайттылар. Шулай ук "Саба дулкыннары" радиосы аша чыгыш та ясадылар.
-
Өмәләр дәвам итә 23.04.2011

23 апрель көнне мәктәбебезнең югары сыйныф укучылары, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр кабаттан шимбә өмәсенә чыктылар. Мәктәп тирәсендәге карларны тарату, чүпләрдән арындыру буенча байтак эш башкарылды.
-
Фестивальгә әзерләнәбез. 19.04.2011

Мәктәбебездә 8 түгәрәк эшли. Һәр елны апрель аенда түгәрәкләр эшчәнлеген яктыртырга ярдәм итә торган "Иҗат - бәхет чишмәсе" фестивале үткәрелә. Быел ул 28 нче апрельдә үтәчәк. Хәзерге вакытта фестивальгә әзерлек эшләре бара.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы. 18.04.2011

6-16 апрель көннәрендә мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар декадасы үткәрелде. Декада кысаларында үткәрелгән Кошлар көне (дәүлиева Н.М.), Балалар китабы көннәре (Галимова Г.Х.), күргәзмәләр, Г.Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү (Мусина Г.Ф.), рәсем конкурслары укучылар күңелендә озак сакланыр. 18 апрель көнне декаданы йомгаклау тантанасы оештырылды, күп укучыларыбыз грамота һәм мактау кәгазьләренә лаек булдылар. Котлыйбыз!
-
Яшь рәссамнар конкурсында 16.04.2011

16 апрель көнне безнең мәктәптән бер төркем укучылар Яр Чаллы шәһәрендә рәссамнар һәм дизайнерларның III Арт-фестивалендә булып кайттылар. Бу укучылар конкурс шартлары буенча 3 сәгать дәвамында үзләре сайлаган темага рәсем ясдылар. Алар арасыннан 5 нче сыйныф укучысы Фазылова Зәлидә "Художественный рисунок" номинациясендә җиңү яулап, 2 нче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде. Хөсәенова Таңсылу (5 класс), Нуриева Ләйсәния (4 класс), Фальванов Фәнзил (2 класс) Сертификатлар белән бүләкләнделәр. Укытучылары - технология укытучысы Фальванова Айгөл Фидаилевна. Котлыйбыз!
-
Илназ - беренче! 16.04.2011

16 апрель көнне Буа шәһәрендә Фуат Козырев истәлегенә Буа районы беренчелегенә милли көрәш ярышы булып үтте. Анда район командасы составында безнең мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Якупов Илназ катнашты һәм 1 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз сине, Илназ!
-
Барыбыз да өмәгә!
16.04.2011
Үзебез белем ала торган мәктәп яннарын, урам, йорт тирәләрен, чишмәләребезне чиста тоту - һәрберебезнең бурычы. Шушы бурычны тормышка ашыру максатыннан өмәләр башланып китте. 16 апрель көнне барлык хезмәткәрләребез, 7-11 нче сыйныф укучылары мәктәп янында кар тарату, чистарту эшләрендә катнаштылар.
-
Мәктәп директорлары киңәшмәсе 14.04.2011

14апрель көнне безнең мәктәп базасында "Мәктәптә хезмәтне саклау белән идарә итү" дигән темага мәктәп директорлары киңәшмәсе булып узды. 11 нче сыйныфта "Химик реакцияләр" (Хабибуллина Энҗе Әнәсовна), 3 нче сыйныфта "Эшкә бирсәң чын күңел" дигән темага ( Дәүлиева Нурзия Мөхәммәтнуровна), ачык дәресләр: 5 нче сыйныфта "Ут дус та, дошман да"дигән темага(Михайлова Нурия Әлхамовна), 7 нче сыйныфта " Юлга чыктык без бергә" дигән темага (Нуруллина Зәмфирә Фәнәвиевна), 9 -11 сыйныфлар каршында "Мәктәптә эшләү куркынычмы?" дигән темага ток-шоу (Фазылова Гөлнара Җәүдәтовна) үткәрелде.
-
Айзилә - беренче! 14.04.2011

"Уку һәм хезмәт процессында хезмәтне саклау" дигән темага район конкурсы үткәрелде. Безнең мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Гаттарова Айзилә "Фотография" номинациясендә 1 нче урынны яулап, Саба районы мәгариф бүлеге грамотасына лаек булды. Котлыйбыз!



















