Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Арчага экскурсия 22.03.2011

22 март көнне 7-8 нче сыйныф укучылары (җитәкчеләре Нуруллина З.Ф., Хәбибуллина Э.Ә.) Арча якларында сәяхәттә булып кайттылар. Алар Арчада эшләп килүче этнография музеенда һәм педагогия көллиятендәге "Әлифба" музеенда булдылар.
-
5 ләр экскурсиядә 21.03.2011

21 нче март көнне 5нче класс укучылары Саба № 2 мәктәбенең Диңгез музеенда экскурсиядә булдылар. Музейда булган экспонатлар, язмалар, тарихи материаллар белән таныштылар. Укучылар әлеге экскурсиядән матур хисләр белән кайттылар. Безне ачык йөз белән каршы алуларына мәктәп коллективына зур рәхмәт. Рәхмәтебезнең зурысы музей җитәкчесе Валиахметов Ришат Ренатовичка. Эшегездә зур уңышларга ирешүегезне теләп калабыз.
-
Химиядән Интернет - тест
19.03.2011
19 нчы мартта 10 нчы сыйныф укучылары химиядән интернет - тест үттеләр.
-
Әлифба бәйрәме 18.03.2011

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганынисенә төшерә.Мәктәбебезнең иң нәни укучылары бүген беренче җиңүләрен, әлифбаны өйрәнүне тәмамлауларын билгеләргә җыйналдылар. Бәйрәмдә әти - әниләр зур дулкынлану белән чыгыш ясадылар. Балаларына һәм укытучылары Марсилә Миннәхмәтовнага рәхмәтләрен белдерделәр.
Ә укучылар һәрберсе бәйрәмнең үзәгендә булды. Бәйрәм матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды. Тапкырлык һәм зирәклектә, осталык һәм булганлыкта сыналдылар. Алга таба уңышлар.
Зур белемле булып
Кеше булыгыз сез илдә!
-
Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу 18.03.2011

18 нче март көнне районыбыз укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары танылган татар язучысы, күренекле прозаик, һәркемнең күңеленә кагылырлык үзенчәлекле әсәрләр иҗат итүче Нәбирә Гыйматдинова белән онытылмаслык очрашу мизгелләре кичерде. Очрашу тәрбияви һәм мавыктыргыч булып үтеп, һәркем күңелендә матур хисләр уятты.
Очрашуны мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучылары Илназ Миннеханов һәм Илүзә Гарифуллиналар (укытучылары З.Ф.Нуруллина) алып барды. Нәбирә Гыйматдинованың хикәяләре, маҗаралы хәлләре сәхнәләштереп күрсәтелде, матур җырлар, дәртле биюләр очрашуны тагын да ямьләндерде. Нәбирә ханым чын күңелдән укучылар белән аралашты, һәр кызыксынып бирелгән сорауга җавапларын җиткерде.
-
Физикадан Интернет- тест
18.03.2011
18 нче мартта 10 нчы сыйныфлар физикадан үз белемнәрен тикшерделәр.
-
Математикадан Интернет - тест
16.03.2011
16 нчы мартта 10 нчы сыйныфлар математикадан үз белемнәрен тикшерделәр.
-
Җәмгыять белеменнән Интернет - тест
16.03.2011
17 нче мартта 10 нчы сыйныфлар җәмгыять белеменнән интернет - тест үттеләр.
-
Курчак театрына экскурсия 15.03.2011

Бүген 5 нче сыйныф укучылары Саба мәдәният йортында күрсәтелгән " Җырлап үткән җәй" дип аталган курчак театры карадылар.
-
Рус теленнән Интернет - тест
15.03.2011
Бүген 10 нчы сыйныф укучылары КФУ оештырган Интернет - тест үттеләр.



















