Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
Җиңү килде җиргә яз булып! 09.05.2011

Илебез быел 66 нчы тапкыр Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үтте. Безнең мәктәп укучылары да бәйрәм көнне Тимершык авылы уртасында урнашкан обелиск янына тантаналы чарага җыелдылар. Җылы язгы кояш, очрашуда катнашучы сугыш һәм тыл ветераннары ямь өстенә ямь өстәделәр, 8 нче сыйныф укучылары көче белән матур җырлар, шигырьләр башкарылды (сыйныф җитәкчесе - Хәбибуллина Э.Ә., сценарий авторы - Нургаязова Г.Х.). Бәйрәм мәдәният йортында дәвам итте.
-
Тинчурин театрына культпоход 05.05.2011

5 май көнне педагогик коллектив Тинчурин театрында "Төн яна учакта" спектакленең премьерасында булып кайтты. Ремонттан соң яңартылган театр бинасы, премьера укытучыларда уңай тәэсирлэр, матур истәлекләр калдырды.
-
Илһамлы каләм ияләре 05.05.2011

5 май көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуруллина З.Ф. җитәкчелегендә 6 нчы сыйныф укучысы Фазылова Таңсылу Казан шәһәрендә "Илһамлы каләм" конкурсының йомгаклау тантанасында катнашты. Ул конкурсның дипломына һәм бүләккә лаек булды. Котлыйбыз!
-
Тарих фәненнән брейн-ринг 04.05.2011

-
"Иҗат - бәхет чишмәсе"
28.04.2011
Бүген "Оста куллар" (җитәкчесе - Фальванова А.Ф.) һәм "Интерьер" (җитәкчесе - габтрахимов М.Н.) түгәрәгенең иң яхшы эшләре "Иҗат - бәхет чишмәсе" фестивале күргәзмәсендә катнашты һәм 1-2 урыннарга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Баскет-шоу
28.04.2011
27 апрель көнне безнең мәктәптә Баскет-шоу буенча зона ярышлары булып үтте. Киеренке барган бәйгедә безнең мәктәп укучылары беренчелекне алды һәм район ярышында катнашу хокукына ия булды. Аларга уңышлар телибез. Молодцы!
-
Парламентка - 105 яшь 27.04.2011

27 апрель көнне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хаҗиев А.Х. 10-11 нче сыйныф укучылары белән Россия Парламентына 105 ел тулу датасына багышланган ачык дәрес үткәрде. Дәрестә укучылар Парламент тарихы, аның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Җиңүчеләребез бүләкләнде
27.04.2011
27 апрель көнне район мәдәният йортында район һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып үтте. Анда безнең мәктәпнең 11 нче сыйныф укучылары Гарифуллина Илүзә, Миннеханов Илназ, Мусина Алисә, Нуруллина Гөлназлар катнашты. грамоталар һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
-
Драма коллективы - III урында! 26.04.2011

26 апрель көнне мәктәбебездә эшләп килүче "Драма" коллективына йөрүчеләр "Иҗат - бәхет чишмәсе" фестивалендә катнашып, III урынны яулап кайттылар (җитәкчеләре -Мусина Г.Ф.) Түгәрәккә йөрүче 4, 5 сыйныф укучыларын чын күңелдән котлыйбыз!
-
Күңелләрдә яши яшь Тукай 26.04.2011

26 апрель көнне бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 125 еллык юбилее уңаеннан мәктәптә "Күңелләрдә яши яшь Тукай" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәне 9 нчы сыйныф укучылары Таштиев Ранис һәм Нигъмәтҗанова Рәзинәләр алып барды, Тукай шигырьләре белән беррәттән укучылар һәм укытучыларның да үзләре иҗат иткән шигырьләре укылды.



















