Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
WorldSkils 22.05.2019

Бүген, 22 нче апрель көнне, 8 нче сыйныф укучылары WorldSkils эшче һөнәрләр чемпионаты кысаларында узучы, ЭКСПО дагы күргәзмәдә булып кайттылар. Чемпионат өчен махсус төзелүче әлеге зур бинаны күрү бәхетенә ирештеләр. Укучыларга әлеге чара бик ошады.
-
Ата-аналар җыелышы узды 22.05.2019

Гимназиядә ата-аналар җыелышлары узды. 2018-2019 нчы уку елына нәтиҗәләр ясалды, киләсе елга планнар билгеләнде. Укытучылар әти-әниләр белән берлектә, уку елы барышында килеп туган прблемалардан чыгу юллары эзләделәр.
-
Рәсем бәйгесе узды 20.05.2019

Бүген башлангыч сыйныф укучылары арасында “Конституция балалар күзе белән” рәсем бәйгесе үткәрелде. Укучылар берсеннән-берсе матур рәсемнәр ясадылар, конституция турында фикерләрен белдерделәр.
-
Хәйрия ярминкәсе узды 18.05.2019

Һәр ел, яз һәм көз айларында, хәйрия ярминкәләре оештырыла. Быел да, 18 нче май көнне, гимназия алдында бик матур ярминкә оештырылды. Укучылар өйләреннән ярминкәдә сату өчен кирәкле әйберләрне алып килделәр, сату-алу эшен башкардылар. Үзеннән өлеш кертергә теләгән һәркем бу чарада актив катнашты.
-
Футбол буенча район турниры 17.05.2019

Бүген “Кожаный мяч”футбол турнирының чираттагы уеннары узды. Гимназиябезнең югары сыйныф егетләре 51 нче мәктәп белән булган уенда 2:1 исәбе белән җиңү яулап, финалга үттеләр. Ә 39 нчы мәктәп белән булган уенда оттырып, 2 нче урынны яуладылар.
-
В.И. Ленин музеена сәяхәт 16.05.2019

Бүген 6 нчы В сыйныфы укучылары В.И. Ленин музеенда экскурсиядә булып кайттылар. Совет чоры һәм әлеге шәхес белән якыннан таныштылар, Казан белән бәйле мәгълүматларны белделәр.
-
Брось "мышку" - возьми книжку 16.05.2019

Гимназиябезнең 6 нчы В сыйныфы укучылары “ Брось “мышку” – возьми книжку» XI Халыкара иҗтимагый реклама фестивалендә катнашып 2 нче урын яуладылар. Укучыларыбызны уңышлары белән тәбрик итәбез!
-
Чәчәкләр утырттык 16.05.2019

Бүген “Гимназия территориясен яшелләндерү” проекты кысаларында гимназия алдына чәчәкләр утыртылды. Әлеге чәчәкләрне утыртырга әти-әниләр ярдәм иттеләр. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Ут чәчәге 16.05.2019

Гимназиябезнең 9 нчы А һәм В сыйныфы укучылары Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар теартында “Ут чәчәге” исемле спектакль карадылар. Спектакль бүгенге көн проблемасы – наркомания, яшьләрнең тыелган матдәләргә тартылуына багышланган иде. Спектакль яшьләргә ошарлык итеп бик зәвыклы куелган. Режиссер,заманча музыкаль бизәлеш, биюләр бик яхшы эшләнгән иде. Укучылар спектакльне бик ошаттылар.
-
Беренче сыйныф белән саубуллашу бәйрәме 15.05.2019

Беренче сыйныф ул - һәр кеше тормышында беренче баскыч. Аны ничек үтүебез алдагы тормышыбызны билгели. Беренче билгеләр, беренче китаплар, Әлифба, Букварь, беренче укытучы…
Бүген гимназиядә беренче сыйныф белән хушлашу бәйрәме узды. Беренче сыйныф укучылары матур җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.














