Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
"Иң яхшы дәфтәр" бәйгесенә йомгак ясалды 05.02.2019

Бүген, 5 нче февраль көнне, рус теле атналыгы кысаларында узучы “Иң яхшы дәфтәр” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
5 нче сыйныфлар арасында:
1 нче урын – Гарифуллина К. – 5 нче Б сыйныфы;
Васильева С. – 5 нче А сыйныфы;
2 нче урын – Кузнецова М. – 5 нче В сыйныфы;
Кадырова А.- 5 нче Б сыйныфы;
3 нче урын – Абусев Т. - 5 нче Б сыйныфы;
Бакирова М. - 5 нче А сыйныфы;
Фәттәхова К. - 5 нче Б ыйныфы.
6 нчы сыйныфлар арасында:
1 нче урын – Миңлебаева Л. – 6 нчы Б сыйныфы;
Әхәтова А. – 6 нчы Б сыйныфы;
2 нче урын – Закирова И.. – 6 нчы Б сыйныфы;
Хөснетдинова Э.- 6 нчы В сыйныфы;
3 нче урын – Сәмигуллина А. - 6 нчы Б сыйныфы.
8 нче сыйныфлар арасында:
1 нче урын – Орлова А. – 8 нче Б сыйныфы;
Габдрахманов Р. – 8 нче Б сыйныфы;
Ванькова Д. – 8 нче А сыйныфы;
2 нче урын – Хидиятова А. – 8 нче Б сыйныфы;
Ключникова А.- 8 нче Б сыйныфы.
9 нчы сыйныфлар арасында:
1 нче урын – Хатыпова А. – 9 нчы В сыйныфы;
Габдрахманова А. – 9 нчы А сыйныфы;
Шаталина С. – 9 нче В сыйныфы;
Киямова Р. - 9 нчы А сыйныфы.
2 нче урын – Гатауллина А. – 9 нчы А сыйныфы;
Хәкимова А.- 9 нчы А сыйныфы;
3 нче урын – Алигулиева Н. - 9 нчы В сыйныфы.
-
Россия - минем тарихым 05.02.2019

Бүген, 5 нче февраль көнне, 11 нче сыйныф укучылары “Россия – минем тарихым” мультимедияле тарихи паркта булып кайттылар. Укучылар Россия тарихы белән бәйле экспозицияләр карадылар, яңа мәгълүматлар белделәр.
-
Әдәби тел нормаларына буйсынмаган сөйләмгә каршы көрәш 04.02.2019

Бүген, 4 нче февраль көнне, гимназиядә Әдәби тел нормаларына буйсынмаган сөйләмгә каршы көрәш көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Укучыларга матур сөйләмнең мөһимлеге, ямьсез сүзләрнең кешеләргә йогынтысы турында лекция сөйләнде, әңгәмә оештырылды. Укытучы белән бергәләп нәтиҗәләр ясалды.
9 нчы Б сыйныфы әлеге сыйныф сәгатен 5 нче В сыйныфы белән берлектә оештырган иде. Югары сыйныф укучылары кечкенә иптәшләренә әлеге темага кагылышлы фикерләрен җиткерделәр, кызыклы видеоязма тәкъдим иттеләр. -
Рус теле декадасы башланды 04.02.2019

Гимназиядә рус теле декадасы башланып китте. Бу көннәрдә рус теле һәм әдәбияты белән бәйле бик күп чаралар узачак. Укучыларны “Иң яхшы дәфтәр”, “Иң яхшы шигырь сөйләүче” бәйгеләрендә, ачык чараларда актив катнашырга чакырабыз.
-
"Иң яхшы эшче һөнәр" рәсем бәйгесе тәмамланды 31.01.2019

Бүген, 31 нче гыйнвар көнне, “Иң яхшы эшче һөнәр” рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге бәйгегә укучылар үзләре яраткан һөнәрләр турында матур-матур рәсемнәр, эчтәлекле газеталар эшләделәр. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1-4 нче сыйныфлар арасында:
“Үзенчәлекле чишелеш” номинациясе:
1 нче урын – Андреева Р., 1 нче Б сыйныфы;
2 нче урын – Тараканов М., 3 нче В сыйныфы.
“Иң яхшы идея” номинациясе:
1 нче урын – Хәсбиуллина М. 1 нче Б сыйныфы;
Филатова В., 2 нче А сыйныфы;
2 нче урын – Ахунҗанова К., 4 нче В сыйныфы;
Госманова К., 1 нче Б сыйныфы.
“Техник яктан иң яхшы башкарылган рәсем” номинациясе:
1 нче урын – Гайнуллин И., 1 нче Б сыйныфы;
Хөсәенова Д., 4 нче В сыйныфы;
2 нче урын – Никулина З., 4 нче В сыйныфы;
Габитов Р., 4 нче В сыйныфы.
“Иң позитив рәсем” номинациясе:
1 нче урын – Калинина М., 4 нче В сыйныфы;
2 нче урын – Хәйруллин Д., 4 нче В сыйныфы.
5-11 нче сыйныфлар арасында:
“Үзенчәлекле чишелеш” номинациясе:
1 нче урын – Кузнецова М., 5 нче В сыйныфы;
Әхмәдиева Ә., 6 нчы В сыйныфы;
2 нче урын – Пирматов М., 5 нче В сыйныфы;
Расулов М., 5 нче В сыйныфы;
3 нче урын – Вәлиуллина Д., 6 нчы В сыйныфы;
Локтионов К., 6 нчы В сыйныфы.
“Иң яхшы идея” номинациясе:
1 нче урын – Кузнецов Д. 6 нчы В сыйныфы;
Ануфриев Р., 5 нче В сыйныфы;
2 нче урын – Мөхәммәтҗанов М., 5 нче В сыйныфы;
Синичкина Я., 5 нче А сыйныфы.
3 нче урын – Алигулиев И., 6 нчы В сыйныфы.
“Техник яктан иң яхшы башкарылган рәсем” номинациясе:
1 нче урын – Золин С., 5 нче В сыйныфы;
Галимова С., 5 нче А сыйныфы;
“Иң позитив рәсем” номинациясе:
1 нче урын – Кононова П., 5 нче В сыйныфы;
Хөснетдинова Э., 6 нчы В сыйныфы;
2 нче урын – Расулов М., 5 нче В сыйныфы;
Лашманова А., 6 нчы В сыйныфы;
3 нче урын – Алаторцева Д., 6 нчы В сыйныфы;
Родионова В., 6 нчы В сыйныфы. -
Футбол буенча район турниры узды 31.01.2019

Бүген, 31 нче гыйнвар көнне, гимназиябез егетләре футбол турнирында катнаштылар. Алар 125 нче мәктәп укучылары белән көч сынашып, җиңү яуладылар. Исәп: 4-1.
Алдагы уеннарда да укучы егетләребезгә уңышлар теләп калабыз! -
Психолог белән әңгәмә 29.01.2019

Бүген, 29 нчы гыйнвар көнне, 6 нчы сыйныфлар өчен психолог белән әңгәмә үткәрелде. Психолог “Үз-үзеңне контрольдә тоту һәм аның шәхес үсешенә йогынтысы” темасына лекция сөйләде. Укучылар әлеге темага үз фикерләрен белдерделәр, бик күп яңа мәгълүмат тупладылар.
-
Ленинград блокадасы өзелүгә - 75 ел 28.01.2019

Бүген, 28 нче гыйнвар көнне, Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел уңаеннан сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар әлеге темага лекция тыңладылар, әңгәмә оештырдылар, видеоязмалар карадылар.
Шулай ук, радиодагы тапшыру да әлеге истәлекле датага багышланган иде.
Укучылар ул елларның дәһшәтле көннәренә азга гына булса да якынайдылар. Әлеге блокаданың нинди мәгънәгә ия икәнлеген аңларга тырыштылар.
Әби-бабайларның батырлыгы, түземлеге, чыдамлылыгы, өметләрен югалтмавы Бөек җиңүләргә китерде. Әлеге батырлыклар күңелләребездә мәңге сакланыр. -
Баскетбол турниры дәвам итә 28.01.2019

Гимназиядә баскетбол турнирлары дәвам итә. Бүген, 28 нче гыйнвар көнне, 6-7 нче сыйныфлар арасында уеннар узды. 6 нчы А һәм 7 нче Б сыйныфлары арасында булган уенда, 7 нче сыйныф җиңү яулады. Исәп: 14:17. Ә 6 нчы В һәм 7 нче А сыйныфлары арасында булган уенда, 7 нче А көчлерәк иде. Исәп: 8:27.
Алга таба уеннар кызлар арасында үткәреләчәк. Ярышларда актив катнашырга чакырабыз. -
"Аҗаган" хәрби-патриотик уенына әзерлек башланды 26.01.2019

Гимназиядә февраль ае хәрби-патриотик чаралар үткәрелү белән истә кала. Бигрәк тә “Аҗаган” уены укучылар күңеленә хуш килә. Әлеге уенга безнең укучыларыбыз әзерлек эшләрен башлап та җибәрделәр.














