Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Каратэ буенча бөтенроссия турниры 14.10.2018

Бүген, 14 нче октябрь көнне, каратэ буенча бөтенроссия ачык турниры узды. Әлеге чарада безнең укучыларыбыз да катнашып, призлы урыннар яуладылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
2 нче урын – Шаһидуллин Илдар һәм Ибушев Евгеий;
3 нче урын – Бикмөхәммәтов Адель һәм Фәтхуллин Малик.
Укучы егетләребезне әлеге җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез! -
"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" 12.10.2018

Бүген, 12 нче октябрь көнне, гимназиябез укучылары “Нәрсә? Кайда? Кайчан” уенының шәһәр турында катнаштылар. Беренче турда безнең “Эрудит” командасы 5 балл алды. Ә икенче тур авыррак булу сәбәпле, 12 балл алып, финалга үтә алмадылар. Әлеге чара укучыларга бик ошады.
-
Мини-футбол уены җиңүчеләрен тәбрикләделәр 12.10.2018

Бүген, 12 нче октябрь көнне, тантаналы линейкада мини-футбол уены җиңүчеләрен бүләкләделәр. Гимназиябез директоры Гөлфия Гаязовна укучы егетләребезгә мактау грамоталары тапшырды.
-
Футбол буенча район турниры 11.10.2018

Спорт ул – яшәү рәвеше. Сәламәт булуның күп өлеше спорт белән шөгыльләнүдән тора. Безнең гимназия укучылары да аны үз итә.
Бүген, 11 нче октябрь көнне, футбол буенча район турниры узды. Гимназия укучылары 96 нчы гимназия белән көч сынаштылар һәм 3 нче урынга лаек булдылар. Исәп: 1:0.
Укучыларыбызны әлеге җиңү белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез! -
Күңелле стартлар 10.10.2018

Балачак – иң күңелле, рәхәт чор. Һәр кешенең күңелендә башлангыч сыйныфта укыган мизгелләр аерым урын алып тора. Әлеге чор яңа белемнәр алу белән генә түгел, ә күңелле вакыйгалары белән дә истә кала.
Бүген, 10 нчы октябрь көнне, 2 нче сыйныфлар арасында “Күңелле стартлар” ярыш-уены узды. Укучылар төрле уеннарда үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 нче урын – 2 нче В сыйныфы;
2 нче урын – 2 нче Б сыйныфы;
3 нче урын – 2 нче А сыйныфы. -
Футбол буенча район турниры 09.10.2018

Бүген, 9 нчы октябрь көнне, гимназиябезнең 8-9 нчы сыйныф егетләре, футбол буенча район турнирында, 5 нче лицей укучылары белән көч сынаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде. Исәп: 2 : 5.
-
Беренче билгеләр һәм аларга ничек карарга 08.10.2018

Бүген, 8 нче октябрь көнне, гимназия психологы 2 нче “Б” сыйныф укучылары белән “Беренче билгеләр һәм аларга ничек карарга” дигән темага әңгәмә уздырды
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2018

Безнең илдә кеше бәяләп бетерә алмаслык кыйммәтле хәзинә. Кешеләр илнең хуҗасы һәм тоткасы. Ә илебез киләчәгенең тоткасы Сезнең кулларда, хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сез кешеләргә белем ачкычы бирәсез, кешеләрне кеше итәсез, олы юлга илтәсез. Сезгә барысы өчен зур рәхмәт!
Укытучылар көне белән! -
Укытучылар көненә багышланган концерт 05.10.2018

Бүген, 5 нче октябрь көнне, гимназиядә укытучылар көненә багышланган концерт узды. Укучыларыбыз кичә өчен вальс, бию, җырлар әзерләделәр.
-
Футбол буенча район турниры 04.10.2018

Бүген, 4 нче октябрь көнне, гимназиябезнең 8-9 сыйныф егетләре, футбол буенча район турнирында, 51 нче мәктәп укучылары белән көч сынаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде. Исәп: 4 : 2. Гимназиябез егетләре җиңүче булып кайттылар, полуфиналга чыктылар! Афәрин! Алдагы ярышларда уңышлар, нык сәламәтлек теләп калабыз.














