Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Чәчәкләр утырттык 18.05.2018

Бүген, 18 нче май көнне, мәктәп территориясен яшелләндерү, матурлау максатыннан, гимназия алдына чәчәкләр утыртылды. Мәктәбебез тагында ямьләнеп, яктырып китте. Бу эшне тиз һәм сыйфатлы башкарып чыгарга әти-әниләр ярдәм итте. Аларга гимназия исеменнән зур рәхмәт белдерәбез!
-
Юлларда сак бул! 17.05.2018

Тиздән каникуллар башлана. Укучылар вакытларын урамда, паркларда үткәрә башлый. Төрле ял итү урыннарына бара.
ГИБДД мәгълүматларына күз салсаң, җәйге каникуллар, балалар катнашындагы аварияләр иң күп була торган чор икән. Шундый куркыныч очракларны булдымый калу максатыннан, безгә кунакка инспектор - Сабиров Ленар Рөстәм улы килде. Ул укучыларга юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләде, аларның булган белемнәрен тикшереп, әңгәмә оештырды. Инспектор укучыларга җәйге каникулда юлларда сак булырга, юл кагыйдәләрен үтәргә киңәш итте. -
Игътибар! Ата-аналар җыелышы! Внимание! Родительское собрание! 16.05.2018

-
Изгелек җирдә ятмый 15.05.2018

Бүген, 15 нче май көнне, 5 нче сыйныфларда “Яхшылык җирдә ятмый” темасына игелек дәресе узды. Укучылар яхшылык, изгелек темасына фикер алыштылар. Яхшылык эшләү турында видеороликлар карадылар, үз фикерләрен җиткерделәр. Үзләре эшләгән яхшы эшләр турында, гыйбрәтле вакыйгалар белән уртаклаштылар. Әлеге чара укучыларга бик ошады. Видеороликларны карагач кайбер укычыларның күзләре яшьләнде. Укучыларыбызның нечкә күңеллелеге аларның изге йөрәкле булуларын дәлилли кебек.
-
Игелек дәресләре узды 14.05.2018

Бүген, 14 нче май көнне, 1 нче сыйныфларда, игелек ае кысаларында Игелек дәресләре узды. Әлеге чара укучыларны төрле игелекле эшләргә тарту, күңелләренә изгелек орлыклары салу өчен оештырыла. Укучылар кешеләргә яхшылык эшләү, бер-береңә мәрхәмәтле булу, өлкәннәрне хөрмәт итү турында фикер алыштылар. Шулай ук презентациядәге рәсемнәргә карап, үз фикерләрен җиткерделәр. Үзләре эшләгән яхшы эшләрне, гамәлләрне искә төшерделәр. Дәрес ахырында “Каково это быть вежливым?” мультфильмын карадылар. Нәни укучыларга игелек дәресе бик ошады.
-
Үлемсез полк 09.05.2018

Бүген, 9 нчы май көнне, гимназия укучылары, әти-әниләр һәм укытучылар үлемсез полк акциясендә катнаштылар. Бу акция сугышта батырларча хәлак булганнарны искә алып, аларны мәңгеләштерү максатыннан оештырыла. Чарада Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрнең туганнары, якыннары катнаша. Алар әби-бабаларының фотосурәтләрен күтәреп урамнар аша горур узалар. Әлеге акция Россиядә генә түгел хәтта чит илләрдә дә уздырыла.
-
Җиңү көне якынлаша 04.05.2018

Тиздән май аеның иң зур бәйрәмен – Җиңү көнен билгеләп үтәчәкбез. Укучылар бу бәйрәмгә әзерлекне инде күптән башладылар. Менә бүген дә 4 нче В сыйныфы укучылары, Бөек Ватан сугышына багышланган, стена газеталарыннан күргәзмә эшләгәннәр иде. Газеталарда шул дәһшәтле елларның иң хәл иткеч вакыйгалары, күренекле шәхесләре урын алган.
-
Рәхмәт сезгә, ветераннар! 04.05.2018

9 нчы май – Җиңү көне уңаеннан оештырылган чаралар дәвам итә. Укытучыларыбыз Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыш чоры балаларына, республика һәм шәһәр башлыклары исеменнән, бүләкләр, открыткалар тапшырдылар.
Хөрмәтле ветераннар! Аяз күк йөзе, тыныч тормыш өчен зур рәхмәт сезгә! Сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез! -
Мәңгелек ут янында 02.05.2018

Май аен без 9 нчы май - Җиңү көне булган өчен аеруча яратабыз. Бәйрәм алдыннан республикабызда, шәһәребездә, гимназиядә төрле чаралар уза. Укучыларыбыз бик яратып бу чараларда катнашалар.
2 нче май көнне 8 нче сыйныф укучылары мәңгелек ут янына сакта торырга бардылар. Алар әлеге чараның мөһимлеген, мәңгелек утның чын мәгънәсендә нәрсә аңлатканын тоеп, аңлап кайттылар. 8 нче сыйныф укучыларына, бу җитди эшне уңышлы башкарганнары өчен, рәхмәт белдерәбез! -
"Культурный дневник школьника" бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды 28.04.2018

Башлангыч сыйныф укучылары да өлкән абый-апаларыннан калышмыйлар. Төрле бәйгеләрдә бик теләп катнашалар.
Шундый талантлы укучыларыбызның берсе 3 нче сыйныфта белем ала. Фаррахов Ә. “Культурный дневник школьника” бәйгесенең район этабында җиңү яулады. Укучыбызны уңышы белән тәбрик итәбез!














