Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Психолог катнашында сыйныф сәгате узды 20.09.2018

Бүген, 20 нче сентябрь көнне, 8 нче Б сыйныфында мәктәп психологы Патеева Татьяна Ивановна “Ялган лидерлык” темасына әңгәмә үткәрде. Укучыларга психолог белән үткәрелгән чара бик ошады.
-
"Ирекле халык дружинасы" җыелышы 20.09.2018

Бүген, 20 нче сентябрь көнне, гимназиядә “Ирекле халык дружинасы” җыелышы узды. Чарада дежур тору тәртибе, көн кадагындагы мәсьәләләр каралды.
-
Л.Н. Толстой иҗатына багышланган рәсемнәр бәйгесе тәмамланды 20.09.2018

Бүген, 20 нче сентябрь көнне, Л.Н. Толстой иҗатына багышланган рәсемнәр бәйгесе тәмамланды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 нче урын –Исхаков Раушан 6 нчы Б сыйныфы ( «Акула» хикәясеннән өзек)
2 нче урын -Шәмсетдинов Камил 6 нчы Б сыйныфы ( «Акула» хикәясеннән өзек)
3 нче урын -Сөләйманова София 7 нчы Б сыйныфы ( «Филиппок» хикәясеннән өзек) -
Футбол турнирлары дәвам итә 20.09.2018

Гимназиябездә футбол буенча турнирлар дәвам итә. Бүген, 20 нче сентябрь көнне, гимназиядә футбол буенча турнир узды. Уенда 9 “А” һәм 9 “В” сыйныфлары көч сынашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
9 нчы А һәм В сыйныфлары арасында җиңүче – 9 нчы А сыйныфы. Исәп (4:1).
Барлык укучы егетләребезгә алдагы ярышларда уңышлар теләп калабыз! -
Футбол турнирлары дәвам итә 18.09.2018

Футбол буенча турнирлар дәвам итә. Бүген, 18 нче сентябрь көнне, гимназиядә футбол буенча турнир узып китте. Уенда 8-9 нчы сыйныфлар көч сынашты, 3-2 исәбе белән тәмамланды.
Барлык укучы егетләребезне ярышларда актив катнашырга чакырып калабыз алдагы уеннарда уңышлар телибез! -
Ата-аналар җыелышы узды 18.09.2018

Бүген, 18 нче сентябрь көнне, гимназиядә ата-аналар җыелышлары узды. Чара “2018-2019 нчы уку елында гимназиядә белем һәм тәрбия бирү процессын оештыру” темасына үткәрелде. Җыелышларда интернет куркынычсызлыгы, наркотиклардан саклану һәм яңа уку елына планнар турында сөйләнде. Әти-әниләр үзләрен борчыган сорауларга, укытучы белән бергәләп, җаваплар эзләделәр.
-
Интернет куркынычсызлыгы 17.09.2018

Бүген, 17 нче сентябрь көнне, барлык сыйныфларда “Интернет куркынычсызлыгы” темасына сыйныф сәгатьләре узды. Бу чара “Бердәм куркынычсызлык дәресләре” кысаларында үткәрелде. Укучылар белән әңгәмә вакытында төрле күңелсез вакыйгалар, проблемалы ситуацияләрне булдырмый калу турында сөйләштек. Әлеге темага караган видео материаллар, тест биремнәре алган белемнәрне ныгытырга мөмкинлек бире.
Дөрес итеп кулланган вакытта интернет безнең якын дустыбыз. Ә кагыйдәләрне үтәмәгән очракта ул дошманыбызга да әйләнергә мөмкин! -
Һөнәрләр дөньясы 16.09.2018

Бүген, 16 нчы сентябрь көнне, Грький-Әмәт паркында төрле һөнәрләргә караган мастер-класслар узды. Әлеге чарада флорист, кондитер, агач остасы һ.б. һөнәрләр белән якыннан танышырга була иде. Безнең гимназия укучылары да, әлеге чарада булып кайттылар.
-
Кросс нации - 2018 15.09.2018

Бүген, 15 нче сентябрь көнне, бөтенроссия йөгерү көненә багышланган “Кросс нации-2018” чарасы узды. 8 нче сыйныф укучылары иртәннән үк Казанның үзәк урамнарында кросста катнаштылар.
Йөгерү ярышы ел да зурлап үткәрелә. Әлеге чарада спорт сөюче барлык кешеләр катнаша ала. Укучылар, төрле оешмаларда эшләүчеләр 1 км йөгереп уздылар.
Әйдәгез, бүген генә түгел, башка көннәрдә дә спорт белән дус яшик! -
Татарстан Варислары берлеге 14.09.2018

Бүген, 14 нче сентябрь көнне, 5 нче сыйныфлар өчен Татарстан Варислары берлеге җыелышы үткәрелде. Укучылар әлеге оешма, аның эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. Варислыкка кабул итү тантанасы турында фикер алышып, берлекнең лаеклы вәкиле булырга сүз бирделәр.














