Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Айгөл Шәрәфиева белән очрашу 23.10.2018

Бүген, 23 нче октябрь көнне, гимназиядә 3А, 4Б сыйныф укучылары журналист, педагог, язучы Айгөл Шәрәфиева белән очраштылар. Укучылар бу очрашуга әзерләнеп, авторның “Татар тарихына сәяхәт”, “Беренче төрки каганлык. Бөек ефәк юлы” исемле китапларын укып килделәр. Аралашу өчен уен-квест формасында бик кызык узды, сораулар да гаять күп булды! Очрашу укучыларда татар халкы тарихын өйрәнүгә кызыксыну уятыр дип ышанабыз. Рәхмәт, Айгөл Исмәгыйлевна!
-
"Татар кызы - 2018", "Татар егете - 2018" 23.10.2018

Бүген, 23 нче октябрь көнне, “Татар кызы – 2018”, “Татар егете - 2018” бәйгесенең район этабы узды. Безнең гимназия данын Әхмәдуллин Р. һәм Фаекова Д. яклады. Катнашучылар берничә турда көч сынашты. Алар үзләрен жюри әгъзаларына төле яклап тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәләр 25 нче октябрь көнне билгеле булачак.
-
Юлларда сак бул! 23.10.2018

Бүген, 23 нче октябрь көнне, башлангыч сыйныфларда, юл йөрү кагыйдәләре турында, әңгәмә үткәрелде. Чараны Казан шәһәре буенча БДД ОАО һәм ПБДД ОГИБДД УМВД инспекторы Кәбирова Ландыш Әсхәтовна һәм ТУ ГБУ БДД профилактика бүлегенең алдынгы белгече Мозафарова Зөлфия Вагыйзовна үткәрделәр. Укучылар көзге каникуллар алдыннан тагын бер кат юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Кадерле укучылар! Зур юлларда, урамда сак булыгыз! Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез! -
Волейбол уены узды 19.10.2018

Бүген, 19 нчы октябрь көнне, 1 нче һәм 27 нче гимназия укытучылары арасында волейбол уены узды. Укытучылар бик теләп әлеге чарада катнаштылар. Авыр эш көненнән соң спорт белән шөгыльләнү, укытучыларыбызга яңа көчләр өстәде. Уен 3:0 исәбе белән тәмамланды. Безнең укытучылар җиңү яулады.
Спорт сөюче укытучыларыбызны, әлеге җиңү белән, кайнар котлыйбыз! -
Ветераннар белән очрашу узды 19.10.2018

Бүген, 19 нчы октябрть көнне, гимназиядә хезмәт ветераннары һәм Россия геройлары белән очрашу узды. Укучылар ветераннар хозурына үзләре әзерләгән концерт номерларын тәкъдим иттеләр. Аннан соң үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.
Бегенге көндә андый кешеләрне күреп сөйләшү, аралашу бик зур бәхет. Алар белән аралашу, күрешү әлеге яшь буын өчен бик файдалы. Әлеге данлыклы хезмәт юлы турында ветераннарның үз авызыннан ишетү икеләтә кызыклы, тәэсирле.
Әлеге чарадан укучылар да, ветераннар да кәнәгать калдылар. -
Психолог белән әңгәмә 18.10.2018

Бүген, 18 нче октябрь көнне, 9 нчы сыйныфларда психолог белән әңгәмә узды. Чара вакытында җәмгятьтә үз-үзеңне тоту, башкаларга игътибарлы булу кебек темалар күтәрелде. Укучылар үзләренең ялгышларын аңлап, төзәлү юлларын эзләделәр. Әлеге чара укучылар өчен бик файдалы булды.
-
ГТО нормаларын тапшыру башланды 17.10.2018

Укучылар дүртенче баскыч ГТО нормаларын тапшыру эшенә керештеләр. Алар тиешле булган барлык төр физик күнегүләрне җиренә җиткереп башкарырга тырышалар.
Укучыларыбызга уңышлар телибез! -
Вниманию родителей! 17.10.2018

18 октября 2018 года с 9.00 до 17.00 в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан будет организована работа телефона горячей линии на тему «Организация питания в образовательных организациях Республики Татарстан» по телефонам 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.
-
Парламент дәресләре дәвам итә 16.10.2018

16 нчы октябрь көнне гимназиядә Татарстан Республиасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Илдус улы Шәрипов белән очрашу булды. Ирек Илдусович депутатлык һәм Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге турында бик актуаль мәгълүмат бирде. Кунагыбыз өлкән сыйныф укучыларына республикабызда милли һәм демография мәсьәләләренең торышы, чишелеше турында сөйләде. Аңа сораулар да күп булды, иң яхшы сорау бирүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Әңгәмә бик файдалы һәм кызык узды. Рәхмәт, Ирек Илдусович!
-
Парламент дәресе узды 15.10.2018

Бүген, 15 нче октябрь көнне, гимназиядә Парламент дәресләре узды. Быел ул “Парламент, җәмгыять һәм мин” темасына үткәрелде. Укучылар Дәүләт советының төзелеше, аның председателе, урынбасарлары, закон чыгаручы органнар һ.б. белән якыннан таныштылар. Укучылар әлеге сыйныф сәгатьләреннән бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.














