Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Бер мәктәп - бер ил 25.01.2019

2019 нчы ел Казан өчен WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатын кабул итү белән үзенчәлекле. Россиядә узачак 45 нче һөнәри осталык чемпионаты 2019 нчы елның 22-27 нче август көннәрендә үткәреләчәк.
Халыкара чемпионатка әзерлек атнасы кысаларында, 25 нче гыйнвар көнне, “Бер мәктәп – бер ил” проекты башланып китте. Әлеге проектның максаты - балалар һәм яшьләр арасында эшче һөнәрләрне популярлаштыру. Бу көнне Белорусиядән килгән делегатлар безнең гимназиядә булдылар. Белем йортының тарихы белән бәйле музеебызда булып, уку кабинетлары белән таныштылар. Инглиз теле укытучыларыбыз тәкъдим иткән дәрестә булдылар.
Татар халкының бай рухи мирасы белән таныштыру йөзеннән, укучыларыбыз матур биюләр, җырлар тәкъдим иттеләр. Татар җырлары кунакларыбызның күңелләренә үтеп кереп, соклану тудырды. Укучы кызларыбызның “Умырзая” биюе делегатларны татар халкы мирасына гашыйк итте.
Әлеге очрашу кунакларыбыз һәм укучылар күңелендә онытылмаслык хатирәләр калдырды.
-
Географик объектларга багышланган шигырь бәйгесе 24.01.2019

Бүген, 24 нче гыйнвар көнне, география, биология, химия декадасы кысаларында географик объектларга багышланган шигырьләр бәйгесе узды. Чара 5 нче сыйныфлар арасында уздырылды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 нче урын - Кузнецова М.
2 нче урын – Хөснетдинова К.
3 нче урын - Габдрахманова А.
Укучыларны чараларда актив катнашырга чакырабыз! -
ГТО нормаларын тапшыру башланды 23.01.2019

Кыш җитү белән, физкультура фәненнән тупларны без чана, чаңгыга алыштырабыз. Дәресләрне саф һавада файдалы да, күңелле дә үткәрәбез.
Укучылар кышкы спорт төрләре буенча ГТО нормалары тапшыра башладылар. Аларга уңышлар телибез. -
Теннис ярышлары узды 22.01.2019

21-22 нче гыйнвар көннәрендә өстәл теннисы буенча район ярышлары үтте. Чара Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә узды. Әлеге ярышта безнең укучыр да актив катнаштылар.
-
Баскетбол ярышы узды 21.01.2019

Бүген, 21 нче гыйнвар көнне, 5-6 нчы һәм 7 нче сыйныфлар арасында баскетбол ярышы узды. Беренче уен 6 А нчы сыйныф җиңүе белән тәмамланды. Исәп: 10:4. Ә 7 нче сыйныфлар арасында булган уенда 7А сыйныфы җиңүче булды. Исәп: 14:13. Укучыларны алдагы ярышларда актив катнашырга чакырабыз!
-
Химия фәненнән викторина узды 21.01.2019

Бүген, 21 нче гыйнвар көнне, химия фәненнән, 8 нче сыйныфлар арасында, “ Химик матдәләр һәм элементлар” темасына викторина узды. Укучылар кызыклы биремнәр чиштеләр, химия фәненнән белемнәрен күрсәттеләр. Ярышта 8 нче А сыйныфы - 1 нче урын, ә 8 нче Б сыйныфы - 2 нче урынга лаек булдылар.
-
"Иң яхшы эшче һөнәр" рәсем бәйгесе 18.01.2019

Татарстан Республикасында 2019 нчы ел эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Шулай ук быел Казанда WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионаты узачак. Шул уңайдан гимназиядә “Иң яхшы эшче һөнәр” рәсемнәр бәйгесе уза. Инде беренче эшләр дә бар.
-
3 нче уку чиреге башланып китте 14.01.2019

Кышкы, озын каникуллардан соң өченче уку чиреген башлап та җибәрдек. Яңа көчләр, яңа омтылышлар, яңа максатлар белән ныклап, белем алырга тотындык. Беренче атна эмоциональ, физик яктан, укучылар өчен авыр бирелсә дә, алар инде “5”леләр дә алырга өлгерделәр. Алда укучыларны кызыклы белем дөньясына сәяхәт, күренекле шәхесләр белән очрашулар, күңелле чаралар көтә.
Өченче уку чиреге бары уңышлар гына алып килсен! -
Ислам музеена сәяхәт 10.01.2019

10 нчы гыйнвар көнне 9 нчы В сыйныфы укучылары Ислам музеенда экскурсиядә булып кайттылар. Укучыларга аеруча Көрьәннең электрон формасы, киемнәр, беренче торба үткәргечләр ошаган. Кызыклы ислам дөньясы, экскурсоводның сөйләме укучыларны таң калдырган.
-
Дуслык һәм килешү 10.01.2019

Бүген, 10 нчы гыйнвар көнне, 7 нчы сыйныф укучылары, Халыклар дуслыгы йортында узган, “Дуслык һәм килешү” дәрес-проектында булып кайттылар. Укучылар бина буенча экскурсиядә, “Халыклар дуслыгы” музеенда булдылар. Интерактив дәрестә төрле милләт вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдырган фильмнар карадылар, фикер алыштылар.
Иң актив катнашучыларга бүләкләрдә каралган иде. Безнең гимназия укучысы Зиятдинова А. халыклар дуслыгы тамгасы төшерелгән футболкага лаек булды. Әлеге чарада, безнең гимназиядән кала, тагын 5 мәктәптән укучылар катнашты.














