Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Күңелле стартлар 17.12.2018

Балачак – иң күңелле, рәхәт чор. Һәр кешенең күңелендә башлангыч сыйныфта укыган мизгелләр аерым урын алып тора. Әлеге чор яңа белемнәр алу белән генә түгел, ә күңелле вакыйгалары белән дә истә кала.
Бүген, 17 нче декабрь көнне, 2 нче сыйныфлар арасында “Күңелле стартлар” ярыш-уены узды. Укучылар төрле уеннарда үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 нче урын – 2 нче В сыйныфы;
2 нче урын – 2 нче А сыйныфы;
3 нче урын – 2 нче Б сыйныфы. -
"Тылсымлы Яңа ел" бәйгесе нәтиҗәләре 17.12.2018

17 нче декабрь көнне, “Тылсымлы Яңа ел” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.
“Иң үзенчәлекле кар бөртеге” номинациясе җиңүчеләре:
1 нче урын – Скворцова Таисия, 1 А, Мифтахов И., 1 Б
2 нче урын – Потапов Игорь, 1 А, Сибгатуллина С., 1 Б
3 нче урын – Миннебаева Э., 1 В
“Иң гүзәл чыршы” номинациясе җиңүчеләре:
1 нче урын – Валитова Д., 2 Б
2 нче урын – Салимова Я., 2 В
3 нче урын – Шакирова Р., 2 А
“Иң кызыклы уенчык” номинациясе җиңүчеләре:
1 нче урын – Валиев Г., 3 А, Дмитриев А., 3 В
2 нче урын – Хакимова С., 3 А
3 нче урын – Габдуллина К., 3 Б
“2019 нчы ел символы” номинациясе җиңүчеләре:
1 нче урын – Ахатов А., 4 А
2 нче урын – Загрутдинов Д., 4 А
3 нче урын – Овчинникова В., 4 А -
Волейбол уеннары дәвам итә 14.12.2018

Безнең гимназия мөгаллимнәре һәм башка мәктәп укытучылары арасында волейбол турнирлары дәвам итә. Бу юлы укытучыларыбыз 78 нче мәктәп мөгаллимнәре белән көч сынашты. Уен җиңү белән тәмамланды. Исәп: 3:0.
Гимназияне әлеге җиңү белән тәбрик итәбез! -
К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары белән очрашу 13.12.2018

2019 нчы ел, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары белән, театр елы дип игълан ителде. Ил субъектларында башкарма хөкүмәт органнарына Театр елы кысаларында чаралар уздыру тәкъдим ителде. Татарстан Республикасы театрлары әлеге тәкъдимне тормышка ашыру максатыннан белем бирү оешмаларына очрашуларга йөреп, чаралар оештыра башладылар.
Шушы уңайдан, 13 нче декабрь көнне К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары безнең гимназиягә очрашуга килделәр. Артистлар (Татарстанның атказанган артисты - Хәсәнова Әлфия Якуповна, театр актёрлары - Фәттахова Диләрә Ришадовна һәм Байназаров Илнур Иршатович) мастер-класслар, спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр. -
Китапханәгә сәяхәт 12.12.2018

12-13 нче декабрь көннәрендә беренче сыйныф укучылары гимназия китапханәсенә сәяхәт ясадылар. Алар бик зур кызыксыну белән китапханә белән таныштылар, китаплар, газеталар, журналлар укып карадылар. Укучыларны Бөек Ватан сугышына багышланган китаплар бик кызыксындырды. Алар шулай ук китапханәдәге “Намуслы булып яшәргә кирәк!” һәм Россия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгына багышланган күргәзмәләрне кызыксынып карадылар һәм үзләренең фикерләрен әйттеләр, белемнәрен күрсәттеләр. Афәрин! Безнең беренчеләр китапханәне яраттылар, бик күп китаплар да алдылар. Китапны һәрвакыт яратып, укып үссеннәр!
-
Халыкара кеше хокуклары көне
10.12.2018
12 нче декабрь көнне илебездә Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләнелә. 1993 нче елда илебезнең иң мөһим документларының берсе кабул ителә. Россия Федерациясе конституциясенең иногурацияләнгән басмасы, ил башлыгының кремельдәге китапханәсендә саклана. Шулай ук, декабрь аенда Халыкара кеше хокуклары көне билгеләнелә.
Шул уңайдан мәктәп радиосында “Халыкара кеше хокуклары көне” һәм “РФ Конституциясенең 25 еллыгы” темаларына багышланган чыгышлар ясалды. Укучылар илнең төп законы, кеше хокуклары белән якыннан таныштылар. -
Ватан геройлары көне 10.12.2018

9 нчы декабрь көнне – “Ватан геройлары көне” билгеләп үтелә. 1769 нчы елда Екатерина II тарафыннан иң югары хәрби бүләк - Изге Георгий Ордены бирелә башлый.
Әлеге истәлекле датаны истә тотып, бүген, 10 нчы декабрь көнне, барлык сыйныфларда “Ватан геройлары көне” темасына сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар әлеге югары бүләкнең тарихы, аның кемнәргә бирелүе, аның бүгене көндәге әһәмияте белән таныштылар. -
Театр - яктылыкка, нурга илтә! 08.12.2018

1906 нчы елның 22 нче декабрендә Казанда Яңа клубта беренче тапкыр киң катлау тамашачылары өчен губернатор рөхсәте белән студентлар файдасына татарча ачык спектакль күрсәтелә, бу кичтә сәхнәдә “Кызганыч бала” драмасы һәм “Гыйшык бәласе” комедияләре уйнала. Казанны шаулаткан бу данлыклы вакыйга татар театрының туган көне булып тарихка керә. Ә декабрь аен татар театры айлыгы дип өйрәтәләр.
Шул уңайдан, 8 нче декабрьдә 9 нчы А сыйныфы укучылары Татар театры туган көненә багышлап, Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрына экскурсиягә бардылар. Алар драматург Т.Миңнуллинның “Җанкисәккәем” спектаклен карадылар. Кешенең күңел күзе, табигать һәм кеше мөнәсәбәләрен тирән ачуы белән спектакль укучыларга бик ошады.
-
Игътибар! Конкурс! 05.12.2018

5-11 сыйныф укучыларын "Иң шәп Яңа ел стена газетасы!" бәйгесендә катнашырга чакырабыз.
Эшләрне кабул итү: 13 нче декабрь көнне 6 нчы дәрестән соң, актлар залы.
Нәтиҗәләр чыгару: 14 нче декабрь. -
Башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә 05.12.2018

Гимназиядә башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә.
Бүген, 5 нче декабрь көнне, 2 нче сыйныф укучылары арасында, А.С. Пушкин әкиятләре буенча викторина узды. Укучылар “Алтын балык”, “Алтын әтәч”, “Диңгез култыгы” командаларына бүленеп көч сынаштылар.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 нче урын – 2 нче “А” сыйныфы;
2 нче урын – 2 нче “Б” сыйныфы;
3 нче урын – 2 нче “В” сыйныфы.
Нәни укучыларыбызны алга таба да гимназия тормышында актив катнашырга чакырабыз!














