Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Волейбол уены узды 07.11.2018

Бүген, 7 нче ноябрь көнне, безнең гимназия укытучылары 96 нчы гимназия мөгаллимнәре белән волейбол буенча көч сынаштылар. Уенда безнең укытучылар җиңү яуладылар. Исәп: 3:0.
Укытучыларыбызга алдагы уннарда уңышлар теләп калабыз! -
Казан кубогы 06.11.2018

Бүген, 4 нче ноябрь көнне, Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә Бөтенроссия РСБИ Казан кубогы турниры узды. Әлеге бәйгедә безнең гимназия укучылары да катнашты. Алар түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:
1 нче урын - Әхмәдуллин Р.
2 нче урын – Фаткуллин М. Һәм Ибушев Ж.
3 нче урын – Безруков М.
Укучы егетләребезне уңышлары белән котлыйбыз! -
Россия- минем тарих 31.10.2018

Бүген, 31 нче октябрьдә, 5 нче “А” сыйныф укучылары Алсу Талгатовна җитәкчелегендә Казан ярминкәсе территориясендә урнашкан Тарихи паркка экскурсиягә бардылар. Чара “Россия – минем тарих” темасына багышланган.
-
Юл хәрәкәте иминлеге көне
30.10.2018
30 нчы октябрь көне гимназиядә “Юл хәрәкәте иминлеге көне” дип игълан ителде. Сыйныф җитәкчеләре каникуллар алдыннан юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерә торган чаралар уздырдылар. Ата-аналар җыелышында да әлеге тема яктыртылды.
-
Россия - минем тарихым 30.10.2018

Бүген, 30 нчы октябрь көнне, Казан ярминкәсе территориясендә урнашкан Тарихи паркның туган көне үткәрелде. Чара “Россия – минем тарихым” темасына багышланган иде. Анда тарихи квестлар, мастер-класслар, иҗат коллективлары чыгышлары күрсәтелде. Әлеге искиткеч, кызыклы чарада безнең гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары да булып кайттылар. Әлеге кичерешләр укучылар күңелендә озак сакланыр!
-
Ата-аналар җыелышы узды
30.10.2018
Бүген, 30 нчы октябрь көнне, гимназиядә ата-аналар җыелышлары узды. “Куркынычсызлык бар нәрсәдән дә өстен!”, “2018-2019 нчы уку елының 1 нче чирегенә сыйныф өлгереше анализы” темаларына үткәрелде. Җыелышта укучыларның куркынычсызлыгы, проблемалы моментлар һәм 1 нче чирек өлгереше каралды.
-
Каникул вакытында шәхси куркынычсызлык 29.10.2018

Бүген, 29 нчы октябрь көнне, ПДН инспекторы, майор Курбанова Т.Р. белән әңгәмә узды. Инспектор 8-10 нчы сыйныф укучыларына “ Яшьүсмерләрнең җәмгыять урыннарында исерек хәлдә булулары өчен җаваплылыгы”, “Каникул вакытында шәхси куркынычсызлык” темаларына лекцияләр укуды.
-
Каюм Насыйри музеена сәяхәт 27.10.2018

Бүген, 27 нче октябрь көнне, 6 нчы В сыйныфы укучылары, Зергирова Л.Н. җитәкчелегендә, Каюм Насыйри музеенда экскурсиядә булып кайттылар. Укучылар галим, язучы К. Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштылар.
-
Великое русское слово 26.10.2018

Бүген, 26 нчы октябрь көнне, Рус теле көненә багышланган “Великое русское слово” фәнни-белем бирү фестивале узды. Әлеге чарада безнең гимназиядән 6 нчы сыйныф укучысы Кузнецов Д., 5 нче сыйныф укучысы Кузнецова М., 8 нче сыйныф укучысы Мингазетдинов Р. катнашты. Ә Кузницова М. бәйгедә 3 нче урынны яулады.
Афәрин, укучылар! Сезне уңышлы чыгыш ясавыгыз белән котлыйбыз! -
Волейбол уены узды 26.10.2018

Бүген, 26 нчы октябрь көнне, безнең гимназия һәм 5 нче лицей укытучылары арасында волейбол уены узды. Безнең укытучылар 3:0 исәбе белән җиңү яуладылар.
Хөрмәтле укытучылар! Сезне әлеге җиңүегез белән кайнар котлыйбыз!














