Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Бу нинди әкият? 13.02.2019

Рус теле декадасы дәвам итә. 13 нче февраль көнне, 5 нче сыйныфлар арасында, А.С. Пушкин әкиятләре буенча “Бу нинди әкият?” рәсем бәйгесе узды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 нче урын – Золин С. 5 нче В сыйныфы;
Синичкина Я. 5 нче А сыйныфы;
2 нче урын – Бакирова М. 5 нче А сыйныфы;
Мадышева Д. 5 нче Б сыйныфы;
Рәхмәтова М. 5 нче Б сыйныфы;
3 нче урын – Боталов Н. 5 нче В сыйныфы;
Галимова С. 5 нче А сыйныфы;
Җәләлетдинова З. 5 нче Б сыйныфы. -
Административ һәм җинаять җаваплылыгы 13.02.2019

Бүген, 13 нче февраль көнне, гимназиядә 5-11 нче сыйныф укучыларына полиция подполковнигы Баһаветдинова Д.А. һәм ПДН инспекторы Кулак Н.Н. тарафыннан түбәндәге темаларга лекцияләр укылды: “Административ һәм җинаять җаваплылыгы”, “71 нче закон”, “Мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре”, “Үз милкеңнең сакланышы”, Интернет куркынычсызлыгы”.
-
Гомуми диктант 12.02.2019

Бүген, 12 нче февраль көнне, укучыларда грамоталы язарга теләк уяту максатыннан, гомуми диктант үткәрелде. Әлеге акция ел саен үткәрелә.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде.
6 нчы сыйныфлар арасында “5”ле билгеләренә генә язучылар: Әхмәдиева А., Немежанова А., Кузнецов Д., Шерметов А., Рогов Д.
Укучыларыбызны тәбрик итәбез! -
Семинар узды 12.02.2019

Бүген, 12 нче февраль көнне, гимназиядә,Вахитов һәм Идел буе районнары укытучылары өчен, “Табигать фәннәрен өйрәнгәндә укучыларның мотивациясен арттыруда проект эшчәнлегенең роле” темасына семинар узды. Килгән кунаклар директорыбыз Шәмсиева Г.Г. тарафыннан “Гимназиядә проект эшчәнлеген оештыру” темасына чыгыш тыңладылар.
6 нчы Б сыйныфында географиядән “Дөньяның төрле кисәкләрендә климатның кешеләр торагына йогынтысы” темасына ачык дәрес карадылар. Вәлиева Г.Н. тарафыннан “Химия фәнен өйрәнгәндә күрсәтмәлелек һәм техник чараларның роле”, ә Хәбиров Р.Р. тарафыннан “Физика фәнен өйрәнгән вакытта укучыларның мотивациясен арттыру алымнары” темаларына мастер-класслар күрсәтелде. -
Уйный-уйный өйрәнәбез 11.02.2019

Бүген, 11 нче февраль көнне, 5 нче сыйныфларда “Һөнәрләр дөньясы” темасына уеннар узды. Укучылар уеннар, тестлар аша һөнәрләр турында белемнәрен күрсәттеләр. “100 к 1”, “Һөнәрләр әлифбасы”, “Һөнәрләр формуласы”, “Һөнәрләр һәм кешеләрнең шәхси сыйфатлары”, Е.А. Климовның дифференциаль-диагностик тесты укучылар күңеленә аеруча хуш килде. Дәрес ахырында укучылар үзләренә туры килгән һөнәр төрләрен белделәр, яңа мәгълүматлар тупладылар.
-
Һөнәрләр дөньясы 11.02.2019

Бүген, 11 нче февраль көнне, мәктәп радиосы тапшыруы “Һөнәрләр дөньясы” темасына багышланган иде. 9 нчы сыйныф укучылары радио тыңлаучыларны һөнәрләр, аларның кызыклы яклары, Россиядә иң күп сайланучы һөнәрләр белән таныштырдылар. Шулай ук үткән атнада булып узган вакыйгалар, сыйныфлар рейтингы, булачак чаралар белән таныштырдылар.
-
Образование. Карьера 08.02.2019

Бүген, 8 нче февраль көнне, 8 нче сыйныф укучылары “Образование. Карьера” күргәзмәсендә булып кайттылар. Чара “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә узды. Әлеге чарага Россия һәм Татарстан Республикасының 60 тан артык уку йорты килгән иде. Алар укучыларга уку йортларына керү өчен кирәк булган барлык мәгълүматны җиткерделәр, студентларга эшләр тәкъдим иттеләр.
Укучылар өчен күргәзмә бик эчтәлекле һәм файдалы булды. -
Шигырь укучылар бәйгесе узды 08.02.2019

Бүген, 8 нче февраль көнне, рус теле декадасы кысаларында А.С. Пушкин истәлегенә багышланган шигырь укучылар бәйгесе үткәрелде. Чарада 5-8 нче сыйныф укучылары катнатылар. Хөкемдарлар җиңүче дип түбәндәге укучыларны билгеләделәр:
Ванькова Д. - 8 нче сыйныф укучысы ;
Кузнецов Д. - 6 нчы сыйныф укучысы.
Укучыларны алга таба үткәреләчәк чараларда актив катнашырга чакырабыз! -
Милли музейга сәяхәт 07.02.2019

Бүген, 7 нче февраль көнне, 3 нче сыйныф укучылары Татарстан Республикасы милли музее оештырган бик кызклы квест һәм интерактив уеннарда катнашылар. 3 нче А һәм Б сыйныфы борынгы өй күренешләре, киемнәр һәм предметлар тарихы белән таныштылар. Ә 3 нче В сыйныфы “Зилант хәзинәсен эзләүчеләр” квест уенында катнаштылар. Казан ханлыгы төзелү тарихы, шул чор һөнәрләре турында күп мәгълүмат белделәр.
-
Бөтенроссия шахмат турниры узды 06.02.2019

Бүген, 6 нчы февраль көнне, безнең гимназия командасы Шахмат буенча бөтенроссия турнирында катнаштылар. Ярыш, ике иң яхшы команданы билгеләү максатыннан, читтән торып chessking.com патформасында уздырылды.
Кечкенә яшьтәгеләр арасында уздырылган ярышта 4 нче сыйныфы укучылары Бобров А., Фәйзуллина Ю., Шкурко К. һәм 2 нче сыйныф укучысы Габдрахманов Р. катнаштылар. 17е команда арасында, безнең гимназия 9 нчы урын яулады.
Югары яшьтәге катнашучылар арасында 8 нче сыйныф укучылары Данилов Г., Мингазов Д. ә 10 нчы сыйныфтан Таҗетдинова З. катнашып 11 нче урын яуладылар.














