Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Финанс грамоталылыгы дәресләре
15.04.2019
Соңгы елларда финанс өлкәсе бик модалашып китте. Әлеге темага караган конференцияләр оештырылды,мәктәпләрдә дәресләр үткәрелде. Бу теманың мәктәптә өйрәтелүе халыкның финанс ягыннан грамотасызлыгы белән бәйле. Бүгенге көндә кредитлар упкынына эләккән кешеләр миллионлаган. Күңелсез вакыйгаларга эләкми, акыл белән эш итү өчен кече яшьтән үк акчаның нәрсә икәнен белү һәм аны тотарга өйрәнү кирәк. Әлеге максаттан чыгып сыйныф сәгатьләрендә финанс грамоталыгы дәресләре үткәрелде. Укучылар онлай дәресләр аша яңа мәгълүматлар тупладылар, уңышлы кеше булу серләренә төшенделәр.
-
12 нче апрель - космонавтика көне 12.04.2019

12 нче апрельдә космонавтика көне билгеләп үткелә. 1961 елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды, аның бортында кеше булуын да ишетеп, "аһ" итте.
Әлеге дата безнең гимназиядә дә билгеләнеп үтелә. Укучылар космос, космонавтика темасына рәсемнәр ясадылар, дәресләрдә әлеге темага кызыклы мәгълүмат тупладылар. Егетләр һәм кызлар бер-берсен, укытучыларны әлеге бәйрәм белән котладылар. -
Яңа-татар бистәсенә сәяхәт 12.04.2019

Укучылар һәрдаим истәлекле урыннарга, музейларга, сәнгать учакларына сәяхәт итеп торалар. Бүген 9 нчы сыйныф укучылары Яңа-татар бисәсендә җәяүле экскурсиядә булып кайттылар. Әлеге урын татар халкының рухи мирасы булып тора. Шулай ук Яңа-татар бистәсе безнең гимназия тарихы белән тыгыз бәйләнгән.
-
Балалар китабы атналыгы дәвам итә 11.04.2019

Балалар китабы атналыгы дәвам итә. Бүген 6нчы В сыйныфында китапханә дәресе үткәрелде. Чара Антуан де Сент - Экзюпериның “Кечкенә принц” әсәре буенча үткәрелде. Язучы һәм аның әсәре буенча сөйләнгән кызыклы мәгълүматлар, сораулар укучыларда кызыксыну уятты.
-
Бөек Җиңүнең 74 еллыгына әзерлек 11.04.2019

Гимназиядә Бөек җиңүнең 74 еллыгына багышланган әзерлек эшләре башланды. Укучылар төрле проектлар эшлиләр. Шундый чараларның берсе – “Минем гаиләм тарихында Бөек Ватан сугышы – 2” бәйгесе. Әлеге проект буенча эшчәнлек дәвам итә.
-
Равнение на знамена 10.04.2019

10 нчы апрель көнне “Равнение на знамена” бәйгесенең район этабы узды. Чара 116 нчы лицейда үткәрелде. Бәйгедә безнең гимназия укучылары да катнаштылар. Укучылар өч этапта көч сынаштылар:
1. Байракны чыгары.
2. Дөрес итеп тезелү һәм туктау.
3. Тантаналы марш белән үтү.
Чара укучыларда бары яхшы тәэсирләр калдырды. -
Каратэ буенча республика беренчелеге ярышлары 08.04.2019

Каратэ түгәрәгенә йөрүче егетләребез төрле бәйгеләрдә актив катнашалар. Бу юлы алар Кукмара районында үткән, каратэ буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә катнаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
14-15 яшьлекләр арасында (55 кг кадәр) 3 нче урын – Фаткуллин М.;
14-15 яшьлекләр арасында (70 кг кадәр) 2 нче урын –Ибушев Е.;
12-13 яшьлекләр арасында (50 кг кадәр) 2 нче урын – Бикмөхәммәтов А.;
12-13 яшьлекләр арасында (50 кг кадәр) 3 нче урын - Сафин Э.;
12-13 яшьлекләр арасында (40 кг кадәр) 3 нче урын – Пугачев Д. -
Бөтенроссия фәнни уены 07.04.2019

Бүген, 7 нче апрель көнне, 6 нчы В сыйныфы укучылары бөтенроссия фәнни уенында катнашып икенче турга үттеләр. Чарада 2000 нән артык команда катнашты.
Социаль челтәрләрдә безнең команда өчен тавыш бирү баланып китте. Барыгызны да безнең егет-кызларыбызга ярдәм итәргә чакырабыз. Тавышларыгызны бирүегезне сорыйбыз! -
Талантлар дөньясы 06.04.2019

Гимназиябездә ел да зур хәйрия концерты оештыру традициягә әйләнеп бара. Әлеге чарада барлык укучылар да катнаша. Быел концерт 6 нчы апрель көнне Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты концертлар залында узды. Берсеннән-берсе матур, масштаблы, искиткеч номерлар бер генә тамашачыны да битараф калдырмады. Төрле темага караган татар биюләре, җырлары, кытай, рус һәм белорус халык биюләре, инглиз телендә җырлар бергә үрелеп бардылар. Әлеге концерт гимназиябезнең талантлы укучыларын барлады, шулай ук әлеге уку елына иҗадый эшчәнлек буенча хисап ясады.
Укучылар, укытучылар, әти-әниләр, килгән кунаклар чарадан бик канәгать калдылар. -
Милли музейга сәяхәт 06.04.2019

Бүген, 6 нчы апрель көнне, 6 нчы сыйныф укучылары Милли музейда экскурсиядә булып кайттылар. Татарстан, Казан белән бәйле кызыклы экспозицияләр укучыларны таң калдырды. Борынгы бабаларыбыз тормышыннан алып, бүгене көнгә кадәр булган дәверне колачлаган экспонатлар тарихка кызыксыну уятты.














