Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Дулкыннар бәйгесе 04.03.2019

Һәр ел, яз җиткәч “Дулкыннар” Республика бәйгесе уздырыла. Быел әлеге чара Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел булу уңаеннан үткәрелә. Катнашучылар әдипнең әсәрләрен жюрлар игътибарына тәкъдим иттеләр.
Бәйгедә безнең укучылар да катнашты.
2 нче Б сыйныфы укучысы Муллагилиева З. “Аккош” шигырен, ә 3 нче А сыйныфы укучысы Абдуллина З. “Бала белән Куян” шигырен сөйләде. 5 нче Б сыйныфы укучысы Габдрахманова А. “Җәйге төн” шигырен тәкъдим итте. 6 нчы сыйныф укучылары Ибушева Л. һәм Әхәтова А. 10 нчы сыйныф укучысы Тагирова Л. әдипнең мәсәлләрен күрсәттеләр. -
"Иң яхшы эшче һөнәр" презентацияләр бәйгесе 01.03.2019

Бер ай дәвамында гимназиядә һөнәрләргә багышланган чаралар үткәрелде. Бүген шундый бәйгеләрнең берсе – “Иң яхшы эшче һөнәр” презентацияләр бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
“Иң стильле бизәлеш” номинациясендә 10 нчы сыйныф укучылары һәм 4 нче сыйныф укучысы Фәттәхова А. җиңү яуладылар.
“Иң үзенчәлекле презентация” номинациясендә 5 нче А сыйныфы укучысы Ломов А. һәм 6 нчы Б сыйныфы укучысы Әхәтова А. җиңүче дип табылдылар.
“Иң төгәл эшләнеш” номинациясендә 5 нче Б сыйныфы укучысы Габдрахманова А. һәм 5 нче В сыйныфы укучысы Кононова П. җиңү яуладылар. -
ГТО нормаларын тапшыру башланды 28.02.2019

ГТО нормаларын алтын дәрәҗәсенә тапшыру башланып китте. Гимназия укучылары бик тырышып 4 нче баскыч нормаларны тапшыралар. Укучы егет һәм кызларыбызга уңышлар телибез!
-
Туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә 26.02.2019

Туган тел көненә багышланган бәйрәм чаралары дәвам итә. Бүген гимназиядә кунаклар катнашында әдәби-музыкаль кичә узды. Безгә кунакка Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Шакиров Данис Фәнис улы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе Гыйлметдинова Рәмзия Дәүләтовна килгән иде.
Укучылар туган телдә матур җырлар, биюләр башкардылар. “Идел” исемле өзекне сәхнәләштереп, кыз һәм Идел елгасының әңгәмәсе аша бүгенге вәзгыятьне күрсәттеләр. Килгән кунакларга аеруча “Тукай белән әңгәмә” номеры бик ошады. Чөнки Тукай белән бүгенге укучы арасында татар теленең хәзерге хәле, киләчәге турында эшлекле сөйләшү булды. Тукайның “туры” җаваплары тамашачыны дулкынландырды һәм уйга салды.
Әлеге чара барлык укучылар, укытучылар күңеленә хуш килде. -
Волейбол уены узды 25.02.2019

Гимназиядә 8-11 нче сыйныф укучылары арасында волейбол буенча турнир тәмамланды. Уеннарда һәр сыйныф бик тырышып, күңелен биреп уйнады. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 нче урын – 9 нчы В сыйныфы;
2 нче урын – 11 нче А сыйныфы;
3 нче урын – 9 нчы Б сыйныфы. -
Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт 25.02.2019

“Әти” дигән тәмле сүзне
Туктаусыз әйтер өчен,
Йөрәкләрнең, беләкләрнең
Арттыру өчен көчен,
Әтиле булу кирәк! – шулай дип башладылар 3А сыйныфы укучылары Ватанны саклаучылар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичәне. Әтиләр һәм бабайлар өчен укучылар татарча да, русча да, хәтта кытайча да җырладылар, нәфис сүз сөйләделәр, матур итеп биеделәр. Кунаклар да читтә калмады. Бер бабай гармунда уйнап, “Солдатта булган, диләр” җырын башкарды. Кичә бар кешенең күңеленә хуш килде. -
Каратэ буенча республика беренчелеге ярышлары узды 22.02.2019

23 нче февраль көнне Зәй районында каратэ буенча Республика беренчелеге ярышлары узды. Әлеге турнирда Халиуллин А. 1 нче урынга, ә Газизов Н. 2 нче урынга лаек булды.
Егетләрне җиңүләре белән тәбрик итәбез! -
Футбол буенча район турниры 22.02.2019

Яшүсмер егетләр арасында футбол турнирлары дәвам итә. Егетләребез башка мәктәп командалы белән көч сынашалар. 23 нче февраль көнне чираттагы уен узды. Бизон командасы белән узган уен 4:4 исәбе белән тәмамланды.
Алдагы турнирларда егетләребезгә уңышлар телибез! -
Профилактика гриппа
22.02.2019
Уважаемые родители и учащиеся!
Рекомендуем вам ознакомиться с инфографикой и видеороликом, доступным для скачивания: http://plamya-truda.ru/politics/region/2019/02/12/rekomendacii-po-profilaktike-grippa/
-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара 21.02.2019

Берничә көннән Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәчәкбез. Бу көнне әтиләрне, бабайларны, абыйларны, малайларны, ир-егетләрне тәбрик итәләр. Барлык белем бирү оешмаарында да диярлек әлеге датага караган чаралар үткәрелә.
Шул уңайдан 6-8 нче сыйныфлар арасында “Строевая подготовка” ярышы узды. Укучылар төрле командалар үтәлеше, аларның төгәллеге буенча көч сынаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
5-6 нчы сыйныфлар арасында:
1 нче урын – 6 нчы Б сыйныфы;
2 нче урын – 6 нчы В сыйныфы;
3 нче урын – 6 нчы А сыйныфы;
4 нче урын – 5 нче А сыйныфы һәм 5 нче В сыйныфы;
5 нче урын – 5 нче Б сыйныфы.
7-8 нче сыйныфлар арасында:
1 нче урын – 8 нче А сыйныфы;
2 нче урын – 7 нче Б сыйныфы;
3 нче урын – 7 нче А сыйныфы һәм 8 нче Б сыйныфы.














