Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Лагерь эшчәнлеген башлады 25.03.2019

Каникуллар булуга карамастан мәктәп лагеры эшен башлап җибәрде. Бүген ГТО нормаларын үз эченә алган күңелле старт ярышлары узды. Укучылар бик теләп, чарада катнаштылар, уйнадылар. Шулай ук Болак буендагы театрга сәяхәт кылдылар. Укучылар әлеге экскурсиядән бик тәэсирләнеп кайттылар.
Көн азагында “ Физкультура – минем дустым» темасына әңгәмә оештырып, үз фикерләрен җиткерделәр. -
Футбол буенча район турниры 22.03.2019

Егетләр арасында футбол турнирлары дәвам итә. 22 нче март көнне чираттагы матч үткәрелде. Безнең “Барс 1” командасы “Драконы МШ” командасы белән көч сынашты. Әлеге уен безнең команда өчен җиңү белән тәмамланды. Исәп: 2:0.
Егетләребезгә алга таба да уңышлар телибез! -
В.М. Шукшин иҗаты буенча ачык дәрес 22.03.2019

8 нче сыйныф укучылары В.М. Шукшинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча оештырылган ачык дәрестә булып кайттылар. Совет кинорежиссёры, актёры, сценарийлар авторы, һәм язучы – В.М. Шукшин турында кызыклы мәгълүматлар тыңлау укучыларыбызга бик ошады.
-
ТАССР төзелүгә - 100 ел! 21.03.2019

Быел Татарстан Автономияле Совет Социалистик республикасы төзелүгә -100 ел! Тарихка күз салсак, 1920 елның май башында автономия төзү буенча комиссиянең эше тәмамлана. В.И.Ленин “Татарстан Автономияле Совет Социалистик республикасы турындагы” декретка кул куя. Бу татар халкының гасырлар буена килгән хыялын тормышка ашыруда, киң вәкаләтле дәүләт автономиясен булдыруда бер адым була.
Шушы истәлекле датаны укучыларга җиткерү максатыннан, гимназия китапханәсендә күргәзмә оештырылды. Татарстан тарихы белән бәйле барлык китаплар тәкъдим ителде. -
"Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 20.03.2019

Бүген, 20 нче март көнне, “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең икенче этабы узды. Әлеге бәйгедә язучылык таланты булган укучылар катнаша.
Чарада безнең гимназиянең 7 укучысы катнашты. Алар поэзия, проза номинацияләренә караган эшләр тәкъдим иттеләр. -
Кызлар арасында волейбол ярышлары үткәрелә 18.03.2019

Һәр уку елы укучылар өчен оештырылган спорт турнирларына бик бай. Районда күптән түгел футбол буенча ярышлар үткәрелсә, бүгенге көндә волейбол уены буенча турнирлар оештырыла. Укучы кызларыбыз 13 нче мәктәп укучыларына каршы көч сынаштылар. Исәп: 2:1.
Алдагы уеннарда укучыларыбызга уңышлар телибез! -
Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г. Тукай мәңгелек 15.03.2019

Яз айларында ел да “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г. Тукай мәңгелек” дип исемләнгән яшь шагыйрьләр һәм шигырь укучылар бәйгесе үткәрелә. Укучылар төрле яшь категорияләрендә һәм номинацияләрендә көч сынашалар.
Әлеге бәйгедә безнең укучыларыбыз да катнашты. 4 нче һәм 7 нче сыйныф укучылары Г. Тукайның “Кәҗә белән сарык” һәм “Бичара куян” әсәрләрен сәхнәләштерделәр. 5 нче сыйныф укучысы Габдрахманова А. “Яңгыр илә Кояш” шигырен жюри игътибарына тәкъдим итте. Ә 2 нче сыйныф укучылары Хәсәнова А. һәм Абдуллина З. үзләре иҗат иткән шигырьләрне сөйләделәр.
Егет һәм кызларга әлеге чарада катнашу бик ошады. -
"Живая классика" шигырь укучылар бәйгесе 14.03.2019

14 нче март көнне “Живая классика” VIII Бөтенроссия шигырь укучылар бәйгесенең район этабы узды. Укучылар шигырь сөйләү өсталыгы буенча көч сынаштылар. Әлеге чарада безнең укучыларыбыз да катнашты.
6 нчы сыйныф укучылары Кузнецов Д. һәм Гайнетдинова Д. хөкемдарлар игътибрына матур әсәрләр тәкъдим иттеләр. -
1 нче сыйныфлар ГТО нормалары тапшыра 14.03.2019

Физкультура укучыларның иң яраткан дәресләре. Бигрәк тә 1 нче сыйныф укучылары үз итә бу фәннне. Бер урында утыру, игътибарны бер урынга туплау аларны ялыктыра. Ә физкультура дәресләрендә алар рәхәтләнеп физик күнегүләр эшлиләр, нормативлар тапшыралар.
Бүгеннән алар ГТО нормалары тапшыра башладылар. Нәни укучыларыбызга уңышлар телибез! -
Халыкара Хатын-кызлар көне 07.03.2019

Март аеның иң матур, иң олы бәйрәме — СИГЕЗЕНЧЕ МАРТ — ХАЛЫКАРА ХАТЫН КЫЗЛАР КӨНЕ. Әлеге бәйрәм уңаеннан гимназиябездә бәйрәм оештырылды. Концертта укытучылар һәм укучылар катнашынты . Чарада дәртле биюләр, матур җырлар, йөрәк түрләренә үтеп керердәй шигырьләр яңгырады. Бәйрәм барлык тамашачыларның күңеленә хуш килде!














