Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Китап укучылар конференциясе 19.04.2019

Туган тел, әдәбият һәм сәнгать декадасы дәвам итә.Бу уңайдан гимназиядә кызыклы чаралар үтә. Бүген 10 нчы сыйныф укучылары арасында Г.Тукайга багышлап китап укучылар конференциясе оештырылды. Укучылар татар әдәбияты классиклары белән бергә бүгенге көн язучылары әсәрләрен укып чыгыш ясадылар. Әдәбият әхлакны тәрбияләү чарасы булуын тагы бер кат исбатладылар.
-
Музыкаль викторина 19.04.2019

Декада кысаларында узган тагын бер матур чараның берсе 3 нче сыйныфлар арасында үткәрелде. Укучылар музыкаль викторинада 3 командага бүленеп көч сынаштылар, җыр-музыка сәнгате темасына белемнәрен күрсәттеләр. 3 нче А сыйныфы арада иң көчлесе булды.
-
Шәһәркүләм робототехника бәйгесе 19.04.2019

Укучыларыбыз робототехника түгәрәгенә теләп, яратып йөриләр, үткәрелгән бәйгеләрдә бик теләп катнашалар. Бүген VI шәһәркүләм робототехника ярышлары үткәрелде. Бәйгедә 5 нче сыйныф укучысы Ломов А. һәм 6 нчы сыйныф укучысы Алигулиев Ильнур катнаштылар. Ломов А. 2 нче урынга лаек булды.
-
Л.Н. Толстойга багышланган сыйныф сәгате 18.04.2019

2 нче В сыйныфында сыйныф сәгате китапханәче Фирая Разыйховна белән берлектә үткәрелде. Ул Лев Николаевич Толстой тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Укучылар бергәләп Л.Н. Толстойның әсәрләрен искә төшерделәр, үз фикерләрен җиткерделәр. Китапханәдән аның китапларын алып рәсемнәр ясадылар.
-
Бөек Җиңү көне 18.04.2019

Гимназиядә Бөек Җиңүгә багышланган чаралар һәрдаим үткәрелеп килә.
Шундый чараларның берсе 2 нче Б сыйныфында булып узды. Алар “Җиңү көне” дип аталган проек эше эшләделәр. Укучылар сугыш еллары, әби-бабаларының авыр тормыш юллары турында сөйләделәр. Ветеран бабалары, тыл ветераннары турында мәгълүмат җиткерделәр, шигырьләр сөйләделәр. Ачы сугышлар булмасын, күгебез тыныч булсын дигән теләктә калдылар. -
Бадминтон буенча район беренчелеге 17.04.2019

Бүген кече яшьтәге укучылар арасында бадминтон ярышы үткәрелде. Безнең кызлар әлеге ярышта катнашып түбәндәге нәтиҗәләр күрсәттеләр:
18 нче мәктәп -2 – гимназия -1;
116 нчы мәктәп-2 - гимназия 1. -
Бадминтон буенча район беренчелеге 16.04.2019

Бүген бадминтон буенча район беренчелеге ярышлары үткәрелде. Чарада безнең гимназия укучылары да катнашты.
1-4 нче сыйныфлар арасында исәп 1-1, ә 5-8 нче сыйнфлар арасында – 2-0. Гомуми нәтиҗә: 3-1. -
Татар теле, сәнгать һәм тарих декадасы башланып китте 15.04.2019

Бүгеннән татар теле, сәнгать һәм тарих декадасы башланып китте. Мәктәп радиосында декада, булачак чаралар турында тулы мәгълүмат бирелде. Укучыларны конференция, Г. Тукай иҗатына багышланган шигырь бәйгесе, викториналарда актив катнашырга чакырабыз.
-
Бердәмлек 15.04.2019

Зур коллективта төрле конфликтлар, проблемалар булып тора. Андый очракларда безгә психолог ярдәмгә килә. Гимназиядә төрле сыйныфларда психолог белән әңгәмә, тренинглар үткәрелә. Бүген шундый чараларның берсе 7 нче А сыйныфында узды. Укучылар “Бердәмлек” темасына сөйләштеләр, биремнәр үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр.
-
Г. Тукай музеена сәяхәт 15.04.2019

Бүгеннән татар теле, сәнгать һәм тарих атналыгы башланып китте. Әлеге уңайдан бик күп чаралар үткәрелә. Шундыйларның берсе Г. Тукай белән бәйле.
15 нче апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны җирләгән көн. Бу көн меңләгән кешеләр өчен иң кайгылы, моңсу булган көннәрнең берсе.
5-6 нчы сыйныф укучылары әлеге истәлекле датаны искә алып, Г. Тукай музеена сәяхәт кылдылар. Музей экспонатлары белән якыннан танышып, квест-уенда үзара көч сынаштылар. Кайсы экспонатлар Тукайның шәхси әйбере, кайсысы туганнары, якыннарыныкы, ә кайсылары экспозицияне тулыландыру өчен куелган икәнлеген ачыкладылар. Хәтта әлеге әйберләрнең кайсы матерьялдан эшләнүен дә белеп киттеләр.
Бу чара укучылар күңелендә якты истәлек булып мәңге сакланыр.














