Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2019

1 нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Бу уңайдан укучыларыбыз “Нурлы шәһәр тылсымчылары” шәһәр бәйрәмендә булып кайттылар. Кремьдә истәлекле урыннарны карадылар.
-
Сәламәтлек светофоры 31.05.2019

Гимназиядә җәйге лагерь эшчәнлеген дәвам итә.
Бүген укучылар “Сәламәтлек светофоры” уенында катнаштылар. -
Концерт карадык 30.05.2019

Җәйге лагерьга йөрүче укучылар шәһәребезнең иң кызыклы, матур урыннарына сәяхәтләрен дәвам итәләр. Бүген алар Болак буе театрында концерт карадылар.
-
Елга портына сәяхәт 29.05.2019

Елга порты районыбызның иң матур урыннарының берсе. Укучылар бүген елга портына сәяхәт кылып, аның тарихы белән таныштылар.
-
Күңелле стартлар 28.05.2019

Лагерь эшчәнлегендә сәламәтлек саклау иң төп максатларның берсе булып тора. Бу уңайдан бик күп чаралар үткәрелә. Бүген укучылар “Күңелле стартлар” спорт бәйгесенедә көч сынаштылар.
-
Экологик десант 27.05.2019

Җәйге лагерь үз эшчәнлеген дәвам итә. Бүген укучылар К. Тинчурин исемендәге паркка сәяхәт кылдылар. Волонтер отрядлары оештырган “Экологик десант” акциясендә катнаштылар.
-
Җәйге лагерь эшчәнлеген башлап җибәрде 27.05.2019

Һәр җәй гимназиядә лагерь эшләп килә. Башлангыч һәм урта сыйныф укучылары бик теләп лагерьга йөриләр. Вакытларын файдалы һәм кызыклы үткәрәләр, төрле чаралар оештыралар. Бүген алар үзләренең почмакларын булдырдылар, стена газетасын эшләделәр.
-
Сәламәтлек көне 27.05.2019

Бүген гимназиядә Сәламәтлек көне үткәрелде. Сыйныфлар үзара футбол, волейбол, баскетбол буенча көч сынаштылар. Күңелле старт уеннарында катнаштылар.
Сәламәтлек – иң зур байлыгыбыз. Бүгенге көн чын мәгънәсендә сәламәтлек бәйрәме булды. Укучылар укытучылар белән берлектә саф һавада күңел ачтылар. -
Соңгы кыңгырау бәйрәме 23.05.2019

Соңгы кыңгырау ул - урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юл алган укучыларга алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы да.
Бүген гимназиядә искиткеч матур, күркәм, җылы соңгы кыңгырау бәйрәме узды. 11 нче сыйныф укучылары соңгы тапкыр гимназия диварларында чыгыш ясадылар. Алар күңел түрләрендә йөрткән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Һәр номердан наз, җылылык, хөрмәт хисләре бөркелеп торды.
Хәерле юл, укучылар! Хәерле сәгатьтә! -
Башлангыч сыйныф белән хушлашу бәйрәме 22.05.2019

4 нче сыйныф ул – башлангыч мәктәпнең йомгаклау этабы. Аннан соң укучылар тагын да күбрәк, тирәнрәк белемнәр алу өчен урта звенога аяк басалар.
Бүген гимназиядә 4 нче сыйныфларның башлангыч мәктәп белән хушлашу бәйрәме узды. Укучылар иң матур җырларын җырладылар, иң дәртле биюләрен тәкъдим иттеләр.














