Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан проект эше 16.12.2019

ТАССРның 100-еллыгына багышланган проектыбыз һәрдаим эшләп тора. Биредә һәр сыйныф та көч куя, үз өлешен кертә. 1 “Б” сыйныфы да “Гөрләп алга бар, безнең гүзәл Татарстаныбыз!” дигән стенгазета ясады. Анда республикабыз флагы, гербы, бүгенгәчә сакланып калган тарихи биналарның кайберләре (Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете) рәсемгә төшерелгән. Шулай ук ТАССРның барлыкка килү тарихы да кыскача искә төшерелеп үтә, Республикабызга алга таба матур теләкләр дә теләнә.
Укучыларыбызның зур кызыксыну белән Татарстан тарихын өйрәнүләре, ТАССРның 100-еллыгы проектында актив катнашулары аларның үзләре яшәгән төбәккә битараф булмаулары турында сөйли. Без бу укучыларыбызның киләчәктә республикабыз үсешенә үзләреннән күпмедер өлеш кертәчәкләренә ышанабыз һәм аларга бу өлкәдә уңышларга ирешүләрен телибез! -
Малайлар арасында пионербол ярышлары нәтиҗәләре 12.12.2019

5-7 сыйныф малайлары арасында пионербол ярышларды узды. Нәтиҗәләргә килгәндә, алар түбәндәгеләр: 1 урынны 7 “В”, 2 урынны 6 “А”, 3 урынны 6 “В” сыйныфлары яулады. Укучыларны әлеге уңышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
-
Г.Тукай музеенда 12.12.2019

12 декабрь көнне 3 “Б”сыйныфы укучылары Г.Тукай музеенда экскурсиядә булып кайттылар. Алар музейда булган экспонатлар, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныша алдылар. Музейда 1 зал Тукайнын балачагын, 2 зал шагыйрьнен мәдрәсәдә укыган еллары белән таныштыра. 3 зал Тукайнын Казан чоры, биредә шагыйрь журналист, жәмәгать эшлеклесе буларак таныла. 4 зал гомеренең Казанда яшәгән елларында куп кенә шәхәрләргә сәяхәт итуе турында сөйли. Робот-экскурсовод, интерьер, ял зонасы да укучыларны таң калдырды.
-
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында 11.12.2019

Математика, физика һәм информатика декадалары кысаларында әлеге фәннәр белән кызыксынучы 9-11 сыйныф укучылары Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында экскурсиядә булып кайттылар. Алар яңартыла торган энергия чыганаклары турында белделәр, үз күзләре белән энергия җайланмаларының эш макетларын күрделәр, кайбер уникаль конкурс эшләре белән дә таныштылар. Балалар заманча төзү материалларын, аларның кулланылышын, фән һәм чынбарлык арасындагы бәйләнешне күрә алдылар, шуның белән үзләренә һөнәри юнәлеш тә алдылар.
-
Яңа бистә - 270 11.12.2019

10 декабрь Казанда Jadidfest фестивале ачылды. Ул 15 декабрьгә кадәр барачак. Программада экскурсияләр, лекторий, семинар, перформанслар каралган. Быелгы чарада игътибар үзәгендә – Яңа бистә. Оештыручылар бистәнең 270 еллыгына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә тели.
Фестиваль Яңа бистәгә багышланган күргәзмә ачудан башланды. Без дә укучылар белән биредә булып кайттык. Балалар бистә тарихына караган фотолар, китаплар, тарихи архитектурага багышланган мәгълүмат такталары, Казанда иҗат итүче яшь рәссам Лена Алексеева картиналары белән таныша алдылар. Рәсемнәрнең бер өлеше фестиваль өчен махсус эшләнгән, алар Яңа бистә тарихына һәм архитектурасына багышланган.
Укучыларга үзләре яшәгән, укыган җир тарихы турында тагын да күбрәк мәгълүмат алу бик файдага булды. -
Инвалидлар декадасы 10.12.2019

1 декабрьдә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы старт алды. Шул уңайдан безнең гимназиядә дә төрле чаралар, сыйныф сәгатьләре, укучылар белән әңгәмәләр узды.
Укучыларның күбесенә табигать яки берәр очрак саулыгын кыскарткан, гадәттә инвалид дип атаган кешеләрнең ничек яшәвен күз алдына китерүе кыен. Ә бит бүген планетада яшәүче һәр җиденче кеше шундый. Мөмкинлекләре чикләнгән кеше гади кешенең теләкләрен дә, омтылышларын да югалтмый. Кызганычка каршы, аларның тормыш юлында төрле характердагы күп кенә киртәләр торгызыла һәм алар һәрвакытта да объектив сәбәпләргә бәйле түгел. Балалар моны аңларга тиеш, шуңа да мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында сүз барган әлеге чараларда без бу фикерне җиткерүне,аңлатуны беренче урынга куйдык. -
Кеше хокуклары буенча бердәм дәрес үткәрелде 10.12.2019

10 декабрь көнне безнең гимназиядә Халыкара Кеше хокуклары көне кысаларында бердәм дәрес узды. Дәрестә безнең илдә кеше хокукларын саклау мәсьәләләре күтәрелде, РФ Конституциясенең тиешле маддәләре турында әңгәмә алып барылды. Укучылар Халыкара Кеше хокуклары көненең ник нәкъ менә бу көнне билгеләп үтелгәнен дә белделәр. Ул 1948 елның 10 декабрендә Берләшкән Милләтләр оешмасының Кеше хокуклары турында Гомуми декларация кабул итү хөрмәтенә сайлап алынган. Һәр дәүләтнең, кешелекнең киләчәге тигезлек һәм гаделлек принципларын саклауга турыдан-туры бәйле. Шуңа күрә Гомуми декларация кешенең фундаменталь хокукларын беркеткән һәм аларны абсолют байлык дип игълан иткән, дәүләтнең бурычы – һәркемгә тумыштан бирелгән һәм кеше шәхесеннән аерылгысыз булган ул хокукларны һәм ирекне гарантияләү.
-
Театрда кунакта 10.12.2019

10 нчы декабрь Тинчурин театрында 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» спектаклен тамаша кылды. Безгә, ягъни XXI гасырның эре шәһәрләрендә көн итүчеләр өчен, XX йөз башы татар авылы яшәешенә хас булган көндәлек тормыш, гореф-гадәтләр, җыр һәм биюләр күптән инде үткәндә калды. Кичә гадәти булган әйберләр, бүген безгә ят. “Сүнгән йолдызлар” спектакле ярдәмендә укучылар боларның күпмесендер күрә һәм аңлый алдылар.
-
Ватан Геройлары көне уңаеннан сыйныф сәгатьләре үтте 09.12.2019

2007 елдан Россия Президенты Указы нигезендә, 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу - Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне.
Әлеге истәлекле көн уңаеннан гимназиядә сыйныф сәгатьләре үтте. Укучылар бәйрәмнең тарихы, эчтәлеге белән таныштылар. -
ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан сыйныф сәгатьләре үткәрелде 09.12.2019

1920 елның 25 июнендә РСФСР составында Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оештырыла. ТАССР 1990 елга кадәр яши. 1990 елның 30 августында Татарстан Совет Социалистик Республикасы итеп үзгәртелә, 1992 елның 16 маеннан ул Татарстан Республикасы дип атала.
2020 елның 25 июнендә Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу билгеләп үтеләчәк. Безнең гимназия дә әлеге чарага әзерләнә. Бүген дә ТАССРның 100 еллыгына багышланган сыйныф сәгатьләре үтте. Укучылар Республикабызның тарихын исләренә төшерделәр, ТАССР вакытында нинди үсешләргә ирешкәнебезне сөйләделәр. Укытучылар аларның сүзләрен тулылындырып, яңа мәгълүматлар өстәде. Шулай ук Татарстанның истәлекле урыннары, атаклы шәхесләре, мәдәнияте турында да сүз алып барылды.














