Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Укучыларыбыз Казан Кремлендә 08.10.2019

Татар халкының тарихына күз салсак, халкыбызның нинди авырлыклар, җиңүләр аша үткәнен күрә алабыз. Ә үткәннәр турында безгә һәйкәлләр, истәлекле урыннар сөйли. Шул максат белән, 4 сыйныф укучылары Казан Кремлендә булып кайттылар. Казан Кремле – Татарстан тарихы һәм мәдәниятенең уникаль һәйкәле, үзендә борынгылыкны һәм заманчалыкны, төрле халыклар мәдәниятләрен, риваятьләрне һәм фактларны берләштерүче шәһәрнең «йөрәге». Биредә балалар зур кызыксыну белән укытучыларының үткәннәр турында сөйләгәннәрен тыңладылар, һәр бина, һәр һәйкәл белән таныштылар, сораулар яудырдылар.
Укучыларда әлеге экскурсия халкыбыз тарихына кызыксыну уята алды. Яшь буынга тарихны җиткерү бик мөһим, шуңа да без балаларга тарихи урыннарга, музейларга йөрү файдалы, продуктив дип саныйбыз. -
Укучыларыбыз "Шәһәр панорамасы" музеенда 07.10.2019

7 нче сентябрь көнне 8А сыйныф укучылары “Шәһәр панорамасы” музеенда булып кайттылар. Яңача эшләнгән мультимедиа экспонатлары укучыларны Казан тарихы белән якыннан таныштырды , аларны төрле чорга сәяхәткә алып китте. Укучылар музейда виртуаль аудиогид ярдәмендә сәяхәтләрен башладылар.Музейга керү белән һәр укучы аерым электрон планшет белән тәэмин ителде һәм аудиогид ярдәмендә теләгән экспонатның тарихы белән таныша алды. Уникаль макетлар, шәһәр панорамасы, виртуаль турлар, интерактив стендлар, уеннар бер баланы да битараф калдырмады. Укучылар музейда Казан турында күп кенә мәглүмат тупладылар, күңелле интерактив викторинада белемнәрен сынаштылар, хәтта Г.Тукай, Ш.Мәрҗәни, Петр I нче белән дә фотога төштеләр.
-
Укытучылар көне белән котлыйбыз! 05.10.2019

Хөрмәтле Укытучылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез! Һәр яңа көн сезгә сөенеч, шатлык, бәхетләр генә алып килсен, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен. Сезнең дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Атачак таңнарыгыз аяз, туасы көннәрегез кояшлы, төннәрегез тыныч, сәламәтлегегез нык булсын! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!
-
Укытучылар көненә багышланган концерт 04.10.2019

Укытучылар көне уңаеннан гимназиябездә бәйрәм тантанасы булды. Ул һәрвакыттагыча дулкынландыргыч һәм шатлыклы шартларда узды. Бәйрәм чарасында сәхнәдән бары тик җылы котлаулар, теләкләр генә яңгырады, һәр укытучыга җылы сүзләр әйтелде. Шулай ук видеоэкранда укучыларның остазларына булган хөрмәт сүзләре яңгырады. Мөгаллимнәр хөрмәтенә коллегалары, укучылары тарафыннан бәйрәм теләкләре җыр-бию аша җиткерелде. Ә иң мөһиме залда һәм сәхнәдә хөкем сөргән җылы мохит булгандыр. Тантанадан барлык укытучылар да күңел күтәренкелеге алды, күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне, укучыларыннан рәхмәт кабул итте.
-
Цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү 03.10.2019

2019 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү көтелә, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшырулары өзеләчәк. Әгәр Сез телевизор экраннарында 5 Канал, Первый, Россия 1, НТВ каналлары логотибы белән янәшә «А» хәрефен күрәсез икән, Сез аналог телетапшыруын карагыз.
Цифрлы эфир телевидениесен карау өчен теләсә кайсы телевизорга антенна кирәк, ул аналог һәм цифрлы эфир телевидениесеннән сигнал кабул итә (всеволновая). Цифрлы эфир телевидениесенә күчү кабельле телевидение, IP телевидение, спутник телевидениесе түләүле челтәрләренә тоташтырылган абонентларга, шулай ук телевизор экраннарында «А»хәрефе булмаган эфир телевидениесе абонентларына кагылмаячак. Бу очракта цифрлы эфир телетапшыруларына тоташу автомат рәвештә була.
Бу турыда тулырак әлеге сылтамадан белә аласыз: https://drive.google.com/open?id=1OPExsho-
SEIeCkkK-J4WZAIroEBMytF4 -
"Россия - минем тарихым" 03.10.2019

"Россия - минем тарихым. Татарстан Республикасы" тарихи паркы Казан шәһәренең “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә урнашкан. Парк безнең дәүләтнең борынгы заманнарыннан алып бүгенге көненә кадәр булган чорлары турында сөйли. Безнең укучыларыбыз да анда экскурсиядә булып кайтты.
«Россия – минем тарихым» мультимедиа тарихи паркында дүрт экспозиция тәкъдим ителә:
«Рюриковичлар» экспозициясе - князьләр, сугышчылар һәм дипломатлар батырлыклары, көнкүреш тарихы, борынгы сәүдә юлларының роле һәм легендар бәрелешләрнең мультимедиа реконструкцияләре. Экспозициянең идея үзәге – Сергий Радонежский гөмбәзе.
«Романовлар» экспозициясе - Ватаныбызның соңгы идарә итүче династиясе идарә иткән еллар эчендә илебез кичергән гаять зур казанышлар һәм фаҗигале вакыйгалар. Романовлар нәселе династиясенә багышланган киң экранлы видеоинсталляция күргәзмәнең төп экспонаты булып тора.
Экспозиция - «1914-1945: бөек тетрәнүләрдән – Бөек Җиңүгә» - ике бөтендөнья сугышы, өч революция, гасырлык устойлар ватылуы, массакүләм репрессияләр, каты социаль экспериментлар…
Экспозиция – “1945-2016: Бөек Ватан сугышында Җиңүдән алып 2016 елга кадәр " — гадәти булмаган драматик тарихи чор яктыртыла, Анда безнең күбебез катнашты, күргәзмәнең заманча мультимедиа тулыланышы белән, ә бу – виртуаль чынбарлык очколары, СССРның гаять зур һәм якты проектларына багышланган интерактив өстәлләр, ХХ гасырның икенче яртысындагы көнкүреш мәдәнияте турында интерактив кушымталар, шулай ук эстрада, театр һәм спорт турында күп кенә мультимедиа китаплары.
Тарихи паркта барлык мәгълүмат чаралары: сенсорлы өстәлләр һәм экраннар, сыйдырышлы кинотеатрлар, лайтбокслар, коллажлар, проекторлар, сенсорлы киосклар, кинектлар бар. Экспозициядә видеоинфография, анимация, өчүлчәмле модельләштерү һәм цифрлы реконструкция алымнары кулланыла.
Укучыларыбызда яңа технологияләр ярдәмендә тарихны өйрәнү зур кызыксыну уятты, әлеге экскурсиядән алар үзләре өчен бик күп мәгълүмат ала алдылар. -
Мәдәниятебезне саклыйк 01.10.2019

2019 ел – театр елы. Мәдәниятне үстерү максатыннан бу елны бик күп чаралар үткәрелде, төрле акцияләр, проектлар эшләнде. Әлеге юнәлеш бүгенге көндә дә дәвам итә.
Бүген Татарстанда мәктәп укучылары өчен республика музейлары, театрлары һәм китапханәләре буенча бушлай экскурсияләр оештырылды. Ә безнең гимназиядән 8 б сыйныфы укучылары Казан циркында булып кайттылар. Анда яшь кунаклар өчен масштаблы концерт программасы оештырылган иде. Аларга видеоэкраннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. «Бүген цифрлы технологияләрнең вакыты, шул ук вакытта үзенчәлегебезне, мәдәниятебезне саклап калу бик мөһим, — дип билгеләп үтте ул, – Мин барыгызны да мәдәни марафонга кушылырга чакырам. Бу бик мөһим башлангыч, без үз тарихыбызны, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга тиеш, һәм бу проект моңа ярдәм итәчәк». Бәйрәмгә чакырылган Казан укучыларын ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, шулай ук «Яндекс» компаниясенең региональ белем бирү проектлары җитәкчесе Артем Корзеев сәламләде. Быел беренче тапкыр Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгы белән берлектә мәдәни-агарту проекты кысаларында «Яндекс» компаниясе «Мәдәни марафон» проектын оештыра. Анда барлык теләүчеләр һәм 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. -
"Шәхси куркынычсызлык" темасына лекция үтте 30.09.2019

Балалар үсә барган саен мөстәкыйльрәк була башлыйлар. Бервакыт аларның үзләренең җитәрлек үскәнлекләре турында һәм өлкәннәрсез, әти-әниләрсез дә урамда йөри алуларын белдергән һәм хәтта таләп иткән көн килеп җитә. Әлбәттә,бу инициатива ата-аналарда борчу тудыра. Тик иртәме, соңмы, бала шулай да үзе генә өйдә калырга яки урамга чыгарга тиеш булачак. Шуңа күрә кечкенә яшьтән үк баланы шәхси куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк, чөнки ул үз артыннан фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган бар нәрсәдән качарга һәм теләсә нинди экстремаль ситуациядә дөрес карарлар кабул итәргә әзер булырга тиеш.
Әлеге мәсьәләнең балаларның куркынычсызлыгы өчен мөһим икәнлеге һәр мәктәпкә дә аңлашыла. Бездә дә бүген шәхси куркынычсызлык кагыйдәләре буенча лекция үткәрелде. 16 номерлы полиция бүлеге “Япеева”ның балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторы Ворожейкина Наталья Григорьевна һәм аның ярдәмчесе Галиева Розалия Ильшатовна балаларга урамда,өйдә һәм башка биналарда үз-үзләрен ничек тотарга, сак булырга, үзең генә калганда нишләргә, чит кешеләр белән аралашмаска, гадәттән тыш хәлләр вакытында нишләргә һ.б. кагыйдәләрне өйрәттеләр.
Укучыларыбыз әлеге әңгәмәдән үзләренә бик күп кирәкле мәгълүмат алдылар. Без аларны шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәрләр дип ышанабыз. -
"Бәрәңге-фест"та күңелле! 28.09.2019

Республикабызда көн саен ниндидер чаралар, бәйрәмнәр үткәрелеп тора. Бүген, 28 сентябрь көнне дә, Г.Тукай исемендәге музейда Бәрәңге-фест үтте. Безнең 2 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Земфира Нурисламовна белән әлеге бәйрәмдә булып кайттылар. Балаларга биредә бик ошады, чөнки анда кызыклы уеннар, ярышлар оештырылды, ә укучылар аларда бик теләп катнаштылар. Әлбәттә, әлеге уеннарда бәрәңге төп атрибут булып торды. Шулай ук Г.Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр ясау, буяу мастер-класслары үткәрелде, яшелчәләрдән композицияләр ясалды. Укучылар бәрәңге чистарту буенча ярышларны һәм концерт та карарга өлгерделәр. Ә чараның ахырында һәр кеше бәрәңгедән перешелгән ризык – дурычмактан – авыз итә алды.
Укучыларыбызга әлеге бәйрәм ошады, шуңа да алар музейга әлеге бәйрәмне үткәргәннәре өчен бик рәхмәтле. -
Тимер юлның куркынычсызлык кагыйдәләре турында лекция 26.09.2019

Балаларның куркынычсызлык астында булулары барлык мәктәп һәм башка оешмалар өчен дә бик мөһим мәсьәлә. Шуңа да бүген гимназиябездә Вахитово тимер юл станциясенең башлыгы Турцев Дмитрий Владимирович 8-10 сыйныфлар өчен “Тимер юл станциясендә куркынычсызлык кагыйдәләре” дип аталган лекция үткәрде. Ул укучыларга тимер юл инфраструктурасында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаттылар.
Укучылар төп куркынычсызлык кагыйдәләрен шактый ныклы белүләрен күрсәттеләр. Тимер юл станциясенең башлыгы белән әңгәмә барышында алар бу кагыйдәләрне үтәү генә түгел, ә алар турында үзләренең якыннарына һәм дусларына сөйләячәкләр, дип билгеләп үттеләр.
Төп кагыйдә бозулар – юлның тиешле булмаган урыннарыннан йөрү, якынлашып килүче поезд алдыннан юлны чыгу, платформага кереп чыгарга яки аннан сикерергә омтылу. Урамда гаджетлар куллану, шул исәптән наушниклар аша музыка тыңлау хәлне катлауландыра, дип аңлатты тимер юл станциясе хезмәткәре. Шулай ук ул ата-аналарны балалар белән тимер юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшергә һәм ялларын кайда үткәрүләренә игътибар итәргә чакыра.














