Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Тинчуринлылар бездә кунакта 16.10.2019

Театр елы кысаларында безнең гимназиядә төрле чаралар булып тора. Узган уку елында танылган татар драматургы Кәрим Тинчуринның тууына 130 еллыгына багышланган айлык уздырылган иде инде, ә бүген Тинчуринлылар үзләре дә бездә кунакта булдылар.
Театрга багышланган кечерәк чараларга килгәндә , алар һәрдаим уздырылып торыла, драма түгәрәге эшли. Безгә бу юнәлештәге эшләребезне, чыгышларыбызны профессиональ күзлектән карап бәяләү бик мөһим. Шуңа да 16 октябрьдә гимназиябездә үткән чарада Татарстан Республикасының атказанган артистлары Зөлфия Валиева, Гөлназ Нәүмәтова, артист Салават Хәбибуллин, театрның музей директоры Розалия Чабатова чакырылды. Гимназиябезнең драма түгәрәге башта “Албасты”, “Беренче театр” спектакльләреннән өзек күрсәттеләр. Аннары кунакларыбыз укучыларыбызга мастер-класс үткәрде: ничек сәхнәдә үзеңне тотарга, ничек көчле тавыш белән сөйләргә, ничек рольне уйнарга һ.б. Балалар әлеге чарадан бик канәгать калдылар, бу мастер-класстан бик күп файдалы киңәшләр дә алдылар. Шушы матур чара өчен кунакларыбызга рәхмәт белдерәбез һәм тагын көтеп калабыз! -
Футбол лидерлык сыйфатларын үстерә 16.10.2019

Балаларга футбол физик яктан гына түгел, психологик яктан да үсеш бирә, ул үз-үзеңә ышаныч һәм максатчанлык үстерә.
Футбол – ул лидерлык сыйфатларын, коллектив фикерләүне, планлаштыру күнекмәләрен үстерү. Дәресләрдә балаларның команда рухы формалаша, ул көрәшергә һәм чигенмәскә өйрәтә. Шул сәбәпле, гимназиябезнең футбол командасы һәрдаим ярышларда катнаша. Бүгенге уенның нәтиҗәләре:
2:1 (“Г. Тукай исемендәге 1 татар гимназиясе” - "88 нче урта гомуми белем мәктәбе»)
0: 1 (“Г. Тукай исемендәге 1 татар гимназиясе” – “6 нчы гимназия”) -
Футбол ярышлары 15.10.2019

Безнең заманда күп кенә ата-аналар да спортка зур игътибар бирәләр һәм балаларына бу мәхәббәтне тәрбияләргә тырышалар. Бу мөһимме? Әлбәттә, әйе. Спортның бала тормышындагы роле зур һәм ул аның сәламәтлеге белән турыдан-туры бәйле.
Балаларның сәламәт үсүен максат итеп, бездә төрле спорт түгәрәкләре оешкан. Алар ярышларга да бик теләп йөри. Мәсәлән, буген гимназиябезнең футбол командасы Казан ветеринария институты мәйданчыгында “78 лицей “Фарватер” командасы белән уйнады. Нәтиҗә: төп вакыт буенча – 0:0 (“78 лицей “Фарватер” – “Г. Тукай исемендәге 1 татар гимназиясе”), пенальти буенча – 1:0 (“78 лицей “Фарватер” – “Г. Тукай исемендәге 1 татар гимназиясе”).
-
Гимназиянең үзидарә эшчәнлеге 14.10.2019

Укучылар үзидарәсе ул – укучыларның үзләренә планлаштыру, үз эшчәнлеген оештыру һәм нәтиҗәләр ясау, мәктәп тормышы мәсьәләләрен хәл итүдә катнашу, төрле чаралар үткәрү мөмкинлеге. Безнең игелекле эшләр һәм кызыклы эшләр бүлекчәләре дә бу яктан бик актив. Алар бүгенге көндә “Әйдәгез, игелекле эшләр башкарыйк” дип аталган акциягә әзерләнәләр. Шулай ук үзидарәнең башка бүлекчәләре дә бу чараны үткәрергә ярдәм итә һәм үзләре дә катнаша.
-
"Минем йортым-минем ныгытмам" 11.10.2019

11 октябрьдә 2 "А" сыйныфы Татарстан Республикасы Милли музеена Татарстан территориясендә яшәүче барлык халыкларның торакларына багышланган "Минем йортым-минем ныгытмам" дигән мастер - класска бардылар.
Биредә кешенең әкренләп торак төзергә һәм төзекләндерергә өйрәнүе, ерак һәм алай ук ерак булмаган үткәннәрдә кешеләрнең өйләре нинди булуы турында сөйләделәр. Катнашучылар Имәнкискә, Болгар һәм татар өйләренең төзекләндерелгән интерьерларында була алдылар. Дәреснең икенче өлешендә – өй сагын (оберег) булдыру буенча мастер-класс үткәрелде: укучылар үзләре сайлап яисә йорт-оригами, яисә яраткан мультфильм персонажы, чүпрәк курчак-сакның (кукла-оберег) ничек әзерләнүен карый алдылар. -
Татарстанның табигый тарих музеенда экскурсиядә 10.10.2019

Татарстанның табигый тарих музее – Идел буенда бердәнбер планетабызның геологик тарихы турында, аның барлыкка килүеннән алып, кеше барлыкка килүенә кадәр тулы мәгълүмат тәкъдим ителгән музей һәм фәнни-белем бирү үзәге. Материалны традицион формаларда тапшыру һәм интерактив элементлары белән эшләүне берләштерү Музейга киң даирәне җәлеп итә.
Гимназиябездән 2 нче сыйныф укучылары да анда булып кайттылар. Балалар өчен әлеге экскурсия бик кызыклы үтте, һәм алар үзләренә күп кенә мәгълүмат та туплап китә алдылар. Укучылар биредә минералларның уникаль коллекциясен, җирнең төрле районнарында төшкән метеорит үрнәкләрен, борынгы диңгезләрдә яшәгән умырткасыз казылмаларның күп кенә төрләрен: төрле формадагы һәм күләмдәге трилобитларның панцирларын, диңгез лилияләренең затлы экземплярларын; динозаврлар, мамонтлар, йонлы мөгезборын һәм мәгарә аюы скелетларын һәм башкаларны күрә алдылар. -
ТР Милли музеенда 10.10.2019

10 нчы октябрь көнне 5 "А" сыйныфы укучылары ТР Милли музеенда булып кайттылар. Экскурсия барышында укучылар авыл хуҗалыгы һөнәрләренең барлыкка килү тарихы, корал төрләре белән таныштылар. Шулай ук укучылар республикабызның барлыкка килүе, туган ягыбызның тарихы белән бәйле риваятьләр турында бик күп мәгълүмат алдылар. Балаларны иң кызыксындырганы иң беренче булган диңгез-океан төбенә чумып, җир төерчеген алып чыккан үрдәк турында булды. Ул төерчек коры җир башлангычы була. Әлеге риваять балаларны таң калдырды. Күктә оча, җирдә йөри һәм суда йөзә торган үрдәк дөньяның өч стихиясен – күк, җир, суны гәүдәләндерә. Әлеге символлар эленеп торган боҗраның ажурлы чылбырларындагы өч асма бизәгендә һәм боҗра эчендәге өч мәрҗәндә чагыла.
Барлык укучылар да экскурсиядән һәм алган белемнәреннән бик канәгать калдылар. -
Футбол ярышлары дәвам итә 10.10.2019

Бездә әле дә футбол ярышлары дәвам итә. Бүгенге матчларның нәтиҗәләренә килгәндә, алар түбәндәгеләр:
6:0 (техник җиңелү) – “Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе” – “12 нче урта гомуми белем мәктәбе”
0:6 (техник җиңелү) – "13 нче рус-татар урта гомуми белем мәктәбе” – “Советлар Союзы Герое А. С. Умеркин исемендәге 116 нчы Лицей»
2:3 – "Татар телендә белем бирүче 27 нче Гимназия" – “51 нче урта гомуми белем мәктәбе”
0:2 – “Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе” – "Татар телендә белем бирүче 27 нче Гимназия"
0:1 – “Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе” – “Советлар Союзы Герое А. С. Умеркин исемендәге 116 нчы Лицей» -
Бездә футбол ярышлары үтә 09.10.2019

Спорт бөек спортчыларга гына түгел, гади балаларга да кирәк. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнеп, бала ныграк һәм чыдамрак үсә, аның организмы авыруларны тиз үткәрә, салкын тию сирәгрәк була. Спорт белән шөгыльләнү баланың иммун системасы өчен дә файдалы. Шуны истә тотып, гимназиябездә спорт түгәрәкләре эшли, ярышлар уздырыла.
Бүген дә үзебезнең гимназия территориясендә футбол ярышлары узды. Биредә “51 нче урта гомуми белем мәктәбе”, “12 нче урта гомуми белем мәктәбе”, “Советлар Союзы Герое А. С. Умеркин исемендәге 116 нчы Лицей» һәм “Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе” катнашты.Матчларның нәтиҗәләре: 2:2 (“Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе” – “51 нче урта гомуми белем мәктәбе”), 2:5 (“12 нче урта гомуми белем мәктәбе” – “Советлар Союзы Герое А. С. Умеркин исемендәге 116 нчы Лицей»), 0:6 - "13 нче рус-татар урта гомуми белем мәктәбе” - “51 нче урта гомуми белем мәктәбе”
-
"Сәйлән" музыкаль тапшыруы 09.10.2019

2019 елның 6 октябрендә "ШАЯН TВ" балалар телеканалында "Сәйлән" телевизион-музыкаль фестиваль эфирга чыкты. Яшь категориясе 14 яшькә кадәр.














