Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Татарстанның төп чыршысы ачылышында 26.12.2019

Бүген «Казан» гаилә үзәге янында Татарстан башкаласының төп чыршысы ачылды. Биредә безнең укучылар да бик теләп бардылар. Андагы әкияти атмосфера аларны үзенә җәлеп итте.
Бәйрәм мәйданында шәһәр халкын һәм кунакларны «Высокие братья» урам театры актерлары, татар эстрадасы артистлары Лейна һәм Фирдүс Тямаев катнашында күңел ачу программасы көтте. Якынлашып килүче Яңа ел белән шәһәр халкын Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
Шәһәр артистлары һәм вокаль ансамбльләре башкаруында сәхнәдән яңгыраган популяр җырлар, төрле төстәге гирляндалар, «КышДаКар-фест» та катнашучылар үз продукциясен тәкъдим итә торган сәүдә рәтләре – болар барысы да Касә янындагы мәйданда Яңа ел атмосферасы тудыра.
"Казан» гаилә үзәге янында әкияти боз шәһәрчеге урнашкан,укучылар аны да күзәттеләр. Шулай ук алар Кыш Бабай, Кар Кызы, аҗдаха, тәхет һәм кристалл скульптуралары фонында бик теләп фотога төштеләр. Биредә үк биш тиз йөрешле тау һәм боз лабиринты да урнаштырылган. Әлбәттә, Россиянең иң югары Яңа ел чыршылары арасында топ-3кә кергән 35 метрлы чыршы мәйданчыкның төп бизәге булды. -
Яңа елга - күтәренке кәеф 26.12.2019

Яңа ел – иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне балалар гына түгел, ә олылар да ниндидер тылсымга, теләкләре чынга ашуга ышана. Инде шәһәрләрдә урамнар, парклар да бәйрәмчә бизәлде, ә бу үз чиратында бәйрәм хисен тагын да үстерә.
Без дә гимназияне әлеге бәйрәм рухына күмәргә булдык. Бирегә килүгә үк күтәренке кәеф урап ала, чөнки барлык кабинетлар да Яңа елга бизәлгән. Шуңа да без “Иң яхшы бизәлгән кабинет” конкурсын үткәреп җибәрдек. Биредә, әлбәттә, башлангыч сыйныфлар беренчелекне алдылар. Аларның сыйныфларына керү белән үк бәйрәмнең якынлашканын тоясың. Бүлмәне бизәгән күп кенә уенчыкларны балалар үз куллары белән ясаган. Моның буенча да бәйге оештырдык,ул “Яңа ел талисманы” дип аталды. Бу бәйгедә инде зуррак сыйныфлар да бик теләп катнаштылар,төрле идеяле уенчыклар, бизәү әйберләре, хәтта гирляндалар белән бизәлгәннәре дә бар иде. Шулай ук “Яңа елга плакат” конкурсы да узды. Оригиналь плакатлар да ясаучылар булды, мәсәлән, Кыш бабайны фетр һәм мамыктан ясаган 8 “Б” сыйныфы 1 нче урынны яулады. Ә иң нәни укучыларыбыз өчен аерым бәйге оештырырга булдык, алар Кыш бабайга хат яздылар.
Әлеге күп сандагы конкурслар, чаралар белән декабрь ае үткәне сизелмәде дә. Укучылар икенче чиректәге уңышлары белән горурланып, күтәренке кәеф белән каникулга чыга алалар. Киләсе елга тагын да зур үрләргә ирешергә аларга! -
Бездә конкурс-дефиле узды 25.12.2019

Яңа ел бәйрәме кысаларында гимназиябездә конкурс-дефиле үткәрелде. Укучылар сәхнәдә чыгыш ясадылар, үз костюмнарын тәкъдим иттеләр, алар турында сөйләделәр. Костюмнарын яклап, кайберләре җыр-бию дә әзерләгән иде. Балаларның яхшы әзерләнүләреннән чыгып, без нәтиҗәне номинацияләр аша билгеләдек. “Яңа ел әкияте”, “Үзем эшләгән костюм”, “Яңа ел могҗизасы”, “Балда”, “Урман әкияте” һәм башка кызыклы номинацияләрдә “Кар кызы”, “Убырлы карчык”, “Кар бөртеге”, “Мушкетер”, “Мандарин” һәм башка бик күп искиткеч костюмнар тәкъдим ителде. Аларның кайберләрен укучылар үз куллары белән бик оста эшләгән иделәр.
-
Юл хәрәкәте иминлеге көне 24.12.2019

24 декабрь көнне гимназиядә Юл хәрәкәте иминлеге көне дип игълан ителде,
Бу көнне үзидарә активы төрле чаралар үткәрде, мәсәлән:
- балалар тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен үтәү, яктылык кайтаручы элементларны мәҗбүри куллану турында искәртү-уен үткәрелде;
- мәктәпкә, якын-тирә кибетләрдән, балалар секцияләреннән һәм башка объектлардан куркынычсыз маршрутның балаларга көн саен искә төшерү, яктылык кайтаручы элементларны куллануны контрольдә тоту кирәклеге турында лекция-презентация үткәрелде;
- юл йөрү кагыйдәләре буенча конкурслар һәм викториналар үткәрелде.
-
Кыш бабай бүләк тарата 24.12.2019

Барыбыз да түземсезлек белән көткән Яңа елга санаулы көннәр генә калып бара. Укучылар да каникуллар белән бергә бу бәйрәмне бик көтеп алалар.
Без башлангыч сыйныф укучыларына Яңа елны тагын якынлаштырырга булдык. Буген, 24 декабрь көнне, бездә Кыш бабай белән Кар кызы балаларны бәйрәм белән котладылар, ихлас теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр өләштеләр. Укучылар Кыш бабай белән Кар кызын күреп бик сөенде, аларга шигырь сөйләде, җырлады,рәхмәтләрен белдерде. Без дә аларга яхшы чирек билгеләре һәм күңелле яллар телибез! -
Куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар үткәрелде 23.12.2019

Укытучылар һәм сыйныф җитәкчесе өчен мәктәп укучыларына куркынычсызлык техникасы буенча инструктажларны вакытында үткәрү бик мөһим. Укучылар белән инструктажлар төрле чаралар, сәфәрләр алдыннан, мәктәптә билгеле бер эш башкарганда үткәрелә.
23 нче декабрь көнне гимназиядә дә каникуллар алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде, чөнки укытучылар балалар мәктәптә булганда гына түгел, ә урамда, урманда, суда, өйдә булганда да аларны куркынычтан сакларга тиеш.Моның өчен сыйныфтан тыш чараларда балалар өчен техника куркынычсызлыгы буенча максатчан инструктажлар үткәрергә, балалар белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, куркынычсызлык техникасын саклау кагыйдәләрен өйрәнергә кирәк. -
Пионербол буенча турнир тәмам 20.12.2019

Гимазиябездә пионербол буенча турнир тәмамланды. Соңгы уеннар бу атнада 5-7 сыйныф кызлары арасында узды. Нәтиҗәдә, 1 урынны 6 “А” сыйныфы, 2 урынны 6 “Б” сыйныфы,3 урынны 6 “В”сыйныфы яулады.
Спорт буенча турнирлар моның белән генә чикләнми – өлкән сыйныфлар арасында волейбол турниры да башланып китте. Укучыларның спорт белән теләп шөгыльләнүләренә без бик шат, чөнки бу сәламәт яшәүгә нигез булып тора. -
Тукай әсәрләре мәңгелек 19.12.2019

Татар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Г.Тукай татар халкын илебездә һәм дөнья күләмендә танытуда илче хезмәтен үтәде дисәк тә, хилафлык булмас. Тукай дигәндә – татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә – Г.Тукай дигән шигъри исем аңга килә. Әлеге бөек шагыйрьне татар милләтеннән һәркем хәтерли, аның белән горурлана.
Моны безнең башлангыч сыйныф укучылары да дәлилләде. Алар Г.Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык”, “Бала белән күбәләк”,”Сабыйга”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Эшкә өндәү” кебек бик күп әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Жюри әгъзалары тиешле урыннар да билгеләде: 1 урынны 3”А” һәм 2”Б” сыйныфлары, 2 нче урынны 4”В” һәм 1”Б” сыйныфлары, ә 3 урынны 1”А” һәм 3”Б” сыйныфлары яулады.
Г.Тукайның шәхесе һәм ул тудырган үлемсез әсәрләр һәрвакыт халык күңелендә калалар. Укучылар, балалар да аның әсәрләрен яратып укыйлар һәм мәңгегә истә калдыралар. Ә бу – шагыйрьнең рухи үлемсезлеге дигән сүз. -
Г.Тукай әсәрләре сәхнәдә 18.12.2019

18-19 декабрь көнне безнең гимназиядә башлангыч сыйныфлар арасында Г.Тукайның әсәрләрен сәхнәләштерү конкурсы үтә.
Бүген 3”Б”, 3”А”, 2”Б”, 4”В” сыйныфлары чыгыш ясады. Укучылар бик ныклап әзерләнгәннәр, хәтта бер үк әсәрне кабатлап сәхнәләштерү дә чагылмады. Һәр сыйныф та костюмнар, декорацияләр, презентацияләр әзерләгәннәр иде. Бу тагын да сәхнәне, аларның чыгышларын ямьләндереп җибәрде, ә жюри әгъзалары тиешле баллар куеп, һәр күренешле бәяләп бардылар. -
Шахмат буенча турнир 17.12.2019

Шахматның балалар өчен файдалы спорт төре икәне беркемгә дә сер түгел. Шахмат белән шөгыльләнгәннән соң кешенең логик фикерләве, игътибарлылыгы, мөстәкыйльлеге, күзаллавы ныгый, хәтере яхшыра һ.б. Шуңа да бездә балалар шахмат түгәрәкләренә йөри, ә узган атнада башлангыч сыйныфлар арасында шахмат буенча турнир да үтте. Укучылар бик актив булдылар: 1 нче урыннарны 1 "А", 3 "А", 2 нче урыннарны 2"Б",3"А", 3 нче урыннарны 1"А",3"Б" сыйныфлары укучылары яулады. Без аларны бу уңышлары белән котлыйбыз!














