Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Юл йөрү кагыйдәләре турында дистанцион дәрес 27.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ юл йөрү кагыйдәләре турында видеодәрес бирде. Беренче дәрестә җәяүлеләрнең бурычлары хакында сөйләнеп үтелде. Укучылар бу мәгълүматны үзизоляция режимында кабул иттеләр. Әлеге видеодәрес укучыларга юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен тагын да киңәйтергә ярдәм итте.
-
"И туган тел, и матур тел..." 26.04.2020

Бүген – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне, Туган тел көне. Татар шигъриятендә Габдулла Тукай – иң якты йолдыз. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең горурлыгыбыз. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Тукай үз милләтенең киләчәге, теле, мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән.
Үзизоляциядә дә безнең укучыларыбыз әлеге көнне билгеләп үтәләр. Алар социаль челтәрләрдәге “Минем Тукай”, “Туган тел” флешмобларында катнашалар. Шулай ук бездә бу көнгә багышланган рәсем конкурсы да үтә. Балалар бөек шагыйребезнең иҗатын яратып үзләштерәләр, алар – безнең телебезнең, илебезнең киләчәге.Тел яшәсә – ил яшәр, диләр. Яшә, туган телебез! -
Н.И.Лобачевский исемендәге Бөтенроссия фәнни конференциясендәге уңышлар 25.04.2020

Н.И.Лобачевский исемендәге Бөтенроссия фәнни конференциясендә 11 нче сыйныф укучыбыз Таһирова Лилия “Татар теле һәм әдәбиятының актуаль проблемалары” секциясендә “Әмирхан йорты - XX гасыр башы татар дөньясының милли-мәдәни үзәге” дип аталган доклады белән I дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде. Без аны котлыйбыз һәм алга таба да зур үрләр яулавын телибез!
-
Лобачевский исемендәге конференциядә катнашу 24.04.2020

2020 елның маенда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы булачак. Бу чор дәвамында Бөек Ватан сугышы геройлары батырлыгын мәңгеләштерү өчен күп көч куелды.
Безнең халык күп кенә геройларның исемнәре белән таныш, әмма безнең кече ватаныбызда, Казан шәһәренең Яңа Татар бистәсендә үз тормышларын куркыныч астына куеп, илебезне саклаган батыр кешеләр яшәгәнен бик азлар гына беләдер. Шундый ветераннарның берсе – Гимадетдинов Гомәр Баһаветдин улы.
Гимназиябезнең 9 “Б” сыйныфы укучысы Ключникова Анна әлеге герой турындагы тикшеренү эше белән Лобачевский исемендәге конференциядә катнашып, 3 нче урынны яулады. Эш Гомәр Баһаветдин улының сугыштагы, аннан соңгы тормышы, орден-бүләкләре турында мәгълүматны үз эченә алган. -
"Минем Тукай" флешмобында катнашу 23.04.2020

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты “Минем Тукай” дип аталган флешмоб уздыра. Әлеге чара республикабызда билгеләп үтеләчәк Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан оештырыла һәм 16 нчы апрельдән 26 нчы апрельгә кадәр дәвам итә.
Бу флешмобта безнең гимназия укучылары да актив катнаша. Алар Г.Тукайның шигырьләрен сәнгатьле укыган видеоязмаларын, әдипнең әсәрләренә карата ясалган рәсемнәрен социаль челтәрләргә урнаштыралар. -
Школьный этап межрегионального конкурса на лучшее эссе и исследовательский проект «Герои города – герои страны» 22.04.2020

В целях вовлечения детей и молодежи Ижевска и Казани в изучение военной истории страны и формирования научных знаний о вкладе народов многонациональной России в судьбоносную Победу над нацизмом, реализации творческого потенциала учащихся, выявления и поддержки талантов, расширения круга интересов, активизации стремления обучающихся к изучению истории своей страны, содействия в удовлетворении ими духовных, интеллектуальных, творческих и социальных потребностей проводится конкурс для обучающихся муниципальных общеобразовательных организаций городов Казань и Ижевск на лучшее эссе и исследовательский проект по теме «Герои города – герои страны».
В нашей гимназии проходит первый – школьный этап этого конкурса. Здесь принимают участие обучающиеся 7-11 классов. Работы пишут и на русском, и на татарском языках. В конкурсе участвуют работы по трем номинациям:
1. Исследовательский проект на тему «Всё для фронта, всё для Победы!».
2. Иследовательский проект на тему «Герои народа – герои страны».
3. Эссе на тему«Дети войны: всё для фронта, всё для Победы».
Желаем удачи всем участникам конкурса! -
Табибларга рәхмәт! 21.04.2020

Гимназиябезнең 5 “А” сыйныфы укучылары “Спасибо врачам” акциясендә катнаштылар. Алар үзләре ясаган рәсемнәре аша табибларга аларның куйган зур хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
-
“Минем бабам – фронтовик” 20.04.2020

2020 нче елда Бөек Җиңүгә 75 ел тула. Бу чарага тулаем әзерлек дистанцион рәвештә дә алып барыла. Монда башлангыч сыйныфлар да активлык күрсәтә. Мәсәлән, 4 “А” сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә “Фронтовик язучылар”, “Минем бабам – фронтовик” дигән проект эшләгәннәр. Укучылар кайберләре фронтовик язучылар, ә кайберләре сугышта катнашкан бабалары турында презентацияләр эшләп тапшырды. Геройлар турында кыскача мәгълүмат, алар үткән сугыш юлы, орден-бүләкләре һ.б. турында сөйләп үтелгән биредә.
Әлеге укучыларның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең нинди авырлыклар белән килгәнен аңлаулары бездә горурлык уята. -
Күңелле дәресләр 17.04.2020

Гимназиябез укучылары читтән торып укуларын дәвам итәләр. Дәресләрне укыту өчен барлык шартлар да тудырылган. Аларга укытучылар бик ныклап әзерләнәләр, ә укучыларның мөстәкыйль эшләре исә укытучылар тарафыннан һәрчак бәяләнә. Балалар да дистанцион дәресләрне бик яраттылар. Дистанцион дәресләр ата-аналарның бик зур ярдәме, күзәтүләре аша үтә. Алар балаларына ярдәм дә итәләр, шул ук вакытта дәресләр барышын да тикшерәләр . Хәзерге вакытта укучылар, укытучылар һәм ата-аналар дистанцион укуга шулай җаваплы карый. Мәсәлән, 3 “Б” сыйныфы укучылары да әти-әниләре белән берлектә бик матур иҗади кул эшләре ясаганнар. Дәресләр мәктәптә генә түгел, өйдә дә кызыклы үтә балаларның.
-
Пригласительный школьный этап Всероссийской олимпиады школьников 16.04.2020

Образовательный центр «Сириус» на своей платформе проведет с 20 апреля по 29 мая пригласительный школьный этап Всероссийской олимпиады школьников в онлайн-формате для всех регионов России. Олимпиада пройдет по математике, информатике, физике, химии, биологии и астрономии. Участвовать может любой ученик 4-10 класса, а по математике – с 3 класса. С условиями участия в Олимпиаде можно ознакомиться перейдя по ссылке https://sochisirius.ru/news/3519.














