Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
"Күңелле стартлар" 20.02.2020

Бүген, 20 февраль көнне, гимназиядә чираттагы “Күңелле стартлар” ярышлары узды. Биредә 2 “А” һәм 2 “В” сйныфлары катнаштылар. 2 этаптан торган эстафетада 2 этапта да 2 “В” сыйныфы җиңү яулады.
-
Рус теле һәм әдәбияты декадасы кысаларында радиоэфир 18.02.2020

17 февраль көнне, «Мы сохраним тебя, русская речь, Великое русское слово» дип аталган рус теле һәм әдәбияты декадасы башланып китте. Ә бүген, 18 февраль көнне, 7 “В” сыйныфы укучылары «Строки, опаленные войной» радиокомпозициясе белән чыгыш ясадылар. Укучылар сугыш вакытындагы шигырьләрне, җырларны искә алдылар, аларның безгә мәңгелек кыйммәтләр: мәхәббәт, хәтер, югалтулар, кешенең билгеләнеше турында сөйләүләрен искә төшереп үттеләр. “Бу җырлар бик җанлы һәм бердәмлек хисе белән сугарылган: кешеләрне мәхәббәт, югалтулар, юл, табигать, Ватан берләштерә”, - дип ассызыклап үтелде радиоэфирда. Шулай ук укучылар дошманга каршы сугышта халыкларны берләштергән “Священная война” җыры турында мәгълүмат бирделәр, ә радиоэфир ахырында әлеге җыр да яңгырады.
-
ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан проект эше 17.02.2020

ТАССРның 100 еллыгына багышланган проектыбыз һәрдаим эшләп тора. Биредә һәр сыйныф та зур көч куя, үз өлешен кертә. 7 “Б” сыйныфы да бу эштә бик актив катнаша, мәсәлән, бүген алар сынлы сәнгать дәресләрендә проект эшчәнлеге кысаларында ТАССР белән бәйле торак комплексы, фәнни үзәк, шәһәр үзәге төркемнәре буенча макетлар ясадылар.
Укучыларыбызның зур кызыксыну белән Татарстан тарихын өйрәнүләре, ТАССРның 100-еллыгы проектында актив катнашулары аларның үзләре яшәгән төбәккә битараф булмаулары турында сөйли. Без бу укучыларыбызның киләчәктә республикабыз үсешенә үзләреннән күпмедер өлеш кертәчәкләренә ышанабыз һәм аларга бу өлкәдә уңышларга ирешүләрен телибез! -
"Күңелле стартлар" дәвам итә 14.02.2020

Гимназиябездә “Күңелле стартлар” эстафеталары дәвам итә. Бүген 4 “Б” һәм 4 “В” сыйныфлары көчләрен сынаштылар. 4 “Б” сыйныфы эстафетаның 1 өлешендә өстенлек күрсәтеп, җиңү яуласа, 2 өлешендә (аркан тарту) 4 “В” сыйныфы көчлерәк булып чыкты. Ярышларның нәтиҗәсе бертигез баллар белән тәмамланды.
-
Иҗат сөюче укучыларыбыз 13.02.2020

Иҗади эшчәнлек кечкенәдән үк иң продуктив эшчәнлекләрнең берсе булып санала. Балага иҗат белән шөгыльләнү аның барлык шәхси якларын үстерүгә ярдәм итә. Без дә балаларның укудан тыш иҗади эшчәнлеге аның тормышында зур роль уйный дип саныйбыз. Гимназиябез укучылары спорт белән дә, сәнгать, музыка һ.б. иҗади юнәлешләрдә дә шөгыльләнәләр. Мәсәлән, 3 “Б” сыйныфы укучылары Хәсәнова Азалия һәм Муллагалиева Зилә шигырьләр, әсәрләр язалар. Аларның уңышлары да бар: бик еш балалар өчен газета-журналларда кызларның иҗат җимешләре дә бастырыла. Җитәкчеләре Фасляхова Азалия Рависовна ярдәмендә, “Сабантуй” балалар журналының яңа санында да бу укучыларның шигырьләре янә басылып чыкты. Без әлеге иҗади укучыларыбыз белән горурланабыз һәм алга таба яңа үрләр яулауларын телибез.
-
"Күңелле стартлар" 12.02.2020

Бүген, 12 февраль көнне, гимназиябездә 3 сыйныфлар арасында “Күңелле стартлар” ярышлары узды. Укучылар төрле эстафеталарда, аркан тартуда катнаштылар. Эстафеталарда 1 урынны 3 “А”, 2 урынны 3 “В”, 3 урынны 3 “Б” сыйныфы яулады. Ә аркан тартуда 1 урында 3 “В”, 2 урында 3 “В”, 3 урында 3 “Б” сыйныфы калды. Ярышлар бик күңелле узды, балалар да актив булдылар.
-
"Калдыклардан керемнәргә" күргәзмәсе 11.02.2020

Табигый фәннәр декадасы кысаларындагы “Калдыклардан керемнәргә” ташланган материллардан кул эшләре конкурсы инде үтсә дә, аның күргәзмәсе әле яшәп килә, чөнки укучылар әле хаман да үзләре уйлап тапкан яңа эшләрне алып килеп торалар. Күргәзмәдә инде кулланылышта кирәк булмаган материаллардан төрле кирәкле кул эшләре ясалган. Бу күргәзмә укучыларга да, укытучыларга да бик кызыклы булып чыкты.
-
«Киләчәкне традицияләрне саклап булдырабыз» 10.02.2020

Гимназиябездә актив гражданлык позициясе тәрбияләү һәм патриотизм, хокукый белем бирү, укучыларның илнең дәүләт төзелеше турында белемнәрен тирәнәйтү һәм аларның иҗади активлыгын арттыру максатыннан 10 февраль көнне ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Киләчәкне традицияләрне саклап булдырабыз» дигән темага парламент дәресләре үткәрелде.
-
"Кошларны ашатыйк" акциясе 10.02.2020

Бүген, 10 февраль көнне, гимназиябезнең экология секторы белән берлектә 7 “В” сыйныфы укучылары “Кошларны ашатыйк” дип исемләнгән акция кысаларында «Яшь парлар паркы»на үзләре ясаган җимлекләрне элделәр. Җимлекләр ясауда барлык укучылар да катнашты, һәр сыйныфтан да эшләр кабул ителде. Җимлекләрнең төрлеләре - агачтан, пластик шешәдән, картоннан ясалганнары да бар иде. Шулай ук укучылар аларны элеп кенә калмадылар, ә кошларга җим дә салдылар. Бу акция балаларны тирә-юньгә битараф булмаска өйрәтә, яхшы эшләр кылырга чакыра, дип уйлыйбыз.
-
Тукай эзләре буйлап 06.02.2020

Татар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Г.Тукай татар халкын илебездә һәм дөнья күләмендә танытуда илче хезмәтен үтәде дисәк тә, хилафлык булмас. Тукай дигәндә – татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә – Г.Тукай дигән шигъри исем аңга килә. Әлеге бөек шагыйрьне татар милләтеннән һәркем хәтерли, аның белән горурлана.
Без дә бөек шәхесебезне онытмыйбыз, укучыларыбызга аның тормышы, иҗаты турында һәрдаим яңа мәгълүматлар биреп торабыз. Ә бүген, 6 февраль көнне, гимназиябез үзидарәсенең пресс-центр бүлекчәсе 5-6 сыйныфларның Г.Тукай турындагы белемнәрен тикшереп карарга булды. Алар шагыйрь турында төрле сораулар, биремнәр формасында “Тукай эзләре буйлап” дип исемләнгән викторина эшләделәр. Укучылар әдипнең тормышы һәм иҗаты, аның белән бәйле урыннар турында белергә тиеш, дип уйлый үзидарә. Әлеге эш укучыларның булган белемнәрен яңартыр һәм яңа белемнәр туплар өчен дә ярдәм итәчәк.














