Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
"Хәзерге җәмгыятьтә толерантлыкның роле" түгәрәк өстәле 24.01.2020

Экстремистлык эшчәнлеген булдырмау, толерантлык, тынычлык һәм милләтара татулык тәрбияләү максатыннан бүген гимназиябездә "Хәзерге җәмгыятьтә толерантлыкның роле" темасына түгәрәк өстәл узды.
-
«Тынычлык һәм игелек дәресе» үтте 20.01.2020

Укучыларда терроризм идеологиясенә карата ныклы каршылык формалаштыру , милләтара һәм диниара толерантлык идеяләрен үстерү идеологиясен булдыру максатыннан бүген гимназиядә бердәм «Тынычлык һәм игелек дәресе» үтте.
-
Сәламәт яшәү рәвеше серләре турында түгәрәк өстәл 20.01.2020

Бүген, 20 гыйнвар көнне, табигый фәннәр декадасы кысаларында биология һәм химия укытучысы Вәлиева Г. Н. 7 «Б» сыйныф укучылары белән "Сәламәтлек турында барысы да беләләр, ләкин... Сәламәт яшәү рәвеше серләре" дигән темага ачык класстан тыш чара - түгәрәк өстәл үткәрде. Түгәрәк өстәл вакытында укучылар уен формасында сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре турында белем алдылар. Балалар чипсыларның, тиз әзерләнгән ашларның, газировканың, мармеладның һәм фастфудның зыяны турында мәгълүматлар һәм презентацияләр әзерләделәр. "Тиз туклану рестораннарындагы ризык турында 7 факт" видеосын карадылар, анда “гамбургер”лар, “картошка – фри” һәм “наггетс”лар турында бик күп әле таныш булмаган мәгълүматлар белделәр. Түгәрәк өстәл ахырында укучылар тиз арада ашап алу өчен азык-төлек кибетләрендә сатып алган продуктларның этикеткаларының составын тикшерделәр һәм чипсы, сухари, шоколад һәм кола организм өчен зарарлы продуктлардан гына тора дигән нәтиҗәгә килделәр. Бу продуктларга акча тотмаска, ә шешәдәге йогуртларны, балалар өчен сокларны, пюре һәм мюслидән (мюсли – кипкән җиләк-җимеш, чикләвек, бура, бодай, бал һәм тәмләткечләрдән әзерләнгән ризык) батончик сатып алырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар. Чара балаларга ошады, алар үзләре өчен сәламәт туклану турында бик күп кирәкле мәгълүмат алдылар.
-
Табигый фәннәр декадасы башлана 18.01.2020

Икенче атнага гимназиябездә 20 нче гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр биология, химия һәм география декадасы үтәчәк. Биредә бик күп кызыклы чаралар билгеләнгән, мәсәлән: химик турнир, “Сәламәтлек турында барысы да беләләр,ләкин... Сәламәт яшәү серләре” дип аталган түгәрәк өстәл, “Батарейканы тапшыр, керпе баласын коткар!” акциясе, “Калдыклардан керемнәргә” ташланган материллардан кул эшләре конкурсы, үсемлекләр турындагы шигырьләр сөйләү конкурсы, асмосферага багышланган мәкаль-әйтемнәр һәм табышмаклар конкурсы, географиядән “Материклар һәм илләр буйлап” дип аталган викторина һ.б.
Болар барысы да укучыларны инде кызыксындырырга да өлгерде, алар инде бүгеннән үк әзерләнә башладылар. Кемнәрдер батарейкалар, кемнәрдер кул эшләрен инде тапшырдылар да. Без бу чараларның балалар өчен кирәкле һәм, иң мөһиме, файдага булуына ышанабыз. -
“Авыл эте Акбай”ны сәхнәләштерү 17.01.2020

Гимназиябездә төрле түгәрәкләр белән беррәттән драмтүгәрәк тә даими эшләп килә. Балалар анда татар драмасыннан яңа әсәләр белән таныша, матур сөйләргә өйрәнә, пьесаларны сәхнәләштерә. Бүген дә татар драма тугәрәгенә йөрүче укучылар башлангыч сыйныф укучыларына Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” әсәреннән өзек күрсәтте. Шулай итеп алар озынайтылган көн төркеменә йөрүче укучыларга Иске Яңа елга бүләк ясадылар. Балалар, әлбәттә, бу чыгыштан бик канәгать калдылар.
-
Терроризм - җәмгыять куркынычы 15.01.2020

Террорчылык идеологиясен таратуга каршы чаралар үткәрүгә һәм шулай ук аны кабул итүгә булыша торган сәбәпләрне һәм шартларны бетерүгә ярдәм итүче оештыру һәм башка механизмнарны, законнарны һәм норматив документлар турындагы белемнәрне камилләштерү һәм формалаштыру максатыннан чыгып, теракт янаган һәм барлыкка килгән очракта нинди гамәлләр эшләргә кирәклеге турында укучылар белән инструктажлар үткәрелде.
-
Яңа уку чиреге башланды 09.01.2020

Бәйрәм ялларыннан соң иң озын чирек тә башланып китте. Укучылар инде яңа көчләр туплап белем алырга да әзерләр. Чирекнең беренче көненнән үк алар гадәти гимназия тормышына кереп киттеләр. Иртән, дәрескә кыңгырау шалтыраганчы, балалар барысы да күңелле музыка астында иртәнге зарядка ясадылар, дәресләрдә актив катнаштылар, радиодан аларны яңа 2020 ел, яңа чирек башлану белән котладылар, ә озын тәнәфестә безнең “Музыкаль тәнәфес” эшләде.
Шулай итеп, укучылар өчен каникуллардан соң белем дөньясына кереп китү авыр булмады. Бу чиректә аларны гимназиябездә кызыклы ачышлар, әлегә ирешелмәгән үрләр, яңа белемнәр көтә. -
Иске Татар бистәсендә чыршы ачылышында 27.12.2019

Бүген Казанның Иске Татар бистәсендә «Иске Татар бистәсендә яңа ел көннәре» чыршы шәһәрчеге ачылды. Биредә безнең укучылар да булды. Алар чыршы ачылышын, концерт карадылар, бу әкияти урын белән таныштылар.
Биредә Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары өчен 15,5 метр биеклектәге яңа ел чыршысы урнаштырылган, аңа алып бара торган ылыслы аркалардан тоннель һәм дүрт боз тавы ясалган. Аларның берсе зурлар, ә өчесе балалар өчен.
Бәйрәм мәйданчыгында яңа ел өйләре эшли, анда сувенирлар сатып алырга, кайнар чәй белән җылынырга, шулай ук традицион татар ризыкларыннан авыз итәргә мөмкин.
Шәһәрлеләр һәм Казан кунаклары өчен Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкияти персонажлар катнашында бәйрәм программасы әзерләнгән иде. Сәхнәдә шәһәр мода театры, хореография һәм вокаль ансамбльләре артистлары чыгыш ясады. -
“Музыкаль тәнәфес”тә Яңа ел 27.12.2019

Гимназиябездә бәйрәм рухы хөкем сөргәнен инде алдан язып үткән идек. Бу бизәлгән бүлмәләр, уенчыклар, костюмнар конкурсы белән генә чикләнми әле. “Музыкаль тәнәфес” проекты да бу атнада әлеге эшкә кушылып китте. Һәр озын тәнәфес саен бездә матур теләкләр белән бергә Яңа ел турында җырлар яңгырый. Бу бәйрәм алды көннәренә үзе бер ямь өсти, шуның белән гимназиядәге һәр кешегә күтәренке кәеф бүләк итә.
-
Шүрәле белән Яңа ел 27.12.2019

25 декабрьдән Г.Тукай әдәби музеенда Яңа ел музей бәйрәмнәре үткәрелә. Гимназиябезнең 2 "Б" сыйныфы укучылары да бүген анда “Шүрәле белән Яңа ел” дип исемләнгән бәйрәмдә булып кайттылар.
Халык шагыйре Габдулла Тукай татар балалар әдәбиятына нигез салучыларның берсе. Ул балалар өчен йөздән артык әсәр язган. Танылган әкиятләр белән беррәттән, Габдулла Тукай балалар өчен бик күп шигырьләр иҗат иткән, шул исәптән елның кышкы чорын җырлаучы шигырьләр дә.
Бәйрәмдә балаларны татар халык шагыйре Габдулла Тукай иҗатын яратучылар һәм Белүчеләр өчен кызыклы конкурслар, викториналар, уеннар көтә. Бәйрәм вакытында балаларга шагыйрь һәм аның әсәрләре турында белемнәрен күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Укучылар музейның экспозиция заллары буенча квестта катнаштылар, Шүрәле белән чыршы тирәли әйләнделәр, шулай ук “кышкы” чәй эчтеләр.














