Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган открыткалар проектында катнашу 15.04.2020

Гимназиябез Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган дистанцион форматта открыткалар булдыру буенча барлык белем бирү учреждениеләре проектында катнаша. Биредә укучыларыбыз бик актив, алар открыткаларны өйләрендә эшләп, электрон форматта тапшыралар. Аеруча 10 “А” һәм 3 “Б” сыйныф укучылары бу эшне бик яратып башкардылар.
-
Гагарин дәресләре 10.04.2020

1961 елның 12 апреле. Бу дата кешелек тарихына мәңгелеккә кереп калган. Язгы иртәдә көчле ракета җир йөзенең беренче космонавты – Советлар Союзы гражданины Юрий Гагарин белән тарихта беренче “Восток” космик кораблен бортта орбитага чыгарды. Шуңа да 12 апрель Космонавтика көне дип игълан ителгән.
Быел 10 апрельдә мәктәпләр Космонавтика көне алдыннан Гагарин дәресләре үткәрәләр. Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителгән бу елгы дәреснең темасы – «Бөек Ватан сугышында Җиңүдән – галәмдәге җиңүләргә".
Гимназиябезнең 8 "Б" сыйныфы укучылары да бу дәрестә катнаштылар. Алар биредә 2020 елның әһәмиятле космик даталары турында белделәр:
- космонавтлар отряды барлыкка килүгә быел 60 ел;
- кешенең ачык космик киңлеккә беренче тапкыр чыгуына 55 ел;
- “Луноход-1” миссиясенә 50 ел (дөньяда беренче дистанцион идарәле үзйөрешле аппарат);
- "Салют-7" орбиталь станциясен коткару буенча “Союз Т-13” космик корабле миссиясенә 35 ел;
- СССР очучы-космонавты, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Виктор Савиныхның 80 яшьлеге;
- Байконур космодромына 65 ел;
- СССР очучы-космонавтлары: ике тапкыр Советлар Союзы Герое Павел Попович һәм Советлар Союзы Герое Юрий Артюхин тууына 90 ел.
Укучылар шулай ук бу темаларга кагылышлы видеофильмнар, презентацияләр дә карадылар. -
"Экологик һәлакәтләр" темасына әңгәмә 09.04.2020

Һәркемгә билгеле: экологик проблемалар-кешелекнең иң мөһим проблемаларының берсе. Еш гына “экология” сүзе “табигать” һәм “тирә-як яшәеше” дигән сүзтезмәләр белән бергә тора. Соңгы вакытта бик еш кына “экология” сүзе "һәлакәт" сүзе белән күбрәк кулланыла башлады. Табигать экологиясе һәм җир экологиясен бер-берсеннән башка күз алдына китерергә мөмкин түгел. Без котычкыч рәвештә җирнең үсемлекләр дөньясын, бәйсез хайваннарын, тормышның бөтен матурлыгы булган гүзәллекне үз кулларыбыз белән бетерәбез. Әгәр дә якын тиз арада сакчыл караш буенча эш алып бармасак,кешелек дөньясы юкка чыгачак.
Башлангыч сыйныф укучыларына әхлакый - экологик белем һәм тәрбия бирү ”Әйләнә-тирә дөнья “курсы материалларына нигезләнеп алып барыла. Уку, рус теле, математика, ана теле, технология, музыка, сынлы сәнгать дәресләрендә дә моның өчен мөмкинлекләр зур. Экологик бәйләнешләрне өйрәнү балаларның логик фикерләү сәләтен, хәтерен, күзаллауларын, табигатькә сакчыл караш һәм шулай ук сөйләмнәрен үстерүгә дә ярдәм итә.
Экологик тәрбия бирү һәм алда әйтелгәннәрне истә тотып, 3 “Б” сыйныфта “Экологик һәлакәтләр” дигән темага әңгәмә алып барылды. Укучылар әлеге темага караган видео-материаллар карады, аннан рәсемнәр дә ясадылар. -
7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне 07.04.2020

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Бу бәйрәм – үз саулыгың турында кайгыртуга һәм төрле чирләрне искәртүгә багышланган көн. Кемнәрдер аны, гадәттә, табиблар өчен дип кабул итә, ләкин бу һич алай түгел: Бөтендөнья сәламәтлек көне – үз сәламәтлегенә битараф булмаган һәр кешенең шәхси бәйрәме! Аның әһәмиятен бәяләп бетерү мөмкин түгел, чөнки ул безгә иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсәбезне – саулыгыбызны саклау кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерә. Бүгенге коронавирус белән бәйле шартларда һәркайсыбызның үз саулыгы турында кайгыртуы аеруча актуаль мәсьәлә.
Бу темага кагылышлы дистанцион әңгәмә 8 “Б” сыйныфы белән дә үтте. Укучылар сәламәтлекнең алар өчен нинди урында торуы, бүгенге көндә аны ничек сакларга, ныгытырга кирәклеге турында фикерләрен җиткерделәр. Шулай ук аларга бу көн турында видеомәгълүмат та тәгъдим ителде. -
Дәресләрдә проект эше 06.04.2020

6 нчы апрель көнне гимназиябез укучылары читтән торып укый башладылар. Ә дәресләрнең кызыклы үтүенә бу бер дә комачауламый. Мәсәлән, бүген 3 “Б” сыйныфы укучылары рус теле дәресеннән “Имена прилагательные в загадках” проектын эшләделәр. Кемдер аны электрон форматта, кемдер плакат формасында ясаган. Эшләр барысы да кызыклы һәм үзләренең якты төсләре, рәсемнәре белән җәлеп итеп торалар.
-
Вниманию учащихся и их родителей! 06.04.2020

График работы ( дистанционно) психолога размещен в разделе "Разное": https://edu.tatar.ru/vahit/page2212.htm/page2910000.htm
-
Вниманию учащихся и их родителей! 04.04.2020

С 6 апреля начинается 4 четверть . Обучение будет проходить в дистанционной форме. Классные руководители и учителя-предметники сообщат всем обучающимся выбранные образовательные платформы и другие ресурсы для работы по всем учебным дисциплинам. На школьном сайте в разделе "Дистанционное обучение" размещены документы и инструкции по организации дистанционного обучения.
-
Вниманию обучающихся, родителей (законных представителей)! 01.04.2020

Информируем вас о том, что с указом Президента Российской Федерации В. В. Путина все общеобразовательные организации с 30 марта отдыхают в режиме нерабочих дней. В связи с этим переход на дистанционное обучение откладывается. Дистанционное обучение планируется начать с 6 апреля.
Подробная информация представлена во вкладке "Дистанционное обучение".
-
"Гимназия хәбәрләре"нең яңа саны 27.03.2020

Укучылар мәктәптә белем алып кына калмый, ә төрле яктан үзен ача, үстерә. Мәсәлән, гимназиябездә балалар радиода чыгыш ясый, үзидарәчелектә катнаша, газетага мәкаләләр яза. Болар барысы да гимназиянең үз эчендә бара.
Бүген дә март аена “Гимназия хәбәрләре” электрон газетабызның яңа саны чыкты. Биредә гимназия тормышы, укучыларның иҗат җимешләре, кызыклы темаларга кагылган мәкаләләр һ.б. урын алган. Әлеге сан белән http://gazeta.tgim.ru/75 сылтамасы аша таныша аласыз. -
Р. Миңнуллин исемендәге III регионара фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашу 18.03.2020

Татар әдәбиятын яраткан, татар әдипләре һәм аларның әсәрләре белән кызыксынган укучыларыбыз күп, һәм алар һәрдаим үзләрен кызыксындырган юнәлештәге конкурсларда катнаша. Роберт Миңнуллин исемендәге III регионара фәнни-тикшеренү конференциясенең читтән торып катнашу этабыннан да читтә калмады алар. 3 “Б”сыйныфы укучылары Муллагалиева Зилә, Сибагатуллин Ильяр һәм 7 “Б” сыйныфы укучысы Самигуллина Азалия үзләренең Р.Миңнуллинның шигырьләрен һәм үз әсәрләрен сәнгатьле укыды. Алар чыгышлары яздырылган видеоны инде тикшерүгә тапшырдылар.














