Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте 30.05.2020

Мәктәп еллары... Рәхәт тә, куанычлы да, ваемсыз да, тынгысыз да мәктәп еллары. Моның шулай икәнен бары тик мәктәпне тәмамлар чак җиткәч, белем алган мәктәбеңнән читтә булганда гына аңлыйсың.
Бүгенге көннән башлап чыгарылыш сыйныфлар өчен кыңгыраулы мәктәп еллары үзенең ыгы-зыгысы, күңелле мизгелләре, борчу-мәшәкәтьләре белән артта калды. Безнең 11 нче сыйныф укучыларының бүген “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Бу гадәти булмаган (онлайн форматта) чарада 2020 нче ел чыгарылыш укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылар катнашты. Чара гимназиябез директоры Шәмсиева Гөлфия Гаязовнаның чыгышы белән башланып китте. Ул укучыларга алдагы тормышларында, имтиханнарында уңышлар теләде, бәйрәм белән тәбрикләде. Аннан чыгарылыш сыйныфка Казан шәһәре мэры Метшин Илсур Рәисовичның чыгышы яздырылган видео форматында котлау җиткерелде. Сүз, әлбәттә, чыгарылыш сыйныф укучыларының киңәшчеләре, сыйныф җитәкчеләре Мингалиева Римма Ростамовнага да бирелде. Ул балаларга үзенең иң матур, иң изге теләкләрен җиткерде.Шулай ук барлык укытучыларның, әти-әниләрнең теләкләре яздырылган видеоязмалар да әзерләнгән иде. Ә 2020 нче елгы чыгарылыш сыйныфы, үз чиратында, барысына да хөрмәт һәм ихтирам тулы рәхмәтләрен белдерде.
Мәктәп еллары :кызыклы дәресләр, шау-шулы тәнәфесләр, төрле сәяхәтләре белән искә төшә. Мәктәп еллары һәр кеше тормышында зур урын алып тора, чөнки ул еллар – балачак еллары. Ә балачакны беркемнең дә читләтеп үтә алганы юк. Үзебезнең яраткан укучыларыбызга алдагы тормыш юлларында гел уңышлар гына телибез. Гимназиябезнең горурлыгы булып, зур үрләргә ирешергә язсын аларга! -
Иң яхшы буклет конкурсында катнашу 29.05.2020

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы гражданлык һәм патриотизм хисен формалаштыру, илебезнең героик үткәненә хөрмәт тәрбияләү максатыннан якташларыбызның исемнәрен һәм батырлыкларын, шул исәптән урам исемнәрендә мәңгеләштерелгән исемнәрен белү буенча иң яхшы буклет конкурсы үткәрә. Безнең 5 “А” сыйныфы укучысы Файзуллина Юлия дә “Минем якташларым-Ватанны саклаучылар” исемле буклеты белән биредә катнаша. Аңа әлеге конкурста уңышлар телибез!
-
Соңгы кыңгырауны көтеп... 28.05.2020

Быел чыгарылыш сыйныфлар өчен күптән көтелгән соңгы кыңгырау онлайн “чыңлаячак”. Ләкин бу укучыларның кәефен төшерми, алар инде гомердә бер генә килә торган бәйрәмнәренә әзерлек алып баралар. Хөрмәт йөзеннән бүген гимназиянең һәр укытучысы 30 нчы майда үтәчәк “Соңгы кыңгырау”га чакырылды. Чакыру да быел үзенчәлекле – видеочакыру. “Барыгызны да көтеп калабыз”,- дип мөрәҗәгать ителде анда.
Әлбәттә, бу тантаналы чарада барлык укытучылар да катнашачак. Беренчедән, бу зур бәйрәм беренче тапкыр шундый формада үтсә, икенчедән, чыгарылыш сыйныф укучыларын барысы да күрәсе, теләкләрен телисе килә. -
ТАССРга 100 ел! 27.05.2020

Нәкъ йөз ел элек, 1920 елның 27 маенда, Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелү турында декрет кабул итә. Бүген бу дата безнең өчен иң зур һәм иң бөекләреннәр берсе. 100 ел эчендә республикабыз катлаулы юл үткән. Бүген Татарстан-киләчәккә омтылган территория, анда яшәү һәм эшләү уңайлы, шуңа да безнең горурлыгыбыз һәм иртәгәсе көнгә ышанычыбыз бар.
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан гимназиябездә уку елы буе эшләр алып барылды. Мәсәлән, безнең ТАССРга багышланган үзебезнең проектыбыз барлыкка килде. Биредә укытучылар да, укучылар да зур эш башкарды: республикабызның тарихы тагын да тирәнрәк өйрәнелде, күпмедер дәрәҗәдә ачышлар ясалды, төрле конкурс-акцияләр оештырылды. Болар барысы да безнең Татарстанны яратуыбыз, зур нәтиҗәләргә ирешкән республикабыз белән горурлануыбыз турында сөйли. Алга таба да чәчәк атсын, зур үрләргә ирешсен иде туган җиребез! -
Җәйге каникуллар алдыннан инструктажлар үткәрелде 26.05.2020

Укучыларның күптән көтелгән җәйге канкуллары да килеп җитте. Җәйге каникуллар башланыр алдыннан укучыларның ата-аналары белән куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелергә тиеш. Бүген бездә дә әлеге инструктаж үткәрелде. Бу кагыйдәләрне ата-аналарга да, укучыларга да искәртергә кирәк, чөнки иң мөһиме-балаларның сәламәтлеген кайгырту.
-
Регионара конкурста җиңү 26.05.2020

Безнең гимназия укучылары Казан һәм Ижевск шәһәрләренең муниципаль гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен " Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!» , "Халык геройлары-ил геройлары" регионара конкурсында катнаштылар.
Март аенда конкурсның мәктәп этабы узды. Конкурста Ижевск һәм Казан шәһәрләре муниципаль гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары катнашты.
Казан шәһәре буенча финалга-регионара этапка 45 укучы чыкты. Бу конкурста җиңүчеләр арасында безнең укучыбыз да бар. 9 "Б" сыйныф укучысы Ключникова Анна "Халык геройлары – ил геройлары" темасына тикшеренү проекты номинациясендә җиңүче дип табылды. Без аны зур уңышы белән котлыйбыз һәм киләчәктә яңа үрләр яулавын телибез! -
Соңгы кыңгырау - онлайн 25.05.2020

Бүген,25 май көнне, Россиянең югары сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау онлайн шалтырады. Биредә безнең укучылар да катнашты. Акцияне чыгарылыш сыйныфларга ярдәм йөзеннән РФ Мәгариф министрлыгы оештырды. Масштаблы онлайн-марафон "ВКонтакте"социаль челтәрендәге ведомство берләшмәсендә узды.
Аны 10:00 сәгатьтә РФ мәгариф министры Сергей Кравцов ачты, ул котлау сүзләре белән чыгыш ясады һәм үзенең мәктәп еллары турында сөйләде. Аннан сүзне илнең барлык төбәкләреннән педагоглар һәм укучылар алды. Туры эфирда алар чыгарылыш сыйныф укучыларын соңгы кыңгырау бәйрәме белән котладылар. Чыгыш ахырында аларның һәркайсы соңгы звонок чыңы символы буларак кыңгырау чылтыратты. -
Җәйге каникуллар башланды 23.05.2020

Һәр укучының иң яраткан вакыты - җәйге каникуллар. Елның иң җылы сезонына туры килүче иң озын каникуллар, чыннан да, вакыйгаларга һәм маҗараларга бай "кечкенә тормыш" ка әверелә... 1-8 нче сыйныф укучылары өчен җәйге каникуллар инде килеп тә җитте. Ул балалар өчен быел 24 нче майдан ук башлана. Укучыларга инде 4 нче чирек һәм еллык билгеләре дә чыгарылды.
Без укучыларны уку елы тәмамлану белән котлыйбыз һәм каникулларны күңелле, файдалы үткәрергә телибез. Һәр көн якты, җылы, шатлыклы һәм онытылмас булсын! -
Куркынычсызлык кагыйдәләре турында сыйныф сәгате 21.05.2020

Балаларга көндәлек тормышта нинди куркыныч янаганын аңлату максатыннан, 3 “Б” сыйныфы укучыларына куркынычсызлык кагыйдәләре турында дистанцион сыйныф сәгате үткәрелде. Алар белән бу мәсьәләгә карата фикер алышу оештырылды. Укучылар бу тема буенча видео да карап үттеләр. Анда аларга төрле ситуацияләрдә тиз ориентлашырга һәм рациональ карарлар кабул итәргә өйрәтелде.
-
Сугыш чоры балалары турында әңгәмә 20.05.2020

2020 елның 9 маенда Бөек Җиңүгә 75 ел тулды. Безнең гимназиядә уку елы башыннан һәм әле хәзер дә бу зур темага төрле чаралар, конкурслар, сыйныф сәгатьләре үтә. Мәсәлән, бүген, 20 апрель көнне, 8 “Б” сыйныфы укучылары белән cугыш чоры балалары турында әңгәмә үткәрелде.
Сугыш китергән авырлыкларны, югалтуларны бала чакларында ук кичерергә туры килә аларга. Ләкин алар сынмыйлар-сыгылмыйлар, хәтта киресенчә, сугыш барган җирләрдә балаларның, яшүсмерләрнең күбесе фронтта зурлар белән бергә Җиңү өчен көрәшкә керә. Нәкъ тә шулар турында сөйләшеп үтелге әлеге әңгәмәдә. Шулай ук яшь геройларның кайберләре белән укучылар үзләре дә таныштырды, аларның батырлыклары турында сөйләп үтте. Укучыларыбыз безнең бүгенге аяз күк өчен көрәшкән геройларны онытмый, алар мәңге хәтердә!














