Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Пионерия көне 19.05.2020

1922 елның 19 маенда комсомолның 2 нче бөтенроссия конференциясе бөтен җирдә пионер отрядларын булдыру турында карар кабул итә. Бу вакыйга хөрмәтенә 19 май СССРда Пионериянең туган көне буларак билгеләп үтелә.
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан эшләгән проектыбыз кысаларында бу темага кагылышлы экспонатлар безнең гимназия музеенда да теркәлгән. Биредә без гимназиябезнең пионерия хәрәкәтенең тарихын белә алабыз.
Мәктәп тарихында егерменче елларда башланган пионер хәрәкәте тирән эз калдырган. Яңа бистә өчен пионер оешмасы зур яңалык була.Татар халкының танылган шагыйре, комсомол, пионер хәрәкәте ветераны Мөхәммәт Садри беренче пионерлар рәтендә . 1924 нче елда мәктәптә Карл Либкнехт исемендәге Беренче пионер оешмасы төзелә. 1931 нче елдан мәктәпнең пионер оешмасы Н.К. Крупская исемен йөртә башлый. Мәктәп укучылары Н.Крупская белән шәхси очрашуга Мәскәүгә баралар. Еллар узгач, мәктәп музее эзтабарлары хәтта Круская белән Ленинны йөрткән шоферны да эзләп табалар, чөнки ул татар кешесе була.
Бу һәм тагын да кызыклы мәгълүматлар тупланган безнең музейда. Ә бүгенге көндә пионерлык эшен гимназиядә Татарстан варислары Союзы дәвам итә. -
"Гимназия хәбәрләре" газетасы 18.05.2020

Безнең гимназиядә менә дигән традиция бар – мәктәп газетасын чыгару. Газета – ул мәктәпнең үзенчәлекле елъязмасы дисәк тә була. Ул мәктәпнең ничек яшәвен, аның үзенчәлекләрен һәм проблемаларын, бәйрәмнәрен Һәм истәлекле көннәрен, уңышларын чагылдыра, аерым коллектив вәкилләренең ирешкән уңышлары һәм җиңүләре турында сөйли, аларның фикерләрен, килеп туган проблемага яки әһәмиятле вакыйгага үз карашларын белдерә ала. Мәсәлән, “Сердәш” рубрикасында укучылар үзләренең фикерләрен белдерсә, “Каурый каләм”дә үзләренең иҗат җимешләре белән уртаклаша.
Электрон газетаның апрель саны бөек әдибебез Г.Тукайның туган көненә һәм Туган тел көненә багышланды. Яңа сан белән http://gazeta.tgim.ru/76/ сылтамасы аша таныша аласыз. -
ТАССРның 100 еллыгына багышланган конкурс 15.05.2020

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан гимназиядә дистанцион конкурс уздырылды. Укучылар Татарстанның башкаласы – Казан шәһәренең истәлекле урыннарын рәсемгә төшерделәр. Шулай ук шәһәребез турында презентацияләр ясаучылар да булды. Анда башкаланың тарихы, һәйкәлләре, истәлекле урыннары хакында мәгълүмат бирелде.
-
Хәтер дәресе 14.05.2020

Без матур илдә, тыныч вакытта яшибез. Илебез өстендә күк тыныч. Бу – бәхет, чөнки сугыштан да куркынычрак бернәрсә дә юк. Бүгенге тынычлык өчен безнең әби-бабаларыбыз күпме авырлык кичергән дә, күпме корбаннар китерелгән. Хәзер безнең бурыч – бу хакта онытмау. Шуңа да бүген 8 “Б” сыйныфы укучылары белән “Хәтер дәресе” үткәрелде.
Сугышны без үз күзләребез белән күрмәгән, югалтулар, авыр кичерешләр аша үтмәгән. Аның турында без бары тик китаплардан, фильмнардан һәм ветераннарның хикәяләреннән генә беләбез. Безнең ил бик зур фаҗига кичергән ул вакытта. Ә нәрсә соң ул "сугыш" дигән сүз? Тылдагылар ничек яшәгән? Кемнәр алар сугыш чоры балалары? Ветераннарны бүген ничек олылыйбыз? Геройларыбызны хәтерлибезме? Сугыш нинди югалтулар китергән? Нәкъ тә әлеге сорауларга җаваплар “Хәтер дәресе”ндә каралды. -
ТАССРның 100 еллыгына багышланган проект 13.05.2020

2020 ел Татарстан Республикасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан ителде. Әлеге чара безне дә урап узмады. ТАССРның 100 еллыгы буенча безнең проектыбыз эшләп килә. Монда барлык сыйныфлар да үзләренең хезмәтен куя. Укучылар ТАССРның тарихы, аның күренекле шәхесләре, тарихи урыннары турында күп мәгълүмат җыйдылар. Ә проектның эчтәлеге белән гимназиябезнең үзенең сайтында танышырга була. https://tgim1.edusite.ru/p181aa1.html
-
Уку елы ахырына бар көчләрне туплап... 12.05.2020

Язның җылы көннәре, зур бәйрәмнәре белән соңгы ае да үтеп бара. Димәк, балалар күптәннән көткән җәйге каникуллар да күп тә үтми килеп җитәчәк. Ә әлегә без читтән торып укуны дәвам итәбез. Шушы аз вакыт эчендә укучыларга яхшы билгеләр һәм ныклы белем туплап калулары мөһим. Уку елы тәмамланырга бик аз калды, шуңа да укытучыларга да, укучыларга да бар көчләрен тупларга кирәк булачак. Барысына да уңышлар телибез!
-
Бөек Җиңү көне белән! 09.05.2020

Барыбыз өчен дә иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Бөек Җиңү көне дә килеп җитте. Быел бу олы дата 75 еллыгын билгеләп үтә. 1941 нче елда башланган Бөек Ватан сугышы 1945 нче елның 9 нчы маенда гына тәмамлана. Бу Җиңү зур корбаннар аша килгән. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар мәңге онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек! Без Ватаныбыз азатлыгы өчен рәхимсез сугышта һәлак булган, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән хезмәтчәннәребез алдында баш иябез.
Бүген без, аяусыз сугыш корбаннарын хөрмәтләп, “Үлемсез полк” акциясендә катнаштык. Бу чара онлайн форматта үтте. Укучылар сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән фотога төшеп, аны социаль челтәрләрдә урнаштырдылар. Алар әби-бабаларының нинди авырлыклар аша үткәнен аңлый һәм алар белән горурлана. Без барыбыз да алар алдында баш иябез! -
"Ветеранга открытка" акциясендә катнашу 08.05.2020

8 “Б” сыйныфы укучылары “Җиңүгә кадәр 10 көн” дип исемләнгән акция кысаларында үз куллары белән Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына открыткалар әзерләделәр. Шулай алар геройларыбызны Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котладылар. Үз куллары белән ясалган открыткалар аларга яшь буынның фашист илбасарларын җиңүгә үз өлешләрен керткән ата-бабаларыбызны хәтердә саклавы турында искә төшерәчәкләр.
-
"75 бишле - безнең Җиңү" 07.05.2020

Гимназиябезнең 5 “А” сыйныфы “Җиңүгә кадәр 10 көн” акциясе эчендәге “75 бишле – безнең Җиңү” чарасында катнаштылар. Алар 6 нчы апрельдән бирле алган 75 “5”леләренең фотосурәтен социаль челтәрләргә куйды.
-
"Бөек Җиңү геройлары" конкурсында катнашу 06.05.2020

Патриотик конкурс кысаларында катнашучыларның иҗади һәм тикшеренү потенциалын тормышка ашыру һәм аларга ярдәм итү максатын алга куйган “Бөек Җиңү геройлары” дип аталган Бөтенроссия конкурсында безнең 4 “А” һәм 8 “Б” сыйныфлары укучылары катнашты. Алар Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы эшләрен тапшырып, дипломга лаек булдылар.














