Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Сугыш техникасы кул эшләре 17.03.2020

2020 елда Бөек Җиңүгә 75 ел тула. Гимназиябездә бу чарага әзерлек инде уку елы башыннан ук бара. Ә бүген 7 “А” сыйныфы укучылары Бөек Ватан сугышы техникасы кул эшләре ясадылар. Кайбер балалар техниканы үзен генә түгел, ә мәйданчыклар белән бергә эшләгәннәр иде.
-
“Балигъ булмаганнарның юридик җаваплылыгы” лекциясе 16.03.2020

Теләсә кайсы, шул исәптән балигъ булмаган гражданның төп бурычы – законнарны үтәү һәм хокук бозуларны булдырмау, шулай ук башка затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозмау.
Әлеге вазыйфаны үтәмәгән өчен граждан, шул исәптән балигъ булмаган балалар, юридик җаваплылыкның дүрт төре буенча җәлеп ителергә мөмкин: 1) җинаять; 2) административ; 3) гражданлык; 3)дисциплинар.
Болар турында бүген 8-10 нчы сыйныфларга КФУ студенты, безнең гимназиябезне тәмамлаган Азизова Эльза сөйләп үтте. Ул “Балигъ булмаганнарның юридик җаваплылыгы” дип исемләнгән лекция укыды, укучыларның сорауларына җавап бирде. Яшүсмерләргә алар укыган гимназияне тәмамлаган студентны тыңлау кызыклы иде, шуңа да үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирүчеләр күп булды. Бу лекциядән укучылар бик күп файдалы мәгълүмат та ала алдылар. -
"Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек" 12.03.2020

Гимназиябезнең шигърият сөючеләре бүген “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек” дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр конкурсында булып кайттылар. 2 “Б” һәм 3 “Б” сыйныфлары укучылары бөек шагыйребез Г.Тукайның әсәрләрен сәнгатьле сөйләделәр, үзләре язган шигырьләре белән дә таныштырып үттеләр.
Башлангыч сыйныфтан ук шигърияткә карата мәхәббәт уянган әлеге укучыларыбызда безнең өмет зур. Уңышлар аларга! -
“Аларның исемнәре белән безнең шәһәр урамнары аталган” иҗади эшләр конкурсы 11.03.2020

Гимназиябездә “Аларның исемнәре белән безнең шәһәр урамнары аталган” дип исемләнгән иҗади эшләр конкурсы үтте. Укучылар кызыклы һәм эчтәлекле эшләр башкардылар. Алар Девятаев, Рихард Зорге, Захитов, Гаврилов, Карбышев урамнары исемнәренең килеп чыгышын ачыкладылар, бу шәхесләр турында күп кенә мәгълүмат бирделәр. Балалар әлеге эш белән бик теләп шөгыльләнделәр, чөнки үзләренә дә урам исемнәренең килеп чыгышы кызыклы иде. Бу конкурс белән без күпмедер дәрәҗәдә укучыларны шәһәребезнең тарихына да кызыксыну уяттык дип саныйбыз.
-
Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты 06.03.2020

Яз белән бергә безгә искиткеч бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне килеп җитте. Ә гимназиябездә гүзәл затлар өчен бәйрәм концерты үткәрелде. Биредә 1 нче сыйныфтан алып өлкән сыйныфларга кадәр укучылар катнаштылар. Чара матур эчтәлекле шигырьләр, моңлы җырлар, матур биюләр белән үрелеп барды.
-
"Музыкаль тәнәфес"тә ТАССРның 100 еллыгына багышланган эфир 03.03.2020

2020 нче елда ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан безнең гимназиядә проек эшләп килә. Бу проект кысаларында укучылар ТАССР тарихын өйрәнә, моның белән бәйле конкурсларда катнаша, плакатлар, рәсемнәр ясый һ.б. Гимназиядә тагын бер эшләп килүче проект – “Музыкаль тәнәфес”проекты да бу мәсьәләдән читтә кала алмады, шуңа да бүген укучылар озын тәнәфесләрдә республикабыз турында җырлар тыңлап үттеләр.
-
Саф һәм җыр смотры 27.02.2020

Ватаныбызны саклаган геройларның исемнәре халкыбызның хәтерендә мәңге сакланыр. Һәр өлкәннең бурычы – һәр буын ата-бабаларыбызны искә алсын өчен үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм үз илеңә мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Традиция буенча безнең мәктәптә Ватанны саклаучылар көненә багышланган саф һәм җыр смотры узды. Мәктәп укучыларына үзләренең саф әзерлеген, командирның командаларының төгәллеген, дөрес башкарылуын, колоннада маршировканың төгәллеген һәм дөреслеген, рапорт тапшыруның төгәллеген һәм дөреслеген, җырның оста башкарылуын һәм сөйләмнең төгәллеген күрсәтергә туры килде. Һәм, әлбәттә инде, кием формасы бәяләүнең соңгы критерие түгел иде.
Урыннар түбәндәгечә билгеләнде. 6-7 сыйныфлар арасында:
1 урын – 6 “Б”;
2 урын – 6 “А”;
3 урын – 6 “В”.
7-8 сыйныфлар арасында:
1 урын – 7 “В”;
2 урын – 7 “А”;
3 урын – 8 “А”.
Әлеге чара бер сулышта сизелмичә дә узып китте. Командалар яхшы әзерлек күрсәттеләр. -
Хәрби-гамәли спорт төрләре буенча эстафета 26.02.2020

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бездә 9-10 сыйныфлар арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча эстафета үтте. Ул берничә этаптан торды: 1) автоматны сүтеп җыю; 2) азимутны билгеләү; 3) яраларны бәйләү һ.б. Иң активлары булып 9 “А” сыйныфы булып чыкты. Алар зур кызыксыну белән әлеге бәйгеләрдә катнаштылар. Урыннар түбәдәгечә куелды: 1 урын – 9 “А”, 2 урын – 9 “Б”, 3 урын – 10 “А”.
-
Китапханәдә дәрес үткәрелде 25.02.2020

Рус теле һәм әдәбияты декадасы кысаларында китапханә белән берлектә 7 “В” сыйныфы өчен Б.Полевойның “Повесть о настоящем человеке” китабына багышланган дәрес үтте. Укучылар биредә Б.Н.Полевойның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, повестьнең төп герое характерын ачтылар; бурыч, җаваплылык, чыдамлык, кыенлыкларны җиңеп чыгу, кешеләрне аңлый һәм хөрмәт итә белү кебек әхлакый сыйфатларны үстерделәр.
-
Халыкара Туган тел көненә багышланган кичә 21.02.2020

Бүген гимназиябездә Халыкара Туган тел көненә багышланган әдәби - музыкаль кичә уздырылды. Ул татар теле укытучылары һәм 2 “Б”, 3 “Б”, 4 “А” сыйныфы укучылары катнашында үткәрелде. Алып баручылар туган телебез – татар теле – турында сөйләсәләр, башкалар сәхнәдә күренекле шагыйрьләребезнең шигырьләре белән таныштырып үттеләр. Шулай ук әсәрләрне сәхнәләштерү, музыкаль композицияләр белән бәйләү зур урын алып торды. Әлбәттә, кичәнең ахыры татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Әлеге җылы кичә беркемне дә битараф калдыра алмады.














