Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Яңа уку елы башланды 02.09.2020

Җәйге яллардан соң яңа уку елы да башланып китте. Укучылар инде яңа көчләр туплап белем алырга да әзерләр. Беренче көннән үк алар гадәти гимназия тормышына кереп киттеләр. Иртән, дәрескә кыңгырау шалтыраганчы, балалар барысы да күңелле музыка астында иртәнге зарядка ясадылар, дәресләрдә актив катнаштылар. Шулай итеп, укучылар өчен каникуллардан соң белем дөньясына кереп китү авыр булмады. Бу елны аларны гимназиябездә кызыклы ачышлар, әлегә ирешелмәгән үрләр, яңа белемнәр көтә.
-
Белем көне белән! 01.09.2020

Белем көне... Инде күп гасырлар дәвамында нәкъ менә бу көнне укучылар иртән-иртүк мәктәпкә ашыгалар. Аларны инде тагын да иртәрәк мәктәпкә килгән укытучылар каршы ала. Яңа уку елы башлана...
Белем көне - укытучылар белән укучылар бәйрәме генә түгел. Белем көне әти-әниләр өчен дә, студентлар өчен дә, аң-белемнәрнең дөньяда иң зур байлык икәнен аңлаган кешеләр өчен дә зур бәйрәм!
Бездә дә бүген әлеге бәйрәмгә карата тантаналы линейка узды. Быел 80 бала гимназиябезнең ишеген беренче тапкыр укучы буларак атлады. Бу көн аларга аеруча истәлекле, чөнки бүгеннән тормышның яңа сәхифәсе, танып-белү, иҗади уңышлар чоры башлана.
Әлеге бәйрәм көнендә барлык укучыларга белем нигезләрен тырышып, кызыксынып үзләштерүләрен телибез. Ә укытучылар алга таба да үзләренең зирәклеге, тәҗрибәсе, талантына таянып, яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә барысын да эшләр дип ышанабыз. Быелгы уку елы яңа иҗади ачышлар, җиңүләр елы һәм һәрберебез өчен дә тыныч-имин һәм нәтиҗәле булсын! Бәйрәм белән! Хәерле сәгатьтә!
-
Гимназиядә укытучылар киңәшмәсе үтте 31.08.2020

Бүген, 31 нче август көнне, гимназиядә укытучылар киңәшмәсе үтте. Җыелыш барышында үткән елда уку һәм тәрбия өлкәләрендә ирешелгән уңышлар саналды һәм анализланды, нәтиҗәләр чыгарып, алдагы яңа уку елына төгәл максат-бурычлар һәм аларны чишү юлы каралды. Ә укытучылар һәрберсе яңа көчләр туплап, балаларга янәдән белем ишекләрен ачырга әзерлекләрен белдерде.
-
Яңа уку елына әзер! 28.08.2020

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып килә. Ниһаять, гимназиябез озак вакытка дәвам иткән дистанцион укудан соң укучыларны каршылап ишекләрен ачачак. Укытучылар коллективы да яңа уку елына инде әзер. Укучыларыбызны түземсезлек белән көтеп калабыз!
-
Табигатьне саклыйк 26.08.2020

Балаларга экологик тәрбия бирү – табигатьне сакларга әзер булу гына түгел, ә әхлак нигезләрен формалаштыру да. Әйләнә-тирә дөнья, анда барган процесслар һәм кеше белән янәшә яшәүче тере организмнар турында яңа белемнәр алу аның интеллект үсешенә ярдәм итә. Табигать матурлыгын тою сәләте эстетик хисне , ә табигать күренешләре, үсемлекләр, хайваннар артыннан күзәтү игътибарны, хәтерне үстерә. Үсемлекләр һәм хайваннарны карау пөхтәлек һәм җаваплылык, ярдәмчеллек һәм мәрхәмәтлелек тәрбияләргә ярдәм итә. Шуны истә тотып, гимназиябездә уку елы барышында экологик отряд эшли. Укучыларыбыз тирә-юньгә бик игътибарлы, шуңа да, ялда булсалар да, алар экологик темага рәсемнәр дә ясаганнар. Аларның һәрберсе тирән эчтәлекле, һәрберсе билгеле бер проблеманы аңлата. Балаларның, бигрәк тә башлангыч сыйныф укучыларының экологик проблемаларны аңлаулары безне бик сөендерә.
-
Китап сөюче укучыларыбыз 24.08.2020

Җәйге каникулларда укучыларыбыз яңа әсәрләр белән танышуларын дәвам итәләр. Алар рус, инглиз һәм, әлбәттә, татар әдәбиятын бик яратып укыйлар. Укучыларыбызның күбесе әлеге әсәрләргә иллюстрацияләр дә ясый һәм безнең белән бүлешә.
-
Китап - кешенең хәтере 21.08.2020

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.
Без үткәнебезне, тарихыбызны онытмыйча, гел хәтердә саклап, яңартып киләбез.Шуңа да гимназиябезнең китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе оештырылган. Биредә халкыбызның, илебезнең тарихы, гореф-гадәтләре, аның күренекле әдипләре, шәхесләре һ.б. турында күп кенә мәгълүмат белән танышып була.
-
ТАССРга багышланган рәсемнәр 10.08.2020

Быел республикабыз ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтте. Ел дәвамында бу бәйрәмгә карата күп кенә чаралар оештырылды, әзерлек тә актив барды. Җәйге яллар булса да, укучыларыбыз бу зур вакыйга турында әле дә онытмыйлар. Мәсәлән, укучыбыз Татарстанның һәм татар халкының йөзе булган гербын, флагын һәм милли киемнәрне ясаган. Балаларның мондый активлыгы һәм җәйге ялларын файдага үткәрүләре безне сөендерә генә.
-
Җәйге каникуллар - файдага 03.07.2020

Быел балаларның иң яраткан җәйге каникуллары иртәрәк башланды. Аларның дистанцион дәресләрдән ял итәргә, яңа уку елына көч тупларга да вакытлары күбрәк булды. Безнең укучыларыбыз каникулларын бушка үткәрми, алар социаль челтәрләрдәге төрле конкурсларда катнашалар, бүләкләр дә алалар. Мәсәлән, укучыбыз Сөләйманова София иҗади бәйгеләрдән читтә кала алмый. Ул социаль челтәрдә үткәрелгән конкурста үзенең инглиз телендә язылган иҗади эше белән бүләкләр дә яулаган. Алга таба да иҗади уңышлар аңа!
-
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2020

Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм – Балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтә. Башлангыч сыйныф укучылары бүген бу темага багышланган рәсемнәр ясадылар, шулай алар бер-берсен бәйрәм белән котладылар .
Балачак – иң бәхетле һәм мәшәкатьсез вакыт ул, күңелдә җылы хисләр генә калдыра. Без һәр баланың әти-әнисе кочагында үсүен, һәр сабыйның үз бәхете белән туып, олыларның игътибарын кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвен телибез. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын. Сез – безнең киләчәгебез!
Барлык балаларга да яхшы ял, ныклы сәламәтлек һәм күңелле тәэсирләр телибез!














