Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Башлангычлар туган көн белән котлый 20.10.2020

Гимназиянең гомуми чаралары-конкурслары гына түгел, ә сыйныфлар эчендә дә бик күп чаралар үтә, аеруча башлангыч сыйныфларда. Алар кабинетларында төрле тематикага багышланган почмаклар, үзләренең күргәзмәләрен дә ясыйлар. Шулай ук традицион чаралары да бар әле аларның, аларның берсе – туган көн белән котлау. Сыйныфташларының туган көне барысы өчен дә бәйрәм, чөнки алар гади генә котлаулар сөйләп кенә калмыйлар. Тәнәфесләрдә алар уеннар-җырлар белән әлеге үзләре өчен “кечкенә генә бәйрәм”не үткәреп җибәрәләр. Бүген дә шундый күңелле көннәрнең берсе иде.
-
Г.Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган презентацияләр конкурсы 19.10.2020

Габдулла Тукай – татар әдәбиятының классигы, иң якты йолдызы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең горурлыгыбыз. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Без Тукайның үз милләтенең киләчәге, теле , мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы булуын һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь икәнлеген һәрдаим истә тотабыз. Үлемсез Тукай шигърияте, халык вөҗданы байрагыдай, гасырлардан гасырларга узган. Аның иҗатын онытырга безнең хакыбыз юк. Укучыларга да моның мөһимлеген без гел искәртеп торабыз, әледән-әле төрле чаралар уздырабыз. Бу атнада да Г.Тукайга багышланган презентацияләр конкурсы үтте. Укучылар үзләре башкарган әдипнең язмышы, иҗаты турында белешмә бирелгән презентацияләрен тапшырдылар.
-
Китапханәгә сәяхәт 16.10.2020

Бүген 1 “А” сыйныфы укучылары беренче тапкыр гимназия китапханәсе белән таныштылар. Алар китап күргәзмәләре,аннан тыш төрле конкурс күргәзмәләре белән таныштылар. Китапханәчебез нәни укучыларыбызга китапханәдә нинди һәм күпме китаплар барлыгы турында, китапны ничек тоту, алу һәм кире тапшыру, формуляр тутыру турында сөйләде. Шуннан алар балалар өчен булган бүлекләр белән дә таныштылар. Ә ахырдан кайбер укучылар биредә китаплар алып, укып та алдылар.
-
"Минем яраткан урамым" конкурсы 15.10.2020

Күптән түгел ТАССРның 100 еллыгы билгеләп үтелде. Әле хәзер дә республикабызда моңа карата төрле чаралар үткәрелеп килә. Без дә ТАССРның 100 еллыгына карата “Минем яраткан урамым” дип исемләнгән фотосурәтләр конкурсын үткәрдек. Биредә 7 “Б” сыйныфы актив катнашты. Укучылар башкалабызның көзге бизәкләргә төренгән урамнарының фотосурәтләрен әзерләгәннәр иде. Урамнар гына түгел, туган ягыбыз да көз көне аеруча матур, “алтын” төскә керә. Укучыларыбыз нәкъ тә шул мизгелләрне фотосурәтләрендә күрсәткәннәр.
-
Иртәнге зарядка буенча рейд 14.10.2020

Белгәнебезчә, ничә еллар дәвамында бездә “Иртәнге зарядка” проекты уңышлы эшләп килә. Дәресләр алдыннан иртәнге зарядка баланың уку көненең күңелле башланып китүенә ярдәм итә. Һәр көн беренче дәрес алдыннан үткәрелә торган гимнастика тәрбия һәм сәламәтләндерү бурычларын хәл итә. Көн саен күнегүләр организмга уңай тәэсир итә, дөрес гәүдә тотышын, сулыш актларын формалаштыруга ярдәм итә, даими рәвештә иртәнге гимнастика, спорт белән шөгыльләнү гадәтен тәрбияли, уңай эмоциональ кәеф һәм сыйныфта «күмәк рух» ны стимуллаштыра. Физик күнегүләрне күмәк башкару дәресләр башланганчы ук укучыларны дисциплинага өйрәтә, оештыра, берләштерә, аларның эшкә сәләтлелеген арттыра.
Ә укучыларның күнегүләрне дөрес башкаруын, активлыгын бездә гимназиянең спорт секторы тикшерә. Көн саен иртән билгеле бер сыйныфтан спорт буенча җаваплы укучылар иртәнге зарядка буенча рейд үткәрә. Тикшерү барышында һәр сыйныфка тиешле билге куела.Мәсәлән, бу атнада әлеге эшкә 9 “Б” сыйныфы укучылары җаваплы булды.
-
"Янә туган ягымда алтын көз" 13.10.2020

Бала кул эшләре ясаганда фикерләү, тактиль сизгерлек, игътибар һәм кулларның вак моторикасы арта — болар барысы да аңа киләчәктә кирәк булачак. Без дә әлеге эшне балалар өчен файдалы дип күрәбез, шуңа да бездә 1-6 сыйныфлар арасында "Янә туган ягымда алтын көз" дип исемләнгән табигый материалдан эшләнмәләр конкурсы үтте. Балалар әлеге чарада бик актив катнаштылар. Конкурс эшләре бик күп булу сәбәпле, урыннар төрле номинацияләр буенча куелды. Әлеге кул эшләреннән бездә зур күргәзмә дә оештырылды. Аны укучылар,укытучылар да бик яратып карыйлар.
-
Бездә рәсем конкурсы үтте 12.10.2020

Октябрь башында Халыкара өлкәннәр көне булып узды. Бу - безнең барыбыз өчен дә үзгә бәйрәм. Өлкән буын кешеләре зирәклек чыганагы, уникаль белем һәм тормыш тәҗрибәсен саклаучылар булып тора һәм менә шуңа күрә дә яшь буын өчен алар кыйммәтле байлык санала. Нәкъ менә тормышта авыр минутлар булганда, киңәш сорап, аларга мөрәҗәгат итәбез, алар белән шатлык, уңышларыбыз турында уртаклашыбыз. Шуңа да өлкәннәр – безнең иң зур байлыгыбыз.
Шушы олы бәйрәм кысаларында бездә әлеге темага карата рәсем конкурсы да үткән иде. Ә бүген инде аларга йомгак ясалды.
-
Хезмәт секторы эшчәнлеге 09.10.2020

Бүгенге тормышның төрле яклы булуын аңлап, мәктәптә төп юнәлешләрнең берсе укучыларның шәхесен тәрбияләүгә бирелә. Алар җәмгыятьтә үз урынын таба, үз-үзен дөрес тота, башкалар белән аралаша, бер-беренә ярдәм итә белергә тиеш. Нәкъ тә шушы максатлардан чыгып, үзидарәчелек эшчәнлеге гимназиядә даими эшләп тора.
Мәсәлән, үзидарәчелекнең хезмәт секторы даими рейдлар үткәреп тора. Бу атнада 5 “А” сыйныфы укучылары дәресләрдән соң дежурларның үз кабинетларын тотышын тикшерә. Сыйныф кабинеты чиста-пөхтә, такталар сөртелгән булырга тиеш. Әлегә тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык сыйныфлар да үз вазифаларын үтиләр.
-
"Көз бүләкләре" конкурсында нәни укучыларыбыз чыгышы 08.10.2020

“Көз бүләкләре” конкурсы кысаларында 1 “А” сыйныфы укучылары кечкенә генә бәйрәм концерты оештырдылар. Укучылар көзгә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Шулай ук тамашачыларга көзге уңыш, җиләк-җимеш, яшелчәләр турында табышмаклар да әйтелде.
Нәни укучыларыбыз өчен бу әле беренче генә чыгышлары булса да, ул бик уңышлы килеп чыкты. Без әле аларны алдагы бәйрәмнәрдә дә чыгышлары белән көтеп калабыз.
-
"Гимназия хәбәрләре"нең яңа номеры 07.10.2020

Безнең гимназиядә менә дигән традиция бар – мәктәп газетасын чыгару. Газета – ул мәктәпнең үзенчәлекле елъязмасы дисәк тә була. Ул мәктәпнең ничек яшәвен, аның үзенчәлекләрен һәм проблемаларын, бәйрәмнәрен Һәм истәлекле көннәрен, уңышларын чагылдыра, аерым коллектив вәкилләренең ирешкән уңышлары һәм җиңүләре турында сөйли, аларның фикерләрен, килеп туган проблемага яки әһәмиятле вакыйгага үз карашларын белдерә ала. Мәсәлән, “Сердәш” рубрикасында укучылар үзләренең фикерләрен белдерсә, “Каурый каләм”дә үзләренең иҗат җимешләре белән уртаклаша.
Электрон газетаның сентябрь саны барыбызга да бәйле булган бәйрәм - Белем көненә багышланды. Яңа сан белән http://gazeta.tgim.ru/78 сылтамасы аша таныша аласыз.














