Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Лагерь дәвам итә 06.11.2020

Безнең лагерь әле дә дәвам итә, һәм бүген укучыларыбыз К.Тинчурин ял паркында булып кайттылар. Балалар саф һавада йөрделәр, төрле уеннар уйнадылар.
-
К.Насыйри музеенда 05.11.2020

Бездә лагерь дәвам итә,шуның белән бергә күңелле сәяхәтләр дә күбәя. Бүген балалар К.Насыйри исемендәге искиткеч музейда булып кайттылар. Күренекле галим, мәгърифәтче, тарихчы-этнограф, язучы һәм тел белгече Каюм Насыйрига багышланган Музей 2002 елның 2 февралендә ачыла. Ул урнашкан йорт XIX гасыр татар агач архитектурасы һәйкәле булып тора. Нәкъ менә биредә галим 1887 елдан 1902 елга кадәр яшәгән. Йорт Казанның Иске Татар бистәсенең тарихи-тыюлык территориясендә урнашкан. Хәзерге вакытта йорт үзенең иске урынында торгызылган, бинаның эчке планировкасы сакланган. Документаль материаллар буенча Каюм Насыйри яшәгән бүлмәләрнең берсе – бер үк вакытта торак бүлмә һәм фәнни лаборатория торгызылган. Музей экспозициясе Каюм Насыйриның тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйли.Экспозициянең идеясенә тарихи-биографик һәм мемориаль-көнкүреш темаларын ачу, шулай ук татар мәгърифәтчелеге фикеренең үзенчәлекләрен һәм этапларын тирән аңлау салынган. Экспозициянең нигезе – басма, кулъязма һәм эпистоляр чыганаклар. Алар арасында К.Насыйриның хезмәтләре, шулай ук мәдрәсә дәреслекләре, татар халкының телдән иҗат үрнәкләре; туганнары, шаһитлары истәлекләре һәм шәхси архивлардан фоторәсемнәр бар. Балалар боларның барысы белән дә таныштылар, аларга әдипнең тормышы, иҗаты турында бик җентекләп сөйләделәр. Шуңа да алар барысы да бүген бик күп мәгълүмат, кызыклы яңа фактлар белә алдылар.
-
Лагерьда күңелле һәм файдалы үткәрелгән көннәр 03.11.2020

Лагерьга йөрүче укучыларыбызның һәр көннәре дә бик күңелле һәм файдалы үтә. Бүген алар кинотеатрга “Дедушка нелегкого поведения” фильмына барып кайттылар. Аннан соң балаларга инглиз теле буенча кызыклы дәресләр дә үткәрелде. Биредә кызыклы уеннан, күнегүләр башкарды алар. Бүгенге көннән дә укучылар үзләренә яңа һәм кызыклы мәгълүмат ала алдылар.
-
Көзге лагерь башланды 02.11.2020

Бүгеннән башлап безнең гимназиядә "Яшь гражданнар шәһәре" көзге лагере башланып китте. Лагерь программасы бик продуктив һәм кызыклы. Беренче көнне үк балалар Болак урамында урнашкан Яшьләр театрында булдылар.Биредә алар кино жанрларын искә төшерделәр, үзләрен актерлар урынына куеп,төрле эмоцияләрен күрсәттеләр , төрле хәрәкәтләр аша башта кино жанрларын, аннан табигать күренешләрен күрсәттеләр. Фотосурәтләре буенча мультфильмнарны һәм аларның геройларын таптылар, "Чик-чирик" мультфильмын карадылар, аңа анализ ясадылар. Мультфильмдагы уңай һәм тискәре геройларны, тема һәм идеяне таптылар. Шуны әйтергә кирәк: боларның барысын да укучылар бик әйбәт башкарды. Бу көннән алар үзләренә кирәкле бик күп мәгълүмат тупладылар, күп яңалык белделәр.
-
Сәламәтлек көне 31.10.2020

Бүген, 31 нче октябрь көне, безнең гимназиядә “Сәламәтлек көне” (“День здоровья”) дип игълан ителде. Шул сәбәпле “Үзеңнең сәламәтлегеңне ничек сакларга” дип исемләнгән плакатлар конкурсы уздырылды. Биредә өлкән сыйныф укучылары да, башлангыч сыйныфлар да, 1 нче сыйныфлар да актив булдылар. Сәламәт булу һәр кешенең үзеннән, аның нәрсә белән туклануыннан, шөгыльләнүеннән тора. Балаларның күбесенең сәламәт яшәү рәвеше алып баруы, спорт белән шөгыльләнүе безне бик сөендерә генә. Һәркем дә сау-сәламәт булсын!
-
Юл хәрәкәте иминлеге көне 29.10.2020

28 октябрь көнне безнең гимназиядә «Юл хәрәкәте иминлеге көне» булып узды, аның кысаларында балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү һәм кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелде. Юл хәрәкәте иминлеге темасына әңгәмәләр, сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Кайбер сыйныфлар хәтта әлеге темага плакатлар да ясадылар.
-
Җиңү шигърияте 28.10.2020

Бүген, 28 октябрь көнне, “Җиңү шигърияте” дип аталган сәнгатьле шигырь сөйләү конкурсы үтте. Биредә башлангыч сыйныфлар Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм шул вакытта иҗат иткән шагыйрьләрнең шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Шулай ук сугыш темасына багышланган үзләре язган әсәрләрен дә сөйләүчеләр булды. Иң активлары 1 “А”, 1 “В”, 2 “А”, 3 “Б”, 4 “А”, 4 “Б”, 4 “В” сыйныфлары булды. Аеруча нәни укучыларыбызның – 1 нче сыйныфларның искиткеч сәнгатьле итеп шигырьләрен сөйләүләре жюри әгъзаларын шаккаттырды. Катнашучылар күп булу сәбәпле, нәтиҗәләр төрле номинацияләр буенча билгеләнәчәк. Әлеге шигьрият сөюче укучыларга без алга таба уңышлар гына телибез!
-
Бөтенроссия финанс грамотлылыгы атналылыгы 26.10.2020

24 нче октябрьдән 31 нче октябрьгә кадәр Бөтенроссия финанс грамотлылыгы атналыгы билгеләнгән. Ул онлайн форматта уза. Бүген бездә дә барлык сыйныфлар бу чарада катнаштылар. Кайбер сыйныфлар онлайн-квест, ә кайберләре аерым тест рәвешендә үзләренең белемнәрен сынадылар. Нәтиҗәдә барысы да сертификат, дипломнар белән бүләкләнде.
-
Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм! 23.10.2020

Сәламәт яшәү рәвеше – кешенең яшәү рәвеше, ул авыруларны җиңәргә һәм сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән. Медицина нинди генә камил булмасын, ул барысын да бөтен авырулардан коткара алмый. Кеше – үз сәламәтлеген үзе төзүче, аның өчен көрәшергә кирәк. Шуны истә тотып, спорт секторы белән берлектә бездә “Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм!” дип исемләнгән рәсем конкурсы үтте. Биредә 1 сыйныфтан башлап 7 сыйныфка кадәр укучылар катнаштылар. Башлангыч сыйныфлар да, өлкән сыйныф укучылары да актив катнашты бу конкурста.
-
Китапны сакла! 21.10.2020

«Китап-белем чишмәсе», «Күп укыган күп белер», «Китап галим — телсез мөгаллим» һәм башка бик күп мәкальләр бар китап турында халкыбызда. Чыннан да, китапта чиксез белем, мәгълүмат тупланган. Алар аша без үзебезгә кирәкле информацияне ала алабыз, белемне ныгытабыз, күпме яңалык беләбез. Матур киләчәгебезне дә китаплар аша күз алдына китерәбез. Дөрес, бүген компьютер өстенлек итә. Ләкин китап беркайчан да үзенең кыйммәтен югалтмаячак, чөнки ул кеше тормышында юл күрсәтүче төп маяк булып тора. Без аны кадерләргә, саклап тотарга тиеш. Шуңа да гимназиябезнең пресс-центр бүлеге “Китапны сакла” дип аталган иң оригиналь тышлык конкурсын игълан иткән иде. Биредә башлангыч сыйныфлар иң активлары булды. Пресс-центр бүлеге оригиналь эшләрне инде сайлап алды, нәтиҗәләр дә чыгарды. Укучыларның китапның кадерләп һәм саклап тотулары безне шатландыра гына.














