Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
И туган тел,и матур тел... 16.02.2021

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Әлеге шигырь юллары кечкенәдән үк безгә сеңдерелгән. Без аларны яттан беләбез, яттан сөйлибез һәм җырлыйбыз да.
16 февраль көнне гимназиядә “Туган тел” дип аталган җыр конкурсы үтте. Биредә барлык сыйныфлар да катнашты, алар арасыннан Г.Тукайның “Туган тел” шигыренә язылган җырны иң яхшы башкаручылар сайланып алынды, урыннар билгеләнде.
-
Муса Җәлил иҗатын беләсеңме? 15.02.2021

Бүген, 15 нче февраль көнне, татар халкының күренекле шагыйре, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан гимназиядә төрле чаралар үтте.
7 “Б” сыйныфында “Муса Җәлил иҗатын беләсеңме?” дип исемләнгән викторина узды. Укучылар 2 төркемгә бүленеп көч сынаштылар. 5 тур барышында һәр команда тулы, матур җаваплар бирделәр. Беренче турда М.Җәлилнең тормыш юлына караган сораулар тәкъдим ителде. 2-4 нче турларда аның иҗаты белән бәйле сораулар бирелде.
Укучылар чара барышында белемнәрен сынадылар, яңа мәгълүматлар да белделәр. Аларга алга таба да актив булырга, чараларда актив катнашырга чакырабыз.
-
"Мин Җәлилне укыйм" конкурсы 15.02.2021

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хакыгыз!
Бүген гимназиябездә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чара – “Мин Җәлилне укыйм” дип исемләнгән сәнгатьле шигырь сөйләү конкурсы үтте. Биредә башлангычлар да, өлкән сыйныфлар да чыгыш ясадылар. Актив укучылар күп булды, алар шагыйрьнең үзләре яраткан шигырьләре белән таныштырып үттеләр. Ә чара ахырында урыннар куелды, бу конкурсның нәтиҗәләре дә ясалды.
-
"Татар шигърияте" кичәсе 13.02.2021

Татар шигъриятенең мең елларга сузылган данлы тарихы бар. Аның һәр дәвере үзенчә эчтәлекле, үзенчә моңлы, үзенчә әһәмиятле. Күп укучыларыбыз әлеге юнәлеш белән кызыксыналар да. Шуңа да 13 нче февраль көнне 8 нче сыйныфта “Татар шигърияте” исемле шигырь кичәсе оештырылды. Укучылар яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр, проект эшләре белән чыгыш ясадылар.
-
Хыял дөньясында 12.02.2021

Нәни укучыларыбыз тырышлыгы белән гимназиябездә “Хыял дөньясында” дип аталган рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Бик күп баланың актив булуы сәбәпле, ул зур күләмдә булып чыкты. Мондагы һәр рәсем билгеле бер әсәрне күз алдына китерә, чөнки укучылар татар шагыйрьләренең шигырьләренә иллюстрация ясаганнар. Аларның татар әдәбиятын яратып укулары шуннан күренә.
-
Туган телләр елына багышланган квест оештырылды 11.02.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар дәвам итә. Бүген, 11 февраль көнне, 3 нче сыйныфларда "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән квест уены узды.
Уен 5 турдан торды. Әлеге чара барышында нәни укучылар белемнәрен генә ныгытып калмадылар, ә тел белеме, әдәбият, сәнгать, гореф-гадәтләр буенча мәгълүматлар да үзләштерделәр.
Укучылар, карта ярдәмендә хәрәкәт итеп, барлык турларны уңышлы үтеп, призга ия булдылар.
Алар биеделәр дә, җырладылар да, шигырьләр дә сөйләделәр. Г.Тукай иҗаты, Татарстан Республикасы, татар теленә һәм әдәбиятына караган сорауларга җавап бирделәр. Татар халык киемнәрен барладылар, аш-су өлкәсендә дә сынатмадылар.
Әлеге чара укучыларга бик ошады. Аларга алга таба да үз туган телләрендә аралашып, уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!
-
Татарча өйрәнәбез 11.02.2021

11 февраль көнне 4 “Б” сыйныфында “Татарчага өйрәнәбез” дип аталган уен үтте. Биредә ике команда – “Җиңүчеләр” һәм “Башлылар” командалары көчләрен сынашты. Укучылар башта үзләренең командалары белән таныштырып үттеләр, аннары сорауларга җавап бирделәр, билгеле бер хәрефкә кеше исемнәре таптылар, синонимнар һәм антонимнар китерделәр, тизәйткечләр сөйләделәр, сүзләрне килешләр белән төрләндерделәр, сүзләр төзеделәр. 8 өлештән торган бу кызыклы уенның нәтиҗәсенә килгәндә, ике як та 10 балл җыйды, һәм икесе дә җиңүче итеп танылды.
-
Конференциядә катнашу 09.02.2021

8 нче февраль көнне Казан кооператив институтында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Татар сәүдәгәрләре, меценатларының үткәне һәм бүгенгесе” дип исемләнгән конференция узган иде. 8 “Б” сыйныфы укучысы Закирова Ильвина Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче халыкның тормышы, гореф-гадәтләре турында чыгыш ясады.Чит илдә яшәүче татарларның ана телен онытмауларын, аны саклап калу өчен, төрле чаралар үткәрүләрен ассызыклады. Шулай ук “Укыйбыз” онлайн мәктәбенең үзенчәлекләре турында сөйләде һәм диплом белән бүләкләнде.
-
Һөнәрләр илендә сәяхәттә 08.02.2021

“Мин кем булырга телим?” – дигән сорау һәр кешенең күңелендә балачак чагыннан ук туадыр. Үзеңнең һөнәреңне сайлаганчы бик күп мизгелләр аша үтәргә, белем алырга, зур юл аша үтәргә кирәк. Ә без укучыларыбызга үз профессияләрен табарга гел ярдәмгә киләбез, юл күрсәтәбез. Бу зур сыйныфлар арасында гына түгел, ә башлангыч сыйныфтан ук үткәрелеп килә. Бүген дә 4 нче сыйныфта психолог профориентация буенча дәрес үткәрде. “Һөнәрләр дөньясына сәяхәт” дип аталган әлеге кызыклы чарада укучылар әти-әниләренең һөнәрләре турында төрле табышмаларга җаваплар таптылар, “Минем әти-әниемнең профессиясе” дип аталган рәсемнәр ясады, ә психолог алар белән бу темага әңгәмә дә алып барды. Әлеге чаралар укучылар өчен файдалы һәм нәтиҗәле дип саныйбыз.
-
М.Җәлил иҗаты буенча проект 08.02.2021

Бүген, 8 нче февральдә 9 нчы сыйныф укучылары М.Җәлил иҗаты буенча проект эшләделәр. Шуның ярдәмендә алар башлангыч сыйныф укучыларын шагыйрьнең тормыш юлы белән дә таныштырдылар.














