Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Космонавтика көненә багышланган радиоэфир 12.04.2021

12 нче апрель – Космонавтика көне. Быел бу вакыйгага 60 ел тулды. 1961нче елның 12 нче апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды, аның бортында кеше булуын да ишетеп, "аһ" итте. Кораб җиһанга күтәрелеп, ул вакытта күз алдына да китереп булмаслык тизлектә (сәгатенә 25 мең чакрым) Җирне урап чыкты.
Боларның барысы турында бүген 9 “Б” сыйныфы укучылары мәктәп радиосы аша сөйләделәр. Алар космоска кагылышлы кызыклы фактларны санап үтте, барлык гимназиягә 1961 нче елның 12 нче мартындагы кайбер аудиоязмаларын да тыңлатты.
-
Космонавтикага багышланган күргәзмә 12.04.2021

Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр. Без дә бу истәлекле көнгә багышлап космонавтикага кагылышлы рәсем һәм кул эшләре конкурсы оештырдык. Эшләр бик күп кабул ителде, алардан гимназиядә бик матур күргәзмә ясалды.
-
Китапханәчедән дәрес 10.04.2021

Бу атнада 4 нче сыйныфлар өчен китапханә дәресләре үтте. Китапханәчебез укучыларга Бөек Ватан сугышы турында сөйләде, бу темага кагылышлы әсәрләр белән кыскача таныштырып үтте, фронтта булган язучылар, шагыйрьләр, әдипләр турында мәгълүмат бирде. Шулай ук балалар Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар, газета-журналлар белән дә таныштылар.
-
Сәламәтлек турында сыйныф сәгатьләре 09.04.2021

7 нче апрель көнне Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп үттек. Сәламәтлек турында сөйләшү бу көн белән генә бетмәде, атна дәвамында һәр сыйныфта да бу темага караган кызыклы сыйныф сәгатьләре үтте.
-
Кошлар көне 08.04.2021

Халыкара кошлар көне - ел саен үткәрелә торган интернациональ экологик бәйрәм. Мондый бәйрәм яз көне билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм күңеллерәк карый башлый, йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән чирәм өлгерә, агачларның бөреләре бүртә. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар.
Нәкъ тә әлеге матур мизгелдә укучыларыбыз сыйныфлары белән берләшеп, кошлар көненә видеолар төшерде, кул эшләре ясады, коллектив эш башкарды. Иң активлары булып 1 “Б”, 1 “В”, 4 “А”, 4 “Б”, 8 “А” сыйныфлары булды.
-
"Казан ярминкәсе"ндә экскурсиядә 07.04.2021

10 «А» сыйныфы укучылары бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә булып кайттылар. Биредә алар “XX век: От великих потрясений к Великой Победе” күргәзмәсе белән таныштылар. Экспозицияне аңлауда гомуми озынлыгы йөз метрдан артык булган мультимедиа инсталляциясе төп роль уйный. Контент белән контактсыз идарә итү системаларын гамәлгә кертү бу чорның иң масштаблы проектлары турында экспонатлар булдырырга мөмкинлек биргән. Совет чоры фәне һәм сәнгате коры архив мәгълүматларын җанландыручы ачык һәм күрсәтмә мультимедиа китапларында аерым игътибарга лаек. Хәзер фотоларда сакланмаган әйберләрне гәүдәләндерергә яки уйлап чыгарырга кирәкми - ул 3Dда яңадан төзелгән. Биредәге инновацион технологияләр аша укучылар бик күп яңа мәгълүмат алдылар, информациянең болай бирелеше аларда зур кызыксыну уятты, шуның белән бергә бу теманы аңлау да җиңелрәк булды.
-
"Иртәнге зарядка" флешмобында катнаштык 07.04.2021

7 нче апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Бу көн уңаеннан безнең гимназия “Бөтендөнья сәламәтлек эстафетасы”на кушылырга булды һәм “Иртәнге зарядка” флешмобында катнашты. Күңелле музыка астында барлык гимназия укучылары, укытучылары күнегүләр ясадылар. Барыбыз да сәламәт булыйк!
-
"Безопасное колесо" бәйгесендә катнашу 06.04.2021

6 нчы апрель көнне гимназиябездән 4 “А” һәм 4 “Б” сыйныфлары укучылары “Безопасное колесо” бәйгесендә катнаштылар. Алар биредә берничә тур аша үтте: медицина, тормыш иминлеге нигезләре , юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен сынадылар, велосипедта төрле күнегүләр эшләделәр, иҗади номер да күрсәттеләр.
-
Музейда сәяхәттә 05.04.2021

Нәни укучыларыбызның гимназия музеена сәяхәтләре тукталмый. Бүген 1 “Б” сыйныфы анда экскурсиядә булды, кызыклы һәм әле белмәгән мәгълүматларны ишетте. Күп экспозицияләр укучыларда сораулар уятты, аларга да җаваплар табылды. Бу – балаларның музейда соңгы булулары түгел, алар әле монда янәдән килеп, үзләренә яңадан-яңа ачышлар ясарлар.
-
Сәламәт яшәү рәвеше турында сыйныф сәгатьләре 05.04.2021

5 “А” һәм 10 “А” сыйныфлары бүген 7 нче апрельдә үткәреләчәк Сәламәтлек көне уңаеннан сыйныф сәгатьләре үткәрделәр. Алар сәламәт яшәү рәвеше, ничек бүгенге көндә сәламәтлегеңне сакларга кирәклеге, бу көн ничек һәм кайчаннан үткәрелеп килгәне турында презентацияләр карадылар, әңгәмә алып бардылар.














