Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Дуслык дәресе 02.03.2021

Бүген 7 “Б” сыйныфы Халыклар дуслыгы йортында “Дуслык дәресе”ндә булып кайттылар. Биредә аларга экскурсия үткәрделәр, фильмнар карадылар һәм сорауларга да җавап бирделәр.
-
Туган тел айлыгын йомгаклау 02.03.2021

Гимназиябездә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган айлык үтте. Биредә 1 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр укучылар катнашты. Ә бүген, 2 нче март көнне, әлеге айлыкны йомгаклап, тантаналы бәйрәм үтте. Биредә укучыларыбыз туган телләрендә җырладылар, шигырь сөйләделәр, театральләшкән күренешләр белән чыгышлар ясадылар.
-
"Алиш эзләреннән" конференциясендә катнашу 01.03.2021

Безнең гимназиянең 8 нче сыйныф укучысы С.Азалия Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты тарафыннан үткәрелгән “Алиш эзләреннән” дип аталган VIII бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Ул биредә “Шигърият бакчасында” секциясендә лауреат исеменә лаек булды. Укучыбызны әлеге уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
"УМКА" олимпиадасында катнашу 01.03.2021

Гимназиябез укучысы С.Аиша, әле 1 нче сыйныфта гына булуга карамастан, инде яңа үрләр яулый башлады. Ул математика буенча башлангыч сыйныфлар өчен үткәрелгән “УМКА” ачык олимпиадасында катнашып, призер исеменә лаек булды. Нәни укучыбыз өчен без бик шат. Аңа алга таба да уңышлар телибез!
-
Әлифба бәйрәме 26.02.2021

Әлифбам — тормышта
Беренче баскычым:
Син — белем дөньясын
Ачучы ачкычым.
Әлифба бәйрәме – кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул үзенең юлын әлифбадан башлаган. Ул зур дулкынлану белән кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә.Бездә дә бүген әлеге бәйрәм гөрләп узды. 1 "А" сыйныфы укучылары бүген әлифба белән хушлаштылар. Нәни укучыларыбыз үзләренең белемнәрен дә, сәләтләрен дә күрсәттеләр. Алар җырлады, биеде, шигырьләр сөйләде. Без укучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез!
-
Безнең шәһәр урамнары аларның исемнәре белән аталган 24.02.2021

Гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында 7 “Б” сыйныфы укучылары “Их именами названы улицы нашего города” дип аталган проект эшләделәр. Балалар Казан шәһәренең билгеле бер урамнарын сайлап, алар турында мәгълүмат җыйганнар, әлеге урамнарның ник шулай аталганын аңлатканнар, аларга исемнәре бирелгән геройлар турында сөйләп үткәннәр. Әлеге проект өчен укучылар Девятаев, Рихард Зорге, Карбышев, Гаврилов кебек урамнарны сайлаганнар иде.
-
Радиолинейкада котлаулар 22.02.2021

Гимназиябездә һәр атна башында радиолинейка уздырыла. Бүгенге эфирны 7 “А” сыйныфы алып барды. Башта уку буенча рейтинг нәтиҗәләре белән таныштырылды, үткән атнада булган һәм яңа уку атнасында планлаштырылган чаралар әйтелеп үтелде. Һәм, әлбәттә инде, бу атнаның иң мөһим даталары – 21 нче һәм 23 нче февраль турында да әйтелде.
21 нче февральдә Бөтендөнья туган телләр көне билгеләп үтелә. “Безнең илдә 145 миллионнан артык граждан яши, алар – үз телләрендә сөйләшүче 160 тан артык милләт вәкиле. Һәм һәр тел уникаль”, – дип сөйләнде радиодан. 23 нче февраль турында да әйтелеп үтелде. Укучылар әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар, аннан бәйрәм белән котладылар. Ә радиолинейка ахыры яңа уку атнасында уңышлар һәм яхшы билгеләр теләү белән тәмамланды.
-
Ватанны саклаучылар көненә рәсемнәр конкурсы 20.02.2021

23 нче февраль көнне Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. 23 нче февраль - бөтен ил өчен истәлекле көн, ул хаклы рәвештә батырлык, намус һәм вөҗдан символы булып тора. Бу – үз Ватанына тугрылыклы көчле һәм батыр кешеләр бәйрәме. Әлеге бәйрәм һәр гаиләгә дә кагыла. Бу көнгә карата гимназиядә 5-7 нче сыйныфлар открыткалар, рәсемнәр дә ясадылар. Алар арасыннан иң яхшылары сайланып алынды һәм урыннар да билгеләнде.
-
Татар халкы турында проектлар яклау 19.02.2021

18-19 нчы февраль көннәрендә гимназиябездә татар халкы турында проектлар якланды. Әлеге чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Биредә башлангычлар да, өлкән сыйныфлар да катнашты. Алар татар халык ашлары, милли киемнәр, бәйрәмнәр турында сөйләп уздылар. Әлеге эчтәлекле чара барысы өчен дә файдалы һәм милли рух белән тулы үтте.
-
Парламент дәресе үткәрелде 17.02.2021

Бүген, 17 нче февраль көнне, гимназиядә Парламент дәресе үткәрелде. Биредә Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреты, Дәүләт Советы депутаты Рамил Чыңгыз улы Төхвәтуллин да катнашты. Ул укучыларга дәүләт һәм мәдәниятыбыз турында кызыклы һәм файдалы мәгълүмат бирде. Укучыларның да сораулары булды, алар үзләренең кызыклы проектлары белән таныштырып үттеләр. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы турында да сөйләшү алып барылды, ә кичәнең ахыры “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Укытучыларыбызга, укучыларыбызга бүгенге көн бик ошады. Мондый кызыклы, мәгълүмати чаралар күбрәк булсын иде, дигән теләктә калыйк.














