Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
“Балигъ булмаганнарның юридик җаваплылыгы” лекциясе 05.04.2021

Һәр кеше үз хокукларын бозмауларын, үзен куркынычсызлыкта тоярга тели. Без дөньяда, илебездә, шәһәребездә күпчелек кешеләрнең әхлак принципларына таянучы, намус белән эшләүче, башка кешеләрнең фикерләрен исәпкә алучы, аларның хокукларын бозмаган, законны үтәүче тәртипле гражданнар булуына ышанасы килә. Әгәр һәр кеше болай яшәсә һәм үзен шулай тотса, полиция дә, судлар да, төрмәләр дә кирәк булмас иде. Тик, кызганычка каршы, бу күренеш чынбарлыктан ерак. Дөньяда даими рәвештә төрле җинаятьләр һәм хокук бозулар кылына.
Боларның барысын да без укучыларга аңлатырга тырышабыз, бу юнәлеш буенча эшләр алып барабыз, балалар өчен бу тема буенча әңгәмәләр, лекцияләр, сыйныф сәгатьләре оештырабыз. Шуларның берсе бүген 7-8 нче сыйныфларда үтте. “Балигъ булмаганнарның юридик җаваплылыгы” лекциясен КФУның юридик факультеты студенты, безнен укучыбыз Гараева Эльза алып барды. Укучыларга ул төгәл һәм аңлаешлы итеп бу проблемаларны җиткерде, шуңа да балаларга әлеге дәрес кызыклы һәм файдалы үтте.
-
Г.Ибраһимов исемендәге конференциядә катнашу 02.04.2021

Укучыларыбыз яңадан-яңа үрләр яулый! 8 нче сыйныф укучылары Ибушева Л. һәм Закирова И. Г.Ибраһимов исемендәге республикакүләм XI фәнни-гамәли конференциядә катнашып, 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Нәни укучыларыбыз мәктәп музеенда экскурсиядә 02.04.2021

Гимназиябездә музей һәрдаим эшләп тора. Бүген дә 1 нче “А”, “Б” сыйныфлары биредә экскурсиядә булдылар. Аларга музейның кыскача тарихын, кайбер экспозицияләр һәм алар турында сөйләп үттеләр. Балалар бик кызыксыну белән барысын да күзәттеләр, сөйләүчене тыңладылар. Нәни укучыларның сораулары да күп булды, аларга да җавап таба алдылар.
-
Экология секторы эшчәнлеге 01.04.2021

Без әле дә кошларга ярдәм итәбез. Экология секторы укучылары бу эшне еш күзәтеп тора. Кошларга гимназиянең үзидарәчелек төркеме генә түгел, ә гади укучылар да бик теләп җим сала.
-
Финанс грамотлылыгы буенча онлайн-дәрес 31.03.2021

Бүген 9 “Б” сыйныфы укучылары финанс грамотлылыгы дәресләренең язгы сессиясе кысаларында үткәрелгән “Минем һөнәрем-бизнес-информатик” дип аталган онлайн-дәрестә катнаштылар. Яшьләр өчен иң актуаль мәсьәләләрнең берсе – аңа хыялларын тормышка ашырырга, үз үсешен һәм матди байлык тәэмин итәрлек һөнәр сайлау. Еш кына аларның карары кәеф, ата-аналар һәм иҗтимагый фикер йогынтысы астында кабул ителә. Әмма һөнәр сайлаганда аның абруен, хезмәт хакы дәрәҗәсен һәм эшкә урнашу җиңеллеген генә түгел, ә шулай ук үзеңнең шәхси сәләтләреңне, мәнфәгатьләреңне дә исәпкә алырга кирәк. Бу дәрестән укучылар нәкъ тә шуны аңлады.
-
Укытучылар киңәшмәсе үтте 30.03.2021

Бүген, 30 нчы март көнне, гимназиядә “Укучыларның гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән педагогик система” темасына укытучылар киңәшмәсе үтте. Җыелыш барышында үткән уку чирегендәге уку һәм тәрбия өлкәләрендә эшләр анализланды, нәтиҗәләр чыгарып, алдагы чиреккә төгәл максат-бурычлар һәм аларны чишү юлы каралды.
-
Язгы лагерьның соңгы көне 29.03.2021

Укучыларыбызның язгы лагерьның соңгы көннәре бик күңелле үтте. Алар иртәләрен күңелле зарядкадан башлап җибәрделәр, “FUN 24” күңел ачу үзәгендә булып кайттылар. Балаларга бүгенге көн аеруча да ошады, алар күңелле вакыт уздырулары белән бик канәгать.
-
Финанс грамотлылыгы буенча дәрес 29.03.2021

Финанс грамотлылыгы дәресләренең язгы сессиясе дәвам итә. 9 “А” сыйныфы да бүген, 29 нчы март көнне, “Бурычлар белән проблемалар булмасын өчен биш гади кагыйдә” дип аталган онлайн-дәрестә катнашты.
-
Лобачевский исемендәге конференциядә катнашу 27.03.2021

Укучыларыбыз үзләренең уңышлары белән шатландырып торалар. Күптән түгел 10 “А” сыйныфы укучысы Бодрова К. да бүләкләүгә ия булды. Ул укучыларның Н.И.Лобачевский исемендәге VI Бөтенроссия фәнни конференциясендә катнашты. “Социаль-сәяси фәннәр" секциясендә тәкъдим ителгән “Көн проблемасы: яшүсмер һәм хокукый культура" чыгышы өчен ул III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз аны!
-
Укучыларыбыз К.Тинчурин бюсты ачылышында булып кайттылар 27.03.2021

Язгы лагерьның бүгенге көнен укучылар “Без авырудан курыкмыйбыз” сәламәтлек минуты белән башлап җибәрделәр, аннан “А.С.Пушкинның тормышы һәм иҗаты” темасына әңгәмә үткәрелде, презентация күрсәтелде. Шулай ук “Театрның сихри дөньясы” дип исемләнгән бәйрәм-викторина узды. Укучылар А.С.Пушкинның шигырьләрен сәнгатьле сөйләү конкурсында да катнаштылар. Тагын алар саф һавада күп вакытларын үткәрделәр һәм Кәрим Тинчурин бюстын ачу тантанасында булып кайттылар.














