Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Европейская неделя иммунизации
29.04.2021
.jpg)
-
Башлангыч сыйныфлар Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 28.04.2021

Бүген барлык башлангыч сыйныф укучылары да Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында булып кайттылар. Алар “Конёк-Горбунок от Ёк до Ок” спекакле белән таныштылар.
П.П. Ершовның «Конек-Горбунок» әкияте әлегә кадәр балалар һәм өлкәннәр арасында бик популяр. Бу театрда ул «Конек-Горбунок от Ек Ок» неон әкияте кебек җанлана һәм ню-джаз, ритм-энд-блюз, хаус стилендәге музыка, шулай ук бию һәм оригиналь сценография белән баетылган якты тамашага әверелә. Шуңа да оригиналь куелышлы спектакль укучыларыбызга бик ошады.
-
Укучыларыбыз "Җиңү Поезды"нда булып кайттылар 27.04.2021

Бүген, 27 нче апрель көнне, 6 “Б” сыйныфы укучылары “Җиңү Поезды” күргәзмәсендә булып кайттылар. Җиңү поезды — поездның хәрәкәт составында урнаштырылган дөньядагы беренче иммерсив инсталляция. Бу инсталляцияләргә визуаль сәнгать, интерактив һәм традицион форматлар, динамик сторителлинг аша реаль вакыт режимында заманча якын килү.
Экспозиция үзенең мультимедиа озата баруы белән уникаль: илледән артык видеопроектор, 18 видеостена, 12 тач-өстәл. Экспозициядә күләмле тавыш, театраль яктырту, механик махсус эффектлар, тапшыргычлар, голограммалар, виртуаль чынбарлыкта сугышлар панорамалары (VR), тарихи реконструкцияләр кинокадрлары, хәрби техника модельләре белән өч үлчәмле компьютер графигы кулланыла. Музейның һәр зонасы өчен махсус үз музыкасы язылган.
Әлеге искиткеч күргәзмәгә барулары белән укучыларыбыз бик канәгать калдылар. Алар Бөек Ватан сугышы турында тагын да күбрәк белә алдылар, “үз күзләре белән сугышның авырлыкларын күрделәр”.
-
Памятка для родителей будущих первоклассников
26.04.2021
.jpg)
-
Тукай мәңгелек 26.04.2021

Габдулла Тукай 26 нчы апрель көнне Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында туа.Бик яшьтән ятим кала.Язмыш аны шул көннән башлап бер гаиләдән икенче гаиләгә ,бер урыннан икенче урынга ташлый. Габдулла Тукайның гомере бик кыска була,әмма ул бик күп эш эшләргә өлгерә.Ул чын мәгънәсендә халык шагыйренә әйләнә.
Бүген гимназиядә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан аның иҗатына,тормышына дан әйтү максаты белән радиоэфир оештырылды. Биредә көн дәвамында укучылар,укытучылар Г.Тукайның иҗаты, тормыш юлы турында чыгышлар ясадылар, җырлар-шигырьләр дә башкарылды.
Габдулла Тукай әдәбиятыбыз күгендә балкыган йолдызларның иң яктысы. Тукай яши, Тукай мәңгелек!
-
Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу 26.04.2021

Бүген, 26 нчы апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулды. Ул татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз.
Әлеге зур бәйрәм уңаеннан гимназиябез укучылары Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнаштылар. Әлеге чарада республикабыз президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та булды, һәйкәлгә чәчәкләр куйды.
Габдулла Тукай туган көн – Туган тел көне дә ул.Тукае булган халык бәхетле.
Котлы булсын ил рухланып
Бәйрәм иткән Тукай көне.
Тукай көне, Тукай көне –
Туган телнең туган көне!
-
“TATAR DOZOR” уенында “Иң тырыш төркем” номинациясенә ия булу 26.04.2021

Бүген,26 нчы апрель көнне, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе узды. Бу чарада “TATAR DOZOR” уенында катнашучылар да бүләкләнде. Гимназиябездән катнашкан укучылар төркеме биредә “Иң тырыш төркем” номинациясенә ия булдылар.
-
Приёмная кампания по зачислению в 1 класс стартует 1 апреля 2021 года 26.04.2021

Уважаемые родители и законные представители будущих первоклассников!
В 2021 году кампания по приёму в первый класс начнётся 1 апреля.
Сроки подачи заявлений от родителей определены приказом Минпросвещения РФ от 02.09.2020 №458 «Об утверждении Порядка приема на обучение по образовательным программам начального общего, основного общего и среднего общего образования».
Заявления принимаются в следующие сроки:
- для детей, проживающих на закрепленной за школой территории, а также для имеющих преимущественное право зачисления в первый класс – с 1 апреля по 30 июня 2021 года;
- для детей, не проживающих на закрепленной за школой территории (зачисляются на свободные места) – с 6 июля по 5 сентября 2021 года.
-
"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар конкурсында бүләкләү 23.04.2021

Бүген, 23 апрель көнне,"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар конкурсының бүләкләү тантанасы узды.
Безнең гимназия укучылары Садикова Р., Муллагалиева З. җиңүчеләр, ә Фәттахова К. һәм Әхәтова А. лауреат булдылар.
Укучылар зур сәхнәгә чыгып, матур дипломнар алдылар. Әлеге чарада катнашу укучыларда горурлык хисләре уятты.
Укучыларга алга таба да иҗади уңышлар телибез! -
Тукай иленә сәяхәт 23.04.2021

23 апрель көнне музыка укытучысы Фәридә Шамилевна һәм татар теле укытучысы Эльвира Илгисовна Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Тукай иленә сәяхәт” дигән әдәби- музыкаль кичә үткәрделәр. Укучылар Г.Тукай иҗаты, тормыш юлы турындагы белемнәрен ныгыттылар. Кичәдә катнашучы балалар шагыйрьнең эш сөяргә, олыларны ихтирам итәргә, шәфкатьле булырга, туган телебезне сөеп яшәргә өндәгән шигырьләрен яттан сөйләделәр, сәхнәләштерделәр. Г.Тукай зур рухи байлык калдырган. Аның әсәрләре җанны җылыта, күңелне яктырта, балаларны тәрбияли.














