Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Музей конкурсында катнашу 26.03.2021

26 нчы март көнне гимназиябез музее ТАССРның 100 еллыгына багышланган « Күпмилләтле Казан » дип аталган мәктәп этнографик музейлары, музей почмаклары шәһәр смотр-конкурсында катнашып, шәһәр турына үтте. Биредә актив укучыларыбыздан тупланган махсус команда комиссияне музей белән таныштырып үтте, аның тарихы, экспозицияләре турында сөйләде.
Әлеге музей безнең гимназия тормышында инде күптәннән бик зур роль уйнап килә. Нәни укучыларыбыздан башлап өлкән сыйныларга хәтле балалар һәрберсе аның белән таныш, мәктәп тормышы музей эшчәнлеге белән бергә үрелеп бара. Шуңа да ул укучылар, укытучылар өчен якын, уку һәм тәрбия эшенең бер өлеше булып килә.
-
Язгы лагерьдагы күңелле мизгелләр 25.03.2021

Бүген, 25 нче март көнне, лагерьга йөрүче балалар күп вакытларын саф һавада уздырдылар. Алар паркта йөрделәр, анда төрле уеннар уйнадылар. Ә гимназиядә аларны кызыклы инглиз дәресләре каршы алды. Балаларның вакытлары биредә күңелле генә түгел, ә файдалы да үтә.
-
Ата-аналар җыелышы узды
24.03.2021
Бүген гимназиядә ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта “Мәгълүмати манипуляция” һәм 3 нче чирек нәтиҗәләре хакында сөйләнде.
-
Язгы лагерь 24.03.2021

Лагерьдагы укучыларыбыз бүген Казан дәүләт яшь тамашачы театрында “Как по щучьему велению” спектаклендә булып кайттылар. «По щучьему велению» рус халык әкияте яңа төргә күчерелгән, яңа сюжет линияләре һәм геройлар өстәлгән, тик болар барысы да танылган һәм яраткан әкиятне бозмый, ә аны тагын да кызыклырак кына итә. Шуңа да укучыларыбызга әлеге әкиятнең яңа куелышы бик ошады.
-
“Йөрәкләрдә, күңелләрдә, телебездә Тукай мәңгелек” конкурсында яулаган үрләр
23.03.2021
Укучыларыбыз күптән түгел “Йөрәкләрдә, күңелләрдә, телебездә Тукай мәңгелек” яшь шагыйрьләр һәм шигырь укучылар район конкурсында катнаштылар. Биредә 6-8 яшь аралыгындагы укучылар өчен “Г.Тукай шигырьләре” номинациясендә Мальцев Д. (1 “В”) 1 нче урын, Исмагилова Э. 2 нче урын (1 “Б”), “Автор әсәре” номинациясендә Низаметдинова Ә. (1 “А”) 1 нче урын, Галимуллина Ә. (1 “А”) 2 нче урын яуладылар. Ә 9-12 яшьлек укучылар арасында үткәрелгән “Г.Тукай шигырьләре” номинациясендә Хәсәнова А. (4 “Б”) 2 нче урын, Садыйкова Р. (3 “Б”) 3 нче урын, “Автор әсәре” номинациясендә Муллагалиева З. (4 “Б”) 1 нче урын, Абдуллина З. (5 “А”) 2 нче урынга лаек булдылар. Ә 13-15 яшь аралыгындагы укучылар өчен “Г.Тукай шигырьләре” номинациясендә Габдрахманова А. (7 “Б”) 1 нче урынны яулады. Әлеге шигъри җанлы укучыларыбыз белән без бик горурланабыз һәм алга таба яңа үрләр яулауларын телибез!
-
Лагерьда күңелле һәм файдалы үткәрелгән көннәр 23.03.2021

Күңелле яллар дәвам итә. Лагерьдагы укучылар бүген кинотеатрга мультфильм карарга бардылар. Моннан тыш гимназиядә үткәрелгән вакытлары да файдалы үтте – укучылар инглиз теле буенча кызыклы дәресләрдә булдылар.
-
Язгы лагерь башланды 22.03.2021

Бүгеннән бездә балалар өчен язгы лагерь үз эшчәнлеген башлады. Биредә укучылар күңелле һәм файдалы итеп вакытларын уздыралар. Бүген алар паркта саф һавада йөрделәр, конкурсларда, викторинада катнаштылар.
-
Плакатлар ясау 22.03.2021

Укучыларыбыз “Без наркотиксыз тормыш өчен” дигән плакатлар ясадылар.
-
"Музыкаль тәнәфес"тә татар халык җырларын башкару 19.03.2021

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай болай дип язган: “Халык җырлары — халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер. Бу — бертөрле сихерле көзгедер. Чөнки халыкның бер генә җырын тотып нечкәләсәң, шөбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр”. Әйе, татар халкының традицион музыкаль мирасы әйләнә-тирә мөхит турында бетмәс-төкәнмәс мәгълүмат бирә.
Безнең укучыларыбыз да татар халык җырларын яратып башкаралар. Нәкъ тә шуңа күрә аларны бүгенге “Музыкаль тәнәфес”тә укучыларыбыз үзләре башкардылар. Биредә “Умырзая”, “Ай, былбылым”, “Әпипә” һ.б. кебек татар халык җырлары яңгырады. Ә озын тәнәфесләрдә гимназиядәге һәрбер кеше аларны яратып тыңлады.
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл 18.03.2021

Сәламәтлек ул – чыныгу, дөрес туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт һәм хәрәкәт. Күп кеше хәзерге заманда сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Укучыларыбыз арасында да спорт сөючеләр бик күп. Нәкъ тә алар бүген “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дип аталган проектлар якладылар. Алар үзләренең көн тәртибе, яратып шөгыльләнгән спорт төре, ирешкән нәтиҗәләре белән таныштырдылар.














