Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Остановим Covid-19 06.02.2021

.jpg)
-
Туган телгә "реклама" 05.02.2021

Туган җирең Идел буе,
Һәр телнең бар Туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
Гимназиядә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына караган чаралар дәвам итә. Шуларның берсе – туган телгә карата 5-6 нчы сыйныф укучылары ясаган реклама. Һәр сыйныф татар теленә “реклама” бирелгән плакатлар, рәсемнәр ясады.
-
"Золотая шайба" ачылышында 04.02.2021

Бүген, 4 нче февраль көнне, өлкән сыйныфта укучы малайлар “Золотая шайба” ачылышына барып кайттылар. Бәйрәм Казан шәһәре мэры чыгышы белән башланып китте. “Кара Күл” (Черное озеро) мәдәният һәм ял паркында үткәрелгән әлеге чара күңелле узды. Малайлар уенны карадылар, “Ак Барс” символы белән фотога да төштеләр.
-
Профориентация буенча сыйныф сәгате 04.02.2021

Гимназиябездә һөнәри юнәлеш бирү эшенә зур игътибар бирелә. Бүген 9 “Б” сыйныфы укучылары белән «Мин кем буласын беләм» дигән профориентация буенча дәрес үткәрелде. Башта балалар презентация карадылар, аннан сыйныф җитәкчесе аларны төп һөнәрләр белән таныштырды. Дәрес ахырында укучылар кем булырга теләүләре турында сөйләде. Мондый дәресләрнең максаты-балаларның һөнәрләр дөньясы турында күзаллауларын киңәйтү, танып-белү процессларын үстерү, һөнәрләр турында яңа белемнәр алу. Һөнәрне дөрес сайлау үзенең иҗади потенциалын тормышка ашырырга, үз-үзеңне иртәгәсе көнгә ышанычсызлыктан сакларга мөмкинлек бирә.
-
Туган телләр елына багышланган сыйныф почмаклары оештыру 02.02.2021

Гимназиядә Туган телләр һәм милләтләр бердәмлеге елына багышланган чаралар бик күп уздырыла, Туган тел көненә дә аеруча зур әзерлек алып барыла. Барлык кабинетларда да инде тематик почмаклар ясалган. Биредә бөек әдипләребезнең туган тел турындагы сүзләрен дә, мәкаль-әйтемнәрне дә, хәтта милли киемнәрне дә күреп була!
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча сыйныф сәгате 01.02.2021

Бүген гимназиябездә янгын куркынычсызлыгы буенча сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Башлангыч сыйныфларга әлеге тема тагын да кызыклырак булды, чөнки укучылар үзләренә бик күп файдалы мәгълүмат җыйдылар, янгын куркынычсызлыгы буенча кагыйдәләрне искә төшерделәр. Ахырдан алар ребус һәм кроссворд чишеп, үз белемнәрен сынадылар.
-
"Проснись, родительское сердце" акциясе 01.02.2021

Ял көннәрен дә укучыларыбыз файдалы үткәрә. Узган атнада аларның күбесе әти-әниләре белән берлектә “Проснись, родительское сердце” дип аталган ата-аналарның милли ассоциациясе үткәргән акциядә катнаштылар. Күп гаиләләр ял көннәрендә чана-чаңгыда, тимераякта шуарга барганнар.
-
"Җимлек" акциясе 29.01.2021

Безнең гимназиядә җимлекләр ясау һәм кошларны тукландыруны оештыру буенча «Җимлек» экологик акциясе узды. Акциянең максаты – укучыларны әйләнә-тирәлекне саклау буенча активлыкка һәм тере табигатькә сак карашка җәлеп итү. Биредә 1 "Б", 2 "А", 3 "В", 4 "А", 4 "В", 3 "Б", 8 "Б" сыйныф укучылары бик актив булдылар. Әлеге җимлекләрне гимназиябезнең экологик отряды һәм экологик секторда җаваплы укучылар урнаштырды, шулай ук кошларга җим дә калдырылды.
-
Табигый фәннәр декадасы кысаларында интеллектуаль уен 28.01.2021

Табигый фәннәр декадасы кысаларында 28 нче гыйнвар көнне 6 “А” сыйныфында география фәненнән интеллектуаль уен үткәрелде. Әлеге чара “Знатоки географии” дип аталды һәм КВН форматында барды. Биредә укучылар табышмакларга җавап тапты, ребуслар һәм география фәне буенча мәсьәләләр чиштеләр.
-
Финанс грамотлылыгы буенча онлайн-дәрес 28.01.2021

Гимназиябез "Финанс грамоталылыгының Онлайн-дәресләре" проектында катнашуын дәвам итә. Биредә экспертлар укучыларга шәхси финанс планлаштыру, инвестицияләү, иминиятләштерү, банк карталарын куллану өстенлекләре турында сөйли. Финанс базарында куркынычсызлык кагыйдәләренә һәм финанс хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклауга аерым игътибар бирелә.
7 “А” сыйныфы бу проекттан читтә калмады, бүген алар “Бурычлар белән проблемаларга ия булмас өчен 5 гади кагыйдә” дип аталган онлайн-дәрестә катнаштылар.














