Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
"Көз бүләкләре" күргәзмәсе дәвам итә 06.10.2020

Ә бездә “Көз бүләкләре” конкурсы әле дә дәвам итә. Бүген инде 3 “Б” сыйныфы үз куллары белән ясалган эшләрдән күргәзмә тәкъдим итте. Алар көзге уңышлардан,яфраклардан төрле сыннар, натюрмортлар ясаган иде. Укучылар барысы да тырышканнар, берсе дә читтә калмаган.
-
Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты 05.10.2020

Укытучылар көне уңаеннан гимназиябездә бәйрәм тантанасы булды. Ул һәрвакыттагыча дулкынландыргыч һәм шатлыклы шартларда узды. Бәйрәм чарасында сәхнәдән бары тик җылы котлаулар, теләкләр генә яңгырады, һәр укытучыга җылы сүзләр әйтелде. Мөгаллимнәр хөрмәтенә укучылары тарафыннан бәйрәм теләкләре җыр-бию аша җиткерелде. Шулай ук аерым укучылар медаль, грамоталар белән дә бүләкләнде. Ә иң мөһиме залда һәм сәхнәдә хөкем сөргән җылы мохит булгандыр. Тантанадан барлык укытучылар да күңел күтәренкелеге алды, күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне, укучыларыннан рәхмәт кабул итте.
-
ОБЖ буенча Бөтенроссия ачык дәресе 05.10.2020

Бүген, 5 нче октябрь көнне, 1 нче татар гимназиясендә халык күп җыела торган урыннарда табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзен тотышына багышланган ачык дәресләр үткәрелде. Биредә бу темага багышланган презентацияләр каралды, лекцияләр укылды.
-
"Алло, без талантлар эзлибез!" 30.09.2020

Гимназиядә мәктәп укучылары өчен " Алло, без талантлар эзлибез!» дип аталган чара узды. Катнашучылар үз көчләрен түбәндәге номинацияләрдә сынап карадылар: бию, вокал, нәфис сүз. Укучыларның үзләренең талантлары белән шаккатырды. Бу чара күпләргә сәхнәгә чыгарга һәм беренче тапкыр үз көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирде.
-
"Көз бүләкләре" күргәзмәсе дәвам итә 30.09.2020

Бездә “Көз бүләкләре” күргәзмәләре әле дә дәвам итә. Бүген инде 3 “В” сыйныфы укучылары үзләренең кул эшләреннән күргәзмәләрен оештырдылар. Алар аны рәсемнәр белән дә тулыландырды. Әлеге рәсемнәрдә көзге яфракларга күп игътибар бирелгән, нәкъ менә алар рәсемнең төп өлешен алып тора.
-
"Көзге бүләкләр" күргәзмәсе 28.09.2020

Көз көне табигать үзенчә матурая. Бакчадагы тулып бешкән җимешләре, кырдагы мул уңышлы игеннәре белән кешеләрне сөендереп, җиргә алтын көз аяк баса. Нәкъ тә шул мизгелдә безнең гимназиядә көзге кул эшләренә, рәсемнәренә багышланган конкурслар үтә башлый. Бу атнада да “Көзге бүләкләр” дип исемләнгән кул эшләре конкурсы үтә. Биредә һәр башлангыч сыйныф аерым үз кабинетларында үз эшләреннән кузгәзмә ясый. Мәсәлән, 3 “А” сыйныфы бүген инде кул эшләреннән күргәзмәне әзерләп тә куйган иде. Алар төрле материаллар, көзге яфраклар, җиләк-җимештән эшләнгән иделәр.
-
Бөек Җиңүгә багышланган китап күргәзмәсе 25.09.2020

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы инде күптәннән билгеләп үтелсә дә, әле ел буена бу вакыйгага карата чаралар үткәрелеп тора. Шулай ук безнең китапханәдә дә Бөек Җиңүгә карата китаплар күргәзмәсе оештырылган. Ә бүген гимназиябезнең пресс-центр бүлеге бу почмакны рәсемнәре белән бизәде, яңартты. Биредә сугыш чоры вакытында иҗат иткән әдипләрнең әсәрләре, кайбер геройлар турында мәгълүматлар, тарихи вакыйгалар һ.б. урын алган.
-
"Г.Тукай әсәрләрендә минем яраткан героем" конкурсы 24.09.2020

Бөек әдип Г.Тукай туган телне ярата белеп яраткан. Г.Тукай телне халыкчан итеп – туган тел,матур тел,әткәм-әнкәмнең теле дип атаган. Сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз, ул һәрчак күңелләрдә. Нәкъ тә аның иҗатына багышланан “Г.Тукай әсәрләрендә минем яраткан героем” рәсем конкурсы да үтте гимназиябездә. 1-4 сыйныф укучылары үзләренең яраткан персонажларын сурәтләсәләр, без әлеге рәсемнәрдән күргәзмә ясадык.
-
"Табигать һәм кеше" 23.09.2020

Табигать безнең тормышыбызны кочагына алган. Ул безгә матурлык, җылы һәм кеше белән тыгыз бәйләнештә яшәүче үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын яратырга һәм кадерләргә мөмкинлек бирә. Әмма табигать дөньясына һәр унъеллык саен әйләнә-тирә өчен җимергеч эшчәнлек төрләре, табигый ресурсларны күпләп куллану бик зур югалту китерә. Бу хәлләрне булдырмас өчен кеше иң беренче үзеннән башларга тиеш. Ә бу кыйммәтләр анда кечкенәдән үк үстерелә. Мәсәлән, гимназиядә экология секторы инде ничә еллар дәвамында эшчәнлегеннән туктамый. Әлеге оешмадагы укучылар бүген дә экология темасына караган чараларда катнаша, гимназия эчендә бу өлкә буенча эш алып бара. 23 сентябрь көнне алар “Табигать һәм кеше” рәсем конкурсы эшләре белән экология почмагын да яңарттылар.
“Йортыбызны, җиребезне саклау турында уйланырбызмы?” – дигән сора туа. Укучыларыбыз бу сорауга җавапны ачык белә. Табигать һәм әйләнә-тирә дөнья алдында безнең бурычыбыз бар. Ул-табигать байлыгын саклап калу һәм аларны торгызу.
-
Тукай безнең күңелләрдә... 22.09.2020

Татар шигъриятендә Габдулла Тукай – иң якты йолдыз. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле.
Шуңа да гимназиябезнең Г.Тукай исеме йөртүе белән без бик горурланабыз. Бездә әлеге бөек шәхескә, аның иҗатына карата күп кенә чаралар да үтә. Бүген дә барлык сыйныфларда да “Тукай безнең күңелләрдә” дип аталган сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Биредә шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, моңа карата презентацияләр, кечкенә генә фильмнар да каралды.
Чыннан да, Тукай гел безнең күңелдә. Иҗаты, моңы белән татар милләтен күтәргән әдип ул. Аның шигырьәрен һәркем белә, алар күпме телләргә тәрҗемә ителгәннәр! Без Тукайның үз милләтенең киләчәге, теле , мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы булуын һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь икәнлеген һәрдаим истә тотарга тиешбез.














