Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Нинди һөнәр сайларга? 21.09.2020

Бүгенге көндә һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре дистәләрчә ел элек кебек үк мөхим сорау булып тора. Тормышыбыз да, иминлегебез дә нәкъ менә дөрес сайланган белгечлеккә бәйле. Психологлар ата-аналарга үз фикерләрен көчләп тагарга түгел, ә үз балаларының мәнфәгатьләрен һәм өстенлекләрен исәпкә алып, һөнәр сайлаганда ярдәм итәргә киңәш итә.
Укучыларның үз һөнәрләрен дөрес сайлавында мәктәп тә зур роль уйный. Балаларның өстенлекле сыйфатларын исәпкә алып, билгеле бер юнәлештә үсешкә ирешергә укытучылар ярдәм итә. Мәсәлән, бүген 9 “Б” сыйныфы укучылары өчен һөнәри юнәлеш буенча сыйныф сәгате үткәрелде. Алар үзләренең нинди тип юнәлештә булуларын, кайсы һөнәрләр туры килгәнен белә алдылар. Без укучыларыбызга алдагы мөхим сайлауларында ялгышмауларын һәм уңышлар телибез!
-
“Минемчә, экология ул ...” 16.09.2020

Игелек атнасы башкаларга ярдәм итү темасына гына кагылып үтмәде бездә. Экология темасына да басым ясалды кайбер чараларда. Чөнки тирә-юнебезгә сакчыл караш та игелекле эшләрнең берсе булып тора. Мәсәлән, бездә башлангыч сыйныфлар белән “Минемчә, экология ул...” дигән әңгәмә оештырылды. Биредә балалар төрле табышмак-сорауларга җавап таптылар, табигатьне сакларга кирәклеге турында үзләренең фикерләрен дә әйттеләр. Нәни укучыларыбыз тирә-ягыбызга нәрсә яный, ничек экологик кризисны китереп чыгармаска икәнен беләләр.
-
Игелек дәресе 15.09.2020

Нәрсә соң ул игелек? Игелек – ул яхшылык ,изгелек, яхшылыкка җавап итеп кайтарылган яхшылык. Олылар гына түгел, ә кечеләр дә белергә тиеш бу төшенчәне. Без дә үз укучыларыбызның яхшы,якты күңелле булуларын телибез, шуңа да аларга матур сыйфатларны үзләштерергә ярдәм итәбез.
Бүген дә бездә Игелек Атнасы кысаларында 1 нче сыйныфлар өчен “Игелек дәресе” үткәрелде. Укучыларга кызыклы презентацияләр күрсәтелде, нәрсә ул яхшылык, нәрсә ул начарлык икәне аңлатылды. Шулай ук алар үзләре дә күп кенә сорауларга җавап бирә белделәр. Ә инде ахырдан аларга ярдәмгә мохтаҗларга булышырга кирәклеге сөйләнелде.
-
Тимер юлда куркынычсызлык кагыйдаләре 14.09.2020

Бүген гимназиядә МВД хезмәткәре белән берлектә "Тимер юлда балалар куркынычсызлыгы" дип аталган лекция үткәрелде. Аның максаты - укучыларга яңа уку елы башлану белән тимер юл инфраструктурасы объектларында булганда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү. Балалар һәм яшүсмерләр тимер юлда йөрү сәбәпле һәм аларны тиешле булмаган урыннарда якынлашып килүче поезд алдыннан узарга омтылганда җәрәхәтләнә. Шулай ук балигъ булмаганнар тимер юл составына санкцияләнмәгән күтәрелеш вакытында электроток йогынтысыннан да травмалар ала. Нәкъ тә шулар турында укучыларның исләренә төшерелде.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен бел һәм сакла! 10.09.2020

Балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында безнең китапханәдә “Юл йөрү кагыйдәләрен бел һәм сакла” дип аталган китаплар күргәзмәсе оештырылды. Биредә укучылар белергә тиеш булган бөтен кагыйдәләр дә тупланган китаплар, газета-журналлар беркетелгән. Шулай ук нәни укучыларыбыз – беренче сыйныфлар өчен дә бу темага караган кызыклы китаплар да биредә бар. Шуңа да балалар барысы да китапханәгә кереп, әлеге күргәзмәне күзәтә һәм яңа белемнәр туплый, аларны яңарта алалар.
-
Изгелек атнасы 09.09.2020

Гимназиябездә 7 нче сентябрьдә “Изгелек атнасы” башланып китте. Иң беренче көнне башлангыч сыйныф укучылары үзидарәчелек белән берлектә “Изгелек почтасы”н төзеделәр. Биредә барысы да изге теләкләр язылган үз куллары белән ясаган открыткалар салалар. Алар дусларга, партадашларына, укытучыларга мөрәҗәгать ителгән.
-
Укучылар тарафыннан кечкенә күргәзмә 08.09.2020

Гимназиябезнең 6 “Б” сыйныфы укучылары “Мәкальләр һәм әйтемнәр” дигән күргәзмә оештырдылар. Алар рус мәкаль-әйтемнәренә иллюстрацияләр ясап, алардан китапчыклар төзегәннәр. Әлеге рәсемнәрнең күбесен табышмак буларак та санап була,чөнки укучылар иллюстрацияләрне кайсы мәкаль яисә әйтемгә багышланганын билгеләмәгәннәр. Китапханәдәге бу кечкенә күргәзмә барысына да кызыклы, аеруча башлангыч сыйныфлар бу эшләрне яратып күзәтәләр.
-
Гимназиядә радио эшчәнлеге 07.09.2020

Яңа уку елы белән гимназиябезнең гадәти тормышы да башланды. Беренче көннән үк электрон газета, төрле чаралар, библиотека,иртәнге зарядка һәм, әлбәттә инде, мәктәп радиосы үз эшләренә тулысынча тотындылар. Бүген дә радиода 11 ”А” сыйныфы үзләренең чыгышлары белән укучыларга мөрәҗәгать итте. Алар үткән уку атнасының рейтингы турында сөйләп үттеләр, яңа уку атнасына куеган бурычлар, чаралар белән таныштырдылар. Шулай ук әлеге чыгышта истәлекле даталар турында да мәгълүмат бирелде.
-
Планлы уку эвакуациясе узды 07.09.2020

Бүген, 7 нче сентябрь көнне, гимназиябездә планлы уку эвакуациясе үтте. Укучылар, укытучылар, гимназия хезмәткәрләре тиешле бөтен таләпләрне дә үтәделәр.
-
Экстремизмга - юк! 03.09.2020

Бүген, 3 нче сентябрь көнне, гимназиябезнең барлык сыйныфларында “Экстремизмга – юк!” дип аталган сыйныф сәгатьләре үтте. Биредә 16 ел элек Беслан шәһәрендә булган фаҗигә турында сүз алып барылды. 2004 нче елның 1 нче сентябреннән 3 нче сентябренә хәтле, террористлар Бесланның 1 нче номерлы мәктәбен яулап алалар.
Боевиклар төркеме Белем көненә багышланган тантаналы линейкада җыелучыларның барысын да бинага куып кертә. Террорчылар 1128 кешене кулга алалар, аларның күбесе – балалар.
Тоткыннар урнашкан спортзал миналаштырыла. Әсиргә алынганнар анда 2 тәүлектән артык сусыз, ризыксыз һәм кирәкле даруларсыз була. 3 нче сентябрь көнне спортзалдан 2 көчле шартлау ишетелә, шуннан соң спецназ хезмәткәрләре мәктәпне планлаштырылмаган штурм астына алалар. Алар үзләре белән балаларны каплыйлар, кулга алынганнарны эвакуациялиләр һәм террористлар белән атышуларын дәвам итәләр. Көрәш кичкә кадәр дәвам итә.
Теракт корбаннары – 334 кеше, алар арасында 318е – кулга алынганнары. Шуларның 186сы – балалар. 810 кеше яралана. Һәлак булганнар арасында 12 спецназ хезмәткәрләре һәм кулга алынганнарны коткаруда булышкан кеше дә була.
Гадәттә гел тыныч, матур, дулкынландыргыч 1 нче сентябрь көне елау, кайгы һәм ачудан калтырана. Бөтен дөнья террорчыларның Бесландагы җинаятьләреннән үкси һәм бүген дә фаҗигадә һәлак булганнарны хәтерли. Аларны онытырга безнеӊ хакыбыз юк.














