Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Кырым турында дәресләрдә сөйләү 18.03.2021

18 нче мартны Кырымның Россиягә кушылуы көне билгеләп үтелә. Бездә дә гимназиянең тарих һәм җәмгыть белеме укытучылары бүген дәресләрдә биш минутлык чыгышлар әзерләгәннәр иде. Биредә Кырым Республикасының усеше, аның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре, табигый һәм туристик истәлекле урыннары, казанышлары һ.б. турында сөйләнелде.
-
Тимер юлга багышларган рәсем конкурсы 17.03.2021

Гимназиядә 3-4 нче сыйныфлар өчен “Мин һәм Тимер юл” дип аталган рәсем конкурсы үтте. Балалар тимер юл белән бәйле юл йөрү кагыйдәләрен дә үзләре ясаган рәсемнәрдә искә төшергәннәр, шуңа да күп игътибар кагыйдәләргә бирелгән.
-
Сан дәресе 17.03.2021

“Сан дәресе” бөтенроссия проектында без бик теләп катнашабыз. Бүген дә укучыларыбызга “Пилотсыз транспорт” дип аталган тема буенча дәрес уздырылды. Балалар үзләренә кызыклы мәгълүмат алдылар, кызыксындырган сорауларына җавап таптылар.
-
Юл йөрү кагыйдәләре буенча лекция 16.03.2021

Бүген, 16 нчы март көнне, Казан шәһәренең Үзәк Госавтоинспекциясеннән инспектор Нурмухаметов С.Р. безнең башлангыч сыйныф укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча лекция укыды.
-
Баскетбол буенча чемпионат төгәлләнде 16.03.2021

Баскетбол буенча гимназия чемпионатының икенче ярымфиналы төгәлләнде. Соңгы уеннарның нәтиҗәсе булып түбәндәгеләр тора:
1 урын – 10 “А”;
2 урын – 11 “А”;
3 урын – 9 “Б”;
4 урын – 9 “А”.
-
Актив укучыбызны котлау 16.03.2021

Бүген, 16 нчы март көнне, “Сәләтле буын” шәһәр бәйгесенең “Сәхнә остасы” номинациясендә катнашкан 4 “Б” сыйныфы укучыбыз Муллагалиева З. бүләкләнде.
-
Юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә 15.03.2021

ГБУ БДД профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Мозафарова Зөлфия Вагизовна бездә бүген кунакта булды. Ул башлангыч сыйныфлар белән юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә оештырды. Шулай ук балаларга бүләкләр - яктылык кайтаргыч элементлар, юл йөрү кагыйдәләре турында китаплар, плакатлар бүләк итте.
-
Җир көне 15.03.2021

22 нче апрель – Җир көне. Бу көн уңаеннан укучыларыбыз рәсемнәр ясаганнар. Биредә 5-6 нчы сыйныф укучылары катнашты.
-
Наркотикларга каршы рәсем конкурсы 15.03.2021

Укучылар бүген наркотикларга каршы рәсем конкурсында катнаштылар.
-
Баскетбол буенча чемпионат 13.03.2021

Бездә баскетбол буенча гимназия чемпионаты дәвам итә. Бүген 9 “А” һәм 10 “А” сыйныфлары көч сынашты, биредә 10 “А” сыйныфы командасы 28-3 исәбе белән җиңү яулады.














