Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Виртуаль музей - "Звезда" 06.05.2020

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек инде уку елы башыннан бара. Безнең бу чара буенча үз проектыбыз эшләп килә, шулай ук виртуаль музей да бар. Аның белән сез түбәндәге сылтама аша таныша аласыз: http://ww2.tgim1.edusite.ru/p1.html
-
Солдатка хат 05.05.2020

Фронт хатлары бүгенге көнгә кадәр күп гаиләләрдә саклана һәм киләчәк буыннарга ядкарь буларак тапшырыла. Һәр хатның эчтәлеге тылда һәм фронттагы тормыш турындагы хикәяләрдән тора һәм сагыш, мәхәббәт, киләчәккә өмет белән сугарыла. Һәр хатның үз тарихы бар, ул дәһшәтле һәм котылгысыз сугыш кагылган гаиләләр язмышын чагылдыра. Бу – тулы бер халык тарихын чагылдырган хатлар, тарихка әверелгән хатлар.
Бүгенге көндә балалар кулдан язып хат тапшыруны һәм кабул итүне күз алдына гына китерә алалар. Хәзер алар электрон хатлар аша гына аралаша, балалар өчен бу – көндәлек эш. Ә Бөек Ватан сугышындагы хатлар адресатына барып җитмәгән чаклар да бик күп булган. Ә әлеге хатларда Җиңүгә этәрүче күпме көч, күпме хис-кичереш ята.
Укучыларыбыз шуны аңласын өчен, без “Солдатка хат” дигән чарада катнашырга булдык. Биредә 6 “А” сыйныфы укучылары сугышта катнашкан солдатларга хат яздылар. Күбесе Бөек Ватан сугышындагы аяусыз көрәштә һәлак булган бабаларына мөрәҗәгать итеп язды. Алар үзләренең хатларын укып, социаль челтәрләргә урнаштырды.
-
"75 изге эш" 04.05.2020

“Яхшылык, изгелек, шәфкатьлелек... Кеше бу сүзләрнең мәгънәсенә вакыт үтү белән генә төшенә. Алар безнең тормышта көн саен диярлек очрый. Башка кеше өчен бер кечкенә генә яхшылык эшләсәң дә, бу синең өчен инде зур горурлык була. Шулай итеп, кечкенә генә яхшылыклар эшләп, без тормышка яраклашабыз, бу сүзләрнең мәгънәләрен аңлый башлыйбыз”. Бу – безнең укучыларыбызның сүзләре. Алар үзләре дә кемгәдер ярдәм итәргә, яхшылык эшләргә омтылып торалар. Мәсәлән, “Җиңүгә кадәр 10 көн” акциясе кысаларындагы “75 изге эш” дип аталган чарада да бик теләп катнаштылар. Иң активлары 10 “А” сыйныфы булып чыкты. Укучыларыбызның изге күңелле һәм ярдәмчел булуларына без сөенәбез һәм горурланабыз.
-
“Бөек Җиңүнең гади тарихлары” чарасы 03.05.2020

Без “Җиңүгә кадәр 10 көн” акциясендә катнашуны дәвам итәбез. Бүген 5 “А” сыйныфы укучылары “Бөек Җиңүнең гади тарихлары” дип аталган чарада катнаштылар. Балалар Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйләгән видеоларын социаль челтәрләренә куйдылар.
-
Ветеранга бүләк 02.05.2020

Балаларга кул эшләре бик яхшы ял булып тора. Шулай ук төрле яклап үсешенә йогынты ясый. Гимназиядә кул эшләре буенча күп кенә конкурслар да үткәрелеп тора. Ә бүген 2 “Б” сыйныфы укучылары әти-әниләре белән бергә “Ветеранга бүләк” дигән чарада катнаштылар. Алар үз куллары белән букет ясадылар һәм аның мастер-классын социаль челтәрләргә куйдылар.
-
"Җирдә яшәү хакына!" 01.05.2020

Укучыларыбыз “Җиңүгә кадәр 10 көн” акциясендә катнашуларын дәвам итәләр. Бүген алар “Җирдә яшәү хакына!” дип аталган дистанцион чарада сугыш чоры сурәтләнгән рәсемнәренең фотоларын социаль челтәрләргә куйды. Биредә 7 “А”, 6 “Б”, 8”А” сыйныфлары актив катнашты.
-
Бөек Җиңүгә багышланган җырлар башкару 30.04.2020

Дәһшәтле сугыш еллары тарих битләрендә калган. Ләкин ул аяусыз елларның истәлекләрен без әле дә саклыйбыз, искә төшерәбез, ветераннарыбызны олылыйбыз. Бүгенге аяз күгебез өчен сугыш кырында ятып калганнарны без мәңге онытмабыз.
Укучыларыбыз да Бөек Җиңүнең нинди авырлыклар аша килгәнен аңлыйлар. Алар бу темага кагылышлы бер генә конкурсны, чараны да читләтеп үтми. Бүген балалар «Этот день мы приближали как могли» дип аталган онлайн-чарада катнаштылар. Сугыш чоры, Геройларыбыз, Бөек Җиңү турында үзләренең яраткан җырларын башкарды алар. 7 “Б” сыйныфы активлыгы белән аерылып торды. Аннан күп кенә укучылар бу чарага җитди әзерләнгән иделәр. -
"Җиңүгә кадәр 10 көн" акциясендә катнашу дәвам итә 29.04.2020

“Җиңүгә кадәр 10 көн” акциясе дәвам итә, ә безнең укучылар биредә бик актив эшчәнлек алып баралар. Алар бүген акциянең “Дорогами Победы” дип исемләнгән чарасында катнаштылар. Балалар Бөек Ватан сугышы, аның Геройлары турындагы шигырьләрен сәнгатьле укып, видеоформатта җиткерәләр. Шулай ук кайбер укучылар бу темага кагылышлы үзләренең иҗат җимешләрен дә тәкъдим иттеләр. Ә шигърият сөюче укучыларыбыз арасыннан иң активлары 3 “Б” сыйныфы булып чыкты. Башлангыч сыйныф укучыларының тирән эчтәлекле шигырьләр иҗат итүе сокландыргыч. Иҗатларында алга таба да уңышлар телибез!
-
Гимназиябез "Минем Тукай" флешмобында актив катнашканы өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде 28.04.2020

Гимназиябез коллективы КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тарафыннан татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулу уңаеннан интернет челтәрендә үткәрелгән “Минем Тукай” флешмобында актив катнашканы өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
"Җиңүгә кадәр 10 көн" акциясендә катнашу 28.04.2020

2020 елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан уздырыла торган “Җиңүгә кадәр 10 көн” (“10 дней до Победы”) акциясендә дә без актив катнашабыз. Бу темага карата бездә сугыш еллары турында стенд модельләре күргәзмәсе эшләнелде. Күп кенә укучылар да бу эштә теләп катнаштылар. Балаларның рәсемнәре, фотосурәтләре, презентацияләре белән бергә бик күп мәгълүмат җыелды.














