Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Мәңге хәтердә 06.09.2019

Бөек Ватан сугышы тәмамланганына инде күпме вакыт үткән, ә кешеләрнең күңелендә ул дәһшәтле еллар китергән авырлык, безнең бүгенге көнебез, киләчәгебез өчен көрәшкән батырлар, тылдагылар кичергән ачлык һ.б. мәңгелек эз булып яткан.
2020 нче елның 9 нчы маенда Бөек Җиңүгә 75 ел тула. Без дә әлеге зур чарага инде уку елы башыннан ук әзерлекне башладык, ә бүген мәктәбебездә Бөек Җиңүгә багышланган дәресләр дә үтте. Укучылар үткәннәр белән кызыксындылар, сораулар яудырдылар, үзләре дә төрле фикерләре белән чыгыш ясадылар. Фильм һәм презентация дә күрсәтелеп үтелде, балаларга барысы да кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Көне буена укучылар музейда үзләренә кирәкле мәгълүмат ала алдылар һәм белем тупладылар. Балалар үткәннәр белән күбрәк кызыксыныр һәм бу аларга файдага булыр дигән максат белән тарих дәресләре дә биредә үтә башлады.
Бөек Ватан Сугышы безнең һәрберебезгә дә бәйле. Ул кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Шуңа бүген яу кырыннан әйләнеп кайтмаган ватандашларыбызның якты истәлеге хөрмәтләп искә алынды. Тылда Бөек Җиңүне чүкеп ясаган бөек хезмәткәрләрнең батырлыклары да хәтердән чыгарылмады.
Безнең илебезнең аяз күк йөзен кара болытлар капламасын өчен үзләрен аямыйча сугышкан ватандашларыбыз алдында без баш иябез. Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен дәвам иттерү, туган җирнең байлыкларын арттыру – яшь буынның изге бурычы булып тора. Ә хәтер иминлеккә һәм чәчәк атуга юнәлдерелгән изге гамәлләрдә яши. Шуңа да укучыларны бүгенге тынычлыкның, иминлекнең кадерен белергә һәм яхшы эшләр белән дөньяны матурларга өйрәтү безнең төп бурычларның берсе булып тора. -
Халыкара хәйрия көне уңаеннан дәрес үткәрелде 05.09.2019

«Яхшылык итсәң, яхшылык күрерсең». «Яхшылык ташны да эретә». «Игелекле эшнең иртәсе-киче юк». Бу һәм тагын шундый миллионнан артык мәкаль-әйтемнәр безне мәрхәмәтле, киң күңелле, намуслы, кешелекле булырга өйрәтәләр.
Төрле финаллы күпме генә әкият язылмасын, фильмнар төшерелмәсен —яхшылык яманлыкны барыбер җиңә. Тормышта да шулай. Без дә моңа ышанабыз.
Бүген, 5 нче сентябрь, Халыкара хәйрия көне. Гимназядә дә әлеге темага багышланган класс сәгатьләре үтте. Укучыларны игелекле булырга, ярдәмгә мохтаҗларга булышырга, хөрмәт белән карарга өндәделәр. Шулай ук яхшы эшләр үз теләгең белән, йөрәктән булырга тиеш икәнлеге дә искәртелде.Игелеклелек кануннары буенча эш итү-ул матур, мактаулы, чөнки игелекле эшләр һәм гамәлләр гасырлар буена яши. Безнең укучылар да игелекле, әдәпле, кешелекле шәхесләр булып ирешерләр дип ышанабыз. Мәңгелек әхлакый төшенчәләр: кешелеклелек, игелеклелек, намуслылык һәрвакыт кирәк һәм үзебезгә терәк булачак. Бу хакта онытмагыз!
-
Цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү көтелә 04.09.2019

2019 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү көтелә, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшырулары өзеләчәк. Әгәр Сез телевизор экраннарында 5 Канал, Первый, Россия 1, НТВ каналлары логотибы белән янәшә «А» хәрефен күрәсез икән, Сез аналог телетапшыруын карагыз.
Цифрлы эфир телевидениесен карау өчен теләсә кайсы телевизорга антенна кирәк, ул аналог һәм цифрлы эфир телевидениесеннән сигнал кабул итә (всеволновая). Цифрлы эфир телевидениесенә күчү кабельле телевидение, IP телевидение, спутник телевидениесе түләүле челтәрләренә тоташтырылган абонентларга, шулай ук телевизор экраннарында «А»хәрефе булмаган эфир телевидениесе абонентларына кагылмаячак. Бу очракта цифрлы эфир телетапшыруларына тоташу автомат рәвештә була. -
Бесланны онытырга ярамый! 04.09.2019

Бүген мәктәбебез радиосының беренче эфиры башланып китте. Әлеге чыгарылыш һәрберебезгә дә таныш булган фаҗигале темага багышланды. Анда һәлак булган балалар һәм олылар бер минут тынлык белән искә алынды.
Моннан 15 ел элек, 2004 нче елның 1 нче сентябреннән 3 нче сентябренә хәтле, террористлар Бесланның 1 нче номерлы мәктәбен яулап алалар.
Боевиклар төркеме Белем көненә багышланган тантаналы линейкада җыелучыларның барысын да бинага куып кертә. Террорчылар 1128 кешене кулга алалар, аларның күбесе – балалар.
Тоткыннар урнашкан спортзал миналаштырыла. Әсиргә алынганнар анда 2 тәүлектән артык сусыз, ризыксыз һәм кирәкле даруларсыз була. 3 нче сентябрь көнне спортзалдан 2 көчле шартлау ишетелә, шуннан соң спецназ хезмәткәрләре мәктәпне планлаштырылмаган штурм астына алалар. Алар үзләре белән балаларны каплыйлар, кулга алынганнарны эвакуациялиләр һәм террористлар белән атышуларын дәвам итәләр. Көрәш кичкә кадәр дәвам итә.
Теракт корбаннары – 334 кеше, алар арасында 318е – кулга алынганнары. Шуларның 186сы – балалар. 810 кеше яралана. Һәлак булганнар арасында 12 спецназ хезмәткәрләре һәм кулга алынганнарны коткаруда булышкан кеше дә була.
Гадәттә гел тыныч, матур, дулкынландыргыч 1 нче сентябрь көне елау, кайгы һәм ачудан калтырана. Бөтен дөнья террорчыларның Бесландагы җинаятьләреннән үкси һәм бүген дә фаҗигадә һәлак булганнарны хәтерли. Аларны онытырга безнеӊ хакыбыз юк. -
Белем көне белән! 02.09.2019

Белем көне... Инде күп гасырлар дәвамында нәкъ менә бу көнне укучылар иртән-иртүк мәктәпкә ашыгалар. Аларны инде тагын да иртәрәк мәктәпкә килгән укытучылар каршы ала. Яңа уку елы башлана...
Белем көне - укытучылар белән укучылар бәйрәме генә түгел. Белем көне әти-әниләр өчен дә, студентлар өчен дә, аң-белемнәрнең дөньяда иң зур байлык икәнен аңлаган кешеләр өчен дә зур бәйрәм!
Бездә дә бүген әлеге бәйрәмгә карата тантаналы линейка узды. Быел 76 бала гимназиябезнең ишеген беренче тапкыр укучы буларак атлады. Бу көн аларга аеруча истәлекле, чөнки бүгеннән тормышның яңа сәхифәсе, танып-белү, иҗади уңышлар чоры башлана.
Әлеге бәйрәм көнендә барлык укучыларга белем нигезләрен тырышып, кызыксынып үзләштерүләрен телибез. Ә укытучылар алга таба да үзләренең зирәклеге, тәҗрибәсе, талантына таянып, яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә барысын да эшләр дип ышанабыз. Быелгы уку елы яңа иҗади ачышлар, җиңүләр елы һәм һәрберебез өчен дә тыныч-имин һәм нәтиҗәле булсын! Бәйрәм белән! Хәерле сәгатьтә!
-
Яңа уку елына әзер! 29.08.2019

Барыбызның да дулкынланып көтә торган Белем көненә санаулы көннәр генә калып бара. Укучылар һәм укытучылар әлеге көнгә әзерлекләрен инде күптәннән башладылар. Безнең гимназиябездә дә бүген яңа уку елына юнәлеш бирелде. Укучылар әле яңа эшли башлаган укытучылары белән, ә 1 нче сыйныфлар гимназия, сыйныф җитәкчеләре белән таныштылар, әңгәмә үткәрделәр. Аларның һәрберсен гимназиябез шатланып каршы алды. Каникулларда күрешмәгән сыйныфташлар, дуслар да сагынышканнар; инде алар җәйге ялларда җыелган көчләрен туплап, ниһаять, яңа уку елына аяк басачаклар. -
Гимназиябездә укытучылар киңәшмәсе үтте 28.08.2019

Бүген, 28 нче сентябрь көнне, гимназиядә укытучылар киңәшмәсе үтте. Җыелыш барышында үткән елда уку һәм тәрбия өлкәләрендә ирешелгән уңышлар саналды һәм анализланды, нәтиҗәләр чыгарып, алдагы яңа уку елына төгәл максат-бурычлар һәм аларны чишү юлы каралды. Шулай ук аерым укытучылар билгеле бер казанышлары өчен бүләкләп тә үтелде. Аларның һәрберсе яңа көчләр туплап балаларга янәдән белем ишекләрен ачырга әзерлекләрен белдерде.
-
WorldSkills 24.08.2019

Бүген, 24 нче август көнне, урта һәм югары сыйныф укучылары бөтендөнья WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионаты ярышларында булып кайттылар. Бәйгеләр махсус төзелгән Халыкара күргәзмәләр үзәге “Казан Экспо”да үтә. Укучылар 22 компетенция ярышларын күзәттеләр. Үзләре өчен кызыклы мәгълүматлар һәм онытылмас кичерешләр тупладылар. Әле сәяхәт киләчәк һөнәр сайлау вакытында ярдәмгә килер, бүген күргән мизгелләр бер фикергә килергә ядәм итәр дип уйлыйбыз.
-
Торжественная линейка 23.08.2019

Торжественная линейка, посвященная Дню знаний, состоится 2 сентября 2019г. в 9.00
-
WorldSkills бөтендөнья һөнәри осталык чемпионаты 22.08.2019

22-27 нче август көннәрендә Казанда, “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә, һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты уза. Анда 63 илдән килгән катнашучылар 56 компетенция буенча көч сынашачаклар.
Ә бүген катнашучылар шәһәребезнең төрле мәктәпләрендә кунак булдылар. Безнең гимназиягә Белоруссия данын яклаучы катнашучылар килделәр.
Аларга бик бай программа тәкъдим ителде. Кунаклар укучылар башкаруында флеш-моб карадылар, Татарстан, Казан белән таныштылар. Татар халкының милли ризыгы - чәк-чәк пешерергә өйрәнделәр. “Ел укытучысы – 2018” конкурсы җиңүчесе, физика укытучысы Радик Рифович белән физика законнарына төшенделәр. Робототехника түгәрәгенә йөрүчеләрнең эшләнмәләре, уңышлары белән таныштылар. Гимназия музеенда Яңа Татар бистәсе, гимназия тарихы, һөнәрчеләр турында кызыклы мәгълүматлар тыңладылар. Ә кунаклар, үз чиратларында, Белоруссия турында кызыкы фактлар, үзләре сайлаган һөнәрләр турында сөйләделәр, җырладылар. Истәлек өчен гимназия укытучыларының яраткан рецептларын туплаган җыентыклар бүләк ителде.














