Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Пионербол буенча турнир башланды 09.12.2019

Балаларның күбесе спорт белән кызыксына, төрле спорт түгәрәкләренә йөри, ярышларда катнаша. Ә бездә андый ярышлар һәрдаим үткәрелеп тора. Мәсәлән, бүген бездә малайлар командасы арасында пионербол буенча турнир башланды. Әлегә нәтиҗәләр түбәндәгеләр: 5А – 5Б (0:2), 6В – 7А (2:1), 7А – 7Б (2:0), 7В – 6В (2:0), 6А – 5Б (2:0).
-
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре белән түгәрәк өстәл оештырылды 05.12.2019

Татар әдәбиятын камил әсәрләр белән баеткан гаҗәеп көчле ихтыярлы күренекле классик язучы, җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның иҗаты белән кызыксынучы укучыларыбыз аз түгел. Бүген аның иҗаты буенча фәнни эш алып баручы укучылар Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре белән түгәрәк өстәл оештырды. Биредә Ибраһимов Марсель Илдар улы (Текстология бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты), Гомәров Илһам Госман улы (Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире, филология фәннәре кандидаты), Рәмиев Зөфәр Зәйни улы (Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы,профессор, Татарстан Республикасының атказанган фәнни эшлеклесе) катнаштылар. Алар балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр һәм истәлекле бүләкләр – китаплар тапшырдылар. Әлеге чарадан укучылар үзләре әзерләнә торган төрле фәнни конференцияләр өчен бик күп кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат туплый алды.
-
Гимназиябездә татар телендә җырлар конкурсы 04.12.2019

Бүген бездә өлкән сыйныфлар арасында татар телендә җырлар конкурсы үтте. Укучыларыбыз бик актив булдылар, сыйныф белән дә,аерым-аерым да чыгыш ясадылар. Кемдер вокал ягына, кемдер күбрәк чыгышның матур булуына өстенлек ясаган. Конкурсның нәтиҗәләре шундый: 1 нче урынны 6 “Б” сыйныфы, 2 нче урынны 8 “А” сыйныфы, 3 нче урынны 7 “Б” сыйныфы яулады.
-
Җиңүнең 75 еллыгына багышланган рәсемнәр конкурсы 03.12.2019

Җиңүнең 75 еллыгы якынлаша. Бүген без һәлак булган каһарман сугышчыларның якты истәлегенә баш иябез, арабызда яшәүче фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тиешенчә олылау һәм зурлау күрсәтәбез. Батыр, хезмәт сөючән, зирәк , хөрмәтле ветераннарыбыз елдан-ел арабыздаң китә бара. Киләчәк буынның әлеге сугыш китергән авырлыкларны, безнең якты киләчәк өчен үз-үзләрен аямыйча дошманга каршы сугышкан батырларны онытырга хаклары юк. Шуңа да без укучыларга шул авыр еллар турында исләренә төшереп торабыз.
Бүген дә гимназиядә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата рәсем конкурсы үткәрелде. Мәктәп үзидарәсенең мәгариф һәм мәдәният бүлекләре рәсемнәрне кабул итте, тикшерде һәм урыннар билгеләде. Балалар бик актив булдылар. Һәр рәсемнең эчтәлегендә үзенчәлекле фикер ята. Димәк,укучылар Бөек Ватан сугышының күпме авырлык китергәнен, безнең бүгенге аяз күк йөзе өчен сугыш ветераннары, сугыш кырында үлеп калган батырлар алдында җаваплы икәнебезне аңлыйлар. -
Математика, информатика, физика декадалары 02.12.2019

Бүген, 2 декабрь көнне, бездә математика, информатика, физика предметлары декадасы башланып китте. Радио аша аның үткәрелү вакыты, максат-бурычлары әйтелде, кыскача эчтәлеге, декада кысаларында үткәреләчәк конкурслар белән таныштырып үтелде. Декада ачык дәресләр һәм класстан тыш чаралар белән 13 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Бәхетле әниләр күп булсын 29.11.2019

Кешелек дөньясы бик борынгыдан әнкәйләргә дан җырлаган. Баласы хакына теләсә ниди корбанга барырга әзер Ананы беркем белән дә алыштырып булмый. Табигать хатын-кызга Әни булу- кешелекне дәвам иттерү, яшь буын тәрбияләү кебек олы вазыйфа йөкләгән. Мең елдан артык тарихы булган татар әдәбияты искиткеч гүзәл әсәрләргә бай. Алар арасында нинди генә темага язылганнары юк! Шулай да, иң күп шигырьләр әниләргә багышланган, иң күп җырлар әниләр турында. Кулына каләм алган һәркем әниләр турында язмый кала алмый.
1 “А”, 1 “Б”, 3 “А” сыйныфлары да кадерле әниләрен гимназиягә чакырып котларга булды. Алар һәрберсе кечкенә генә бәйрәм концерты оештырдылар. Әле башлангыч сыйныфта гына булсалар да, аларның оста бию-җырлаулары, сәнгатьле шигырь сөйләүләре барысын да шаккаттырды.
Бәхетле әниләр күп булсын! Бер генә көн түгел, ә һәр көнне хөрмәтле әниләребезгә яратуыбызны, хөрмәтебезне бүләк итсәк иде. -
“Әни була бер генә, кадерләрен бел генә!” 28.11.2019

“Әни... бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен кадерле, иң сөйкемле зат ул! Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы, сүзләре шундый татлы. Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле...” Әлеге сүзләр белән 2 “Б” сыйныфының бәйрәм концерты башланып китте. “Иң ягымлы, иң сөйкемле син ул, әнием!” дип аталган әлеге чара Әниләр көненә багышланды. Шулай ук 3 “Б” сыйныфы укучылары “Әни була бер генә, Кадерләрен бел генә!” диеп аталган бәйрәм концертын оештырды. Барлык укучылар да әниләренә матур теләкләрен шигырь, җыр, бию аша җиткерделәр. Чакырылган әниләр балаларның бу бәйрәм концертыннан бик канәгать калды.
-
Әниләргә багышланган татар җырлары конкурсы 27.11.2019

Әниләр көне инде 24 ноябрьдә үтсә дә, аларны котлау бүгенгәчә дәвам итә, чөнки әниләр – һәркем өчен иң кадерле, якын кешеләр. Аларга рәхмәтләребезне бер бәйрәм көнне генә түгел, ә гел белдереп торырга кирәк.
Бүген бездә башлангыч сыйныфлар арасында әниләргә багышланган татар җырлары конкурсы үтте. Укучылар сыйныф белән яисә аерым чыгыш ясадылар. Жюри әгъзалары аларны төрле критерийлар буенча бәяләп торды һәм түбәндәге нәтиҗәләрне чыгарды: 1 нче урынны 4 “А” сыйныфы, 2 нче урынны 3 “А” сыйныфы, 3 нче урынны 2 “Б” сыйныфы яулады. -
Башлангыч сыйныфлар декадасы 27.11.2019

Гимназиябездә 18 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр башлангыч сыйныфларның предмет декадасы үтә. Биредә сыйныф сәгатьләре, төрле предметлардан ачык дәресләр күрсәтелә, конкурслар, чаралар оештырыла. Мәсәлән, башлангыч сыйныф укучылары арасында рус теле һәм математикадан иң яхшы дәфтәр конкурсы, Әниләр көненә багышланган стенгазеталар конкурсы, “Телдән иң яхшы исәпләүче” конкурслары балаларга аеруча кызыклы.
Уку һәрвакыт балада кызыксыну уятырга тиеш. Шул вакытта гына нәтиҗәләр уңышлы булырга мөмкин. Башлангыч сыйныф укытучыларыбыз да моңа ышана. “Башлангыч сыйныфлар декадасын” үткәрү белемгә карата яңа мөнәсәбәт формалаштыруның иң нәтиҗәле ысулларының берсе булып тора, дип саный алар. -
“Җәлил укулары” конкурсының шәһәр этабында 27.11.2019

2019 елның 1 октябреннән II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә старт бирелгән иде. 4 “А” сыйныфы укучыбыз Ахмадуллина Мәдинә “Җәлил дөнья халыклары телендә” номинациясендә район этабында 1 урын яулады. Бүген ул фронтовик язучыларның тормышы һәм иҗаты белән кызыксынучы шигърият сөючеләр һәм аны яратучылары арасында оештырылган конкурсның шәһәр этабында үзе язган “Һәйкәл янында” шигыре белән чыгыш ясады.
Без шигъриятне сөюче укучыбыз белән горурланабыз һәм аңа зур уңышлар, җинүләр телибез!














