Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Бөтендөнья фән көне уңаеннан квест-уен 12.11.2019

10 ноябрьдә Җир шарында Бөтендөнья фән көне билгеләнә. Аның төп максаты – фән казанышларын халык мәнфәгатендә файдалану, киң җәмәгатьчелек һәм галимнәр арасындагы бәйләнешләрне ныгыту. Фән көнен рәсми рәвештә билгеләү тәкъдиме 1999 елда Будапешт шәһәрендә узган Бөтендөнья гыйльми конференциясенең резолюциясенә кертелә. Шушы карарга нигезләнеп, ЮНЕСКО 2001 елдан Бөтендөнья фән көнен бәйрәм дип игълан итә. Беренче тапкыр ул рәсми рәвештә 2002 елның 10 ноябрендә билгеләнә.
Әлеге көнне истә тотып, бездә дә квест-уен оештырылды. Биредә 2 команда – “Ал җилкәннәр” һәм “Дуслык” командасы көч сынаша. Уенда өч көн дәвамында укучылар җитезлекләрен һәм төрле фән өлкәләрендәге белемнәрен сынап караячаклар. -
“Наркотиклар куллануның зыяны” темасына лекция үтте 11.11.2019

Һәр укучы наркотикларның зыяны турында ишетеп белә, әмма нигәдер нәкъ менә өлкән һәм урта сыйныфларда кайбер егетләр һәм кызлар әлеге матдәләрне беренче тапкыр куллана торган компаниягә эләгә. Бу проблемага җәмәгатьчелек игътибары бик нык юнәлтелүгә карамастан, тыелган препаратларның популярлыгы ни өчен арта? Барысы да гади: тыелган җимешне һәрчак татып һәм сынап карыйсы килә, ә наркотикларны татып караганнан соң, баш тарту җиңел түгел.
16 номерлы полиция бүлеге “Япеева”ның балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторы вазифасы буенча стажер Галиева Розалия Ильшатовна укучыларыбызга “Наркотиклар куллануның зыяны” исемле лекция укыды. Алар “наркотиклар нәрсә ул?”, “наркотиклар каян килгән?” ,“ни өчен кешеләр наркотиклар куллана башлый?”, “наркотиклар ярдәмендә проблеманы хәл итеп буламы?”, “наркотиклар куллануның нәтиҗәләре нинди?”,”наркотиклар куллануның нинди зыяннары бар?” һ.б. сорауларга җавап таба алдылар. -
Укучылар үзидарәсе утырышы 08.11.2019

Бүгенге тормышның төрле яклы булуын аңлап, мәктәптә төп юнәлешләрнең берсе укучыларның шәхесен тәрбияләүгә бирелә. Алар җәмгыятьтә үз урынын таба, үз-үзен дөрес тота, башкалар белән аралаша, бер-беренә ярдәм итә белергә тиеш. Нәкъ тә шушы максатлардан чыгып, үзидарәчелек эшчәнлеге гимназиядә даими эшләп тора.
Бүген дә үзидарәнең мәгариф һәм мәдәният өлкәләре киңәшмәсе узды. Алар Бөтендөнья фән көне уңаеннан үткәреләчәк квест-уен планының кайбер өлешләрен карап үтте һәм төзеклекләр кертте. Аларга әлеге чараны оештыру ошады булса кирәк, үзләре тагын берничә мәсьәлә дә уйлап таптылар. Ике өлкә бергә эшләү нәтиҗәсендә, укучылар тарафыннан бик күп кызыклы фикерләр әйтелде. Әлеге квест-уен катнашучыларга да кызыклы булыр дип көтеп калабыз. -
ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена сәяхәт 31.10.2019

Ни өчен без балаларны музейга алып барабыз? Беренче сәбәбе булып, әлбәттә, аның биредә ниндидер яңалык белүе тора. Кеше турында булсынмы ул, планета хәрәкәте яки эволюция теориясе булсынмы, һәм бу очракта без, барыннан да элек, табигый-фәнни музейларны күз алдында тотабыз.
Сәнгать музейлары өчен беренче планга әлеге максатлар чыга: без балага мәдәниятнең байлыгын һәм төрлелеген, аның эстетик зәвыгын күрсәтергә телибез, ягъни, ахыр чиктә, баланың акылына гына түгел, эчке, рухи дөньясына да мөрәҗәгать итәбез.
Шушы максат кысаларында гимназиябез укучылары да музейларга еш баралар. Мәсәлән, бүген, 31 октябрь көнне, 6 “Б” сыйныфы Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясендә һәм “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә булып кайттылар.
Бүгенге көндә Заманча сәнгать галереясе – заманча сәнгать юнәлешендә эшләүче Казандагы иң эре күргәзмә мәйданчыгы. Тамашачыларга өч катлы, алты күргәзмә урыны, лекторий, балалар арт-мәйданчыгы, мультимедиа мөмкинлекләре булган – мең ярым квадрат метрдан артык мәйдан тәкъдим ителде. Ә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә укучылар төп экспонатларны – Татарстан рәссамнарының һәм сынчыларының сынлы сәнгать, графика, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләрен күрә алдылар. Балалар галереядә күренекле рәссамнарның бер урынга тупланган сирәк очрый торган иҗат хезмәтләрен күрә ала. -
Укытучылар киңәшмәсе үтте 30.10.2019

Әле генә уку елы башланган булса да, инде беренче чирек тә тәмамланды. Бүген, 30 нчы октябрь көнне, укытучылар киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә укыту сыйфатларын устерү, авыр өлгерүче укучылар белән эшләү, балаларда укуга карата кызыксыну уяту буенча яңа юллар эзләү турында сүз барды.
Гимназия директоры Шамсеева Гөлфия Гаязовна коллективка яңа килгән укытучыларны тәгъдим итте. Шулай ук анда үзләренең эш тәҗрибәсе белән Шерметова Эльвира Мицнегакиловна, Валиева Гульназ Наилевна уртаклаштылар, методик чыгыш ясадылар. Аннан директор урынбасары Рамазанова Чулпан Разяповна беренче чиректә башкарылган эшләрне, белем сыйфатын анализлады. Соңыннан директорыбыз Шамсеева Гөлфия Гаязовна, чиреккә нәтиҗәләр чыгарып, алдагы чиреккә төгәл максат-бурычлар һәм аларны чишү юлы каралган чыгышы белән укытучылар киңәшмәсенә йомгак ясады. -
“Халыклар бердәмлеге көне” уңаеннан чара үткәрелде 29.10.2019

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Әлеге дата безне дүрт йөз ел элек илебез тарихының данлы сәхифәләренә мөрәҗәгать итә. Ул чорның истәлекле вакыйгалары иҗтимагый аңда нык дәүләт һәм Россиянең күпмилләтле халкын берләштерү кирәклеген тагын да ныгыталар, ә бай тарихи-мәдәни мирасны саклауда, икътисад һәм социаль өлкәдә сизелерлек казанышлар татарстанлыларга иртәгесе көнгә оптимизм һәм ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә.
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бездә балалар белән бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән танышу үтте; дуслык, бердәмлек, ярдәм итү турында әңгәмә корылды. Шулай ук укучылар үзләре дә әлеге темага чыгышлар ясап үттеләр.
Әлеге бәйрәм милли дуслык һәм бердәм җәмгыятьне символлаштыра. Ул безнең барыбызның да - Россия гражданнарының - төрле яшьтәге һәм төрле милләттәге, төрле диннәрне тотучы һәм төрле караштагы кешеләрнең уртак үткәне һәм киләчәге булган бердәм халык икәнлегебезне күрсәтә. -
Шәхси куркынычсызлык кагыйдәләре турында лекция 28.10.2019

Каникуллар башлану белән, балаларны юлларда, сулыкларда, уен мәйданчыкларында, ишегалларында куркынычлык сагалап кына тора. Моңа һава торышы, балаларның каядыр баруы һәм кызыксынуы, күп буш вакыты булу, ә иң мөһиме – өлкәннәр тарафыннан тиешле контроль булмау ярдәм итә.
Шуңа да бүген укучылар өчен шәхси куркынычсызлык кагыйдәләре буенча лекция үткәрелде. 16 номерлы полиция бүлеге “Япеева”ның балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторы Ворожейкина Наталья Григорьевна балаларга урамда,өйдә һәм башка биналарда үз-үзләрен ничек тотарга, сак булырга, үзең генә калганда нишләргә, чит кешеләр белән аралашмаска, гадәттән тыш хәлләр вакытында нишләргә һ.б. кагыйдәләрне кабатлап үтте. Әлеге шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен укучыларыбыз үтәрләр дип көтеп калабыз. -
“Изге эшләр атналыгы” 25.10.2019

Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,
Бу заманда бигрәк.
Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,
Ә эшләргә кирәк.
(Р.Миңнуллин)
Р.Миңнуллинның әлеге сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел. Кешеләргә изгелек кылучы зат – ул игелекле кеше. Игелекле булу ул – шәфкатьле, иманлы, әхлаклы булу, сабыр гына сөйләшү, мөлаем, ярдәмчел булу. Бу сыйфатлар безгә борын-борыннан әби-бабайларыбыздан мирас булып калган. Гомумән, без әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга, әти-әни хакын хакларга тиешбез. Бу үзе игелеклелекне күрсәтә. Һәр әни баласының күңеленә шушы сыйфатларны – игелеклелек җимешләрен салырга тели.
Гимназиябездә үткәрелгән “Изге эшләр атналыгы” да һәркайсыбызны яхшы гамәлләр кылырга чакыра. Биредә укучыларыбыз махсус тартмага үзләренең изге эшләр исемлеген сала алды. Изге эшләр исемлекләрендә иң еш очраган эшләр ул – өлкән яшьтәгеләргә юл аркылы чыгарга булышу, аларның авыр сумкаларын алып кайтырга ярдәм итү, урамдагы эт-мәчеләрне, кошларны ашату һ.б. Бу – изгелекнең бер кечкенә үрнәге генә. Кешеләр өчен кылган бөтен гамәлләр дә изгелеккә мисал булып бара. Шуңа да без укучыларыбызның әлеге эшләре өчен сөенәбез һәм яхшы күңелле кеше булулары белән горурланабыз. -
"Янә туган ягымда алтын көз" 21.10.2019

Бала кул эшләре ясаганда фикерләү, тактиль сизгерлек, игътибар һәм кулларның вак моторикасы арта — болар барысы да аңа киләчәктә кирәк булачак. Без дә әлеге эшне балалар өчен файдалы дип күрәбез, шуңа да бездә 1-4 сыйныфлар арасында "Янә туган ягымда алтын көз" дип исемләнгән рәсем һәм табигый материалдан эшләнмәләр конкурсы үтте. Балалар әлеге чарада бик актив катнаштылар, эшләнмә һәм рәсемнәр бик күп иде. Конкурста 1 урынны 2 Б сыйныфы, 2 урынны 4 Б сыйныфы, 3 урынны 4 В сыйныфы яулады. Алар барысы бергә берләшеп сыйныфларында бик күркәм көзге эшләнмәләрдән почмак ясаган иделәр.
-
Г.Тукай музеенда 17.10.2019

Казанның Тукай урамында гаҗәеп бер йорт бар. Вакыт монда, әйтерсең, үзенең агышын туктата да, сине бермәлгә, тормыш ыгы-зыгысыннан аерып, ерак тарих, зур әдәбият дөньясына алып кереп китә. XIX гасыр азагы - XX гасыр башы гүзәл архитектура истәлеге булган әлеге бинада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның Әдәби музее урнашкан. Биредә безнең гимназиядән 5 Б сыйныфы булып кайтты. Алар әдипнең авыр тормышы, яшәеше, иҗады белән якыннан таныша алдылар.
Музейда 1 зал Тукайнын балачагы, 2 зал шагыйрьнең мәдрәсәдә укыган еллары белән таныштыра. 3 зал әдипнең Казан чоры турында: биредә шагыйрь журналист, җәмәгать эшлеклесе буларак таныла. 4 зал гомеренең Казанда яшәгән елларында куп кенә башка шәхәрләргә сәяхәт итуе турында сөйли.
Укучыларга мондый музейларда экскурсиядә булу бик зур файда китерә. Алар бөек шагыйрьләребезнең тарихын дәресләрдә генә түгел, ә тагын да якыннан белә алалар. Музейдагы язучының шәхси әйберләре аларны кызыксындыра, әдип яшәгән дәверләргә алып кереп китә.
Татар шигърияте классигы Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына яңа милли шигърияткә һәм хәзерге татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе буларак кереп калды. Укучылар да шундый бөек әдипләребезне онытмасыннар иде.














